Юллар, юллар, алга таба дәшә...
23-06-2015, 08:50 | Район яңалыклары | Просмотров: 457 | Комм.: 0
Юл челтәренең үсеше илнең иҗтимагый-икътисади үсешенә туры килергә һәм автомобильләр артуын исәптә тотып, йөк һәм пассажирлар ташу ихтыяҗын канәгатьләндерергә тиеш. “Чакмагыш юл ремонтлау-төзекләндерү предприятиесе” хезмәт-кәрләре шушы “тиеш”не тормышка ашыра да инде. Юлларның начар булуына күпме генә зарлансак та, аларны төзүнең нинди шартларда башкарылуы, күпме көч түгелгәне турында һәркем белеп бетерми. Көчле җилләрдә дә, яңгырлы көннәрдә дә, зәмһәрир салкыннарда да, әлсерәткеч эсседә дә әлеге предприятие хезмәткәрләре таш, асфальт җәя, үлчи, саный, тигезли, тазарта.
“Башкиравтодор” ачык акционерлар җәмгыятенең “Чакмагыш юл ремонтлау-төзекләндерү предприятиесе” ин-де озак еллар дәвамында эшләп килүче оешмаларның берсе. Аның тарихы үткән гасырның 1930 елларында башланып китә. Шушы еллар эчендә зур күләмле эшләр башкарылып, идарәлек техник яктан заманча җайланмалар белән тәэмин ителә. Бүгенге көндә предприятие юллар төзекләндерү белән генә чикләнми, ул яңа юллар, күперләр төзү, район предприятиеләре территориясе, социаль объектларны хезмәтләндерү белән дә мәшгуль. Елның-елында ида-рәлек юлларны төзекләндерү буенча хөкүмәт билгеләгән һәм территориаль заказларны үтәү буенча нәтиҗәле эш алып бара.
Яз җитеп, юллар кардан-боздан ачыла башлады исә, районыбызның әле узган елларда гына салынган яки ремонтланган юлларындагы җимереклекләргә, чокыр-чакырларга тап буласың. Моның сәбәбе безнең яктагы табигать шартларының үзенчәлекле булуындадыр, мөгаен. “Чакмагыш юл ремонтлау-төзекләндерү предприятиесе”нең район халкының имин-
леген тәэмин итү максатында башкарган эшләре, киләчәккә планнары белән танышыр өчен без әлеге идарәлекне 17 елдан артык җитәкләгән, Башкортстан Республикасының ат-казанган төзүчесе исеменә лаек булган Риф Хәбибрахман улы Мусинга мөрәҗәгать иттек.
—Риф Хәбибрахман улы, узган ел районыбыз юлларын төзекләндерү максатында идарәлек көче белән нинди эшләр башкарылды?
—12 ай дәвамында идарәлек хезмәткәрлеренең тырышлыгы һәм көче белән зур күләмле эшләр тормышка ашырылды. Әйтеп үтәргә кирәк, Кушнаренко-Чакмагыш-Бакалы юлының 56,0-59,0 км участогы төзекләндерелде. Чакмагыш-Дүртөйле, Чишмә-Языково, Чишмә-Языково-Чакмагыш, Иске Калмаш-Көсәкәй авылы юллары ремонтланды. Кушнаренко-Чакмагыш-Бакалы юлының 42,5-47,5 км юл арасы өслеге ремонтланды. Моңардан тыш идарәлек җаваплылыгында республиканың гомум куллануында булган автотранспорт юлларын һәм региональ, муниципаль районара юлларын карау да тора.
Җәйге чор – юл ремонты хезмәткәрләре өчен аеруча кызу эш мәле. Ал-ял белми хезмәт салган эшчеләребез кыш айларында да Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе урамнарын кар катламыннан вакытында тазартып тора. Районыбыз халкы иминлеге өчен идарәлек ел әйләнәсенә зур эш алып бара. Мәсәлән, Кәшәк авылы янәшәсендә массакүләм спорт чаралары үтү сәбәпле, аның территориясе төзекләндерелде. Район үзәгенең В.Галимов урамында урнашкан 44 санлы йорттан алып 130 нчы йортка кадәр салынган юлга капиталь ремонт үткәрелде. Каты көнкүреш калдыклары полигонына бару юлы, Иске Калмаш авылының Тынычлык урамындагы юл катламы төзекләндерелде.
“Чакмагыш юл ремонтлау-төзекләндерү предприятиесе” хезмәткәрләре чакрымнарга сузылган юлларны төзекләндерү белән беррәттән, чокыр тигезләү ремонтлары, автобус тукталышларын чистарту, павильоннарны яңарту, юл буендагы үләннәрне чабу, юл билгеләрен буяу белән шөгыльләнә. Бу юнәлештә районыбызның төньяк төбәге, Тынычлык урамы юлларында чокырларны тигезләү ремонтлары үткәрелде, Ленин урамының 27 санлы сәүдә йорты алды төзекләндерелде.
(Ахырын безнең гәзит битләрендә укый аласыз).
Әзерләде: Лиана Ханмурзина.
Похожие новости:
-
26.03.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Яшәгән җиребез төзек һәм чиста булсын!
-
13.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Җиңүчеләргә – бүләкләр
-
01.01.2015: Котлаулар
Иртәгәге көнгә ышаныч белән!
-
13.12.2014: Район яңалыклары
Тагын да капиталь ремонт турында
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен