Районыбыз — бай, яшәүләребез дан булсын!
15-12-2015, 11:31 | Район яңалыклары | Просмотров: 479 | Комм.: 0
Хөрмәтле райондашлар!
Кадерле кунаклар!
Кадерле кунаклар!
Олуг бәйрәмебез – туган районыбызның юбилее белән тәбрик итәм, һәрбарчагызга сәламәтлек, имин тормыш, барлык изге эшләрегездә уңышлар телим, — дип башлады ул чыгышын. —Әле кайчан гына районыбызга 80 яшь тулуны билгеләп үткән идек. Узган биш ел эчендә ул күркәм үзгәрешләр кичерде, икътисад һәм социаль сәясәт өлкәләрендә рес-публикада алдынгы урында баруын дәвам итте. Һәм арытаба да авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыра барабыз. Район уртача иген уңышы, сөт җитештерү һәм һәр сыердан уртача савым буенча республикада беренче урында. Райондашларыбызның фидакарьлеге, эшлекле хезмәттәшлек, инвестицияләр җәлеп итү, алдынгы алымнарны куллану уңышларга илтә, берничә ел рәттән районыбыз Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең “Авыл хуҗалыгы җитештерүендә юга-ры күрсәткечләргә ирешкәне өчен” Дипломы белән бүләкләнә, һәр елны Русия күләмендәге “Алтын көз” аг-росәнәгать күргәзмәләрендә катнаша, “Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крәстиян-фермер хуҗалыклары анда медальләргә ия була.
Биш ел эчендә район икътисадына 6 миллиард сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителде. Чакмагышта “Курай төбәге” бренды астында зур куәтле сөт заводы, республикадагы “500 ферма” максатлы дәүләт программасы нигезендә товарлыклы-сөтчелек фермалары төзелде яки реконструкцияләнде һәм башка объектлар сафка басты. Сәнәгать һәм социаль юнәлештәге төзелешләр дә колач җәя, үзәктә торак йортлар арта, “Урман”, “Таза квартал”, “Көньяк” бистәләре үсә, күп катлы йортлар сафка баса, 900гә якын гаилә матур, яңа йортларда яши башлады.
Үзәктә 110 урынлык “Әкият” балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Яңа Мортаза авылында яңа клуб калыкты. Кәшәк авылында спортчылар базасы,”Полушка”, “Пятерочка”, “Монетка”, “Восточный”, “Таныш”, “Атлант”, “Әфлисун”, “Алтынай” сәү-дә биналары барлыкка килде, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү полигоны булдырылды. 3 ашлык чистарту – киптерү комплексы, Байбулат, Рапат, Юмаш авылларында заманча товарлыклы-сөтчелек фермалары төзелде.
Социаль объектлар реконструкция-ләнә, капиталь ремонт үткәрелә. Әлеге чорда Чакмагышта биологик тазарту корылмасы, өсте ябулы боз шугалагы төзелеше дәвам итә, үзәктә бассейн, Юмаш авылында балалар бакчасы төзелешләренә проектлау-эзләнү эшләре башкарыла.
Мәгариф өлкәсендә ирешкәннәребез куанычлы. Мәктәпләрдә төпле белем алган егет һәм кызларыбыз төрле уку йортларында укый башлагач та сынатмый: фәнни-практик чараларда, иҗади бәйгеләрдә актив катнашып, үзләрен үрнәкле студентлар итеп таныта.
Спортчыларыбыз белән дә горурланабыз. Милли көрәштә Чакмагыш командасы рәттән биш тапкыр Башкортстан Республикасы авыл яшьләре спорт уеннары җиңүчеләре булды. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче хоккейчылар республика хоккей лигасында катнашты, өлкән уенчыларны берләштергән “Строитель” командасы шайбалы хоккей буенча республика чемпионатларында яхшы күрсәткечләргә ирешеп, чемпионнар, призерлар булды. Велоспорт белән шөгыльләнүчеләребез Европа, Русия һәм Башкортстан чемпионнар булдылар.
Мәдәният тормышында шулай ук зур уңышларга ирешелә. “Туган тел” татар җырларын яшь башкаручыларның республика фестивале, халыкара “Татар моңы” телевизион конкурсы, “Моңга бай гармун бәйрәме”, Ык буе төбәге халыкларының төбәкара “Ата-бабалар төяге“, төбәкара Троицк православ фольклор коллективлары фестивале, өлкән буын башкаручылар арасында “Мин яратам сине, тормыш“ фестивалендә катнашып безнең та-лантлар лауреат, дипломат булды.
Районның йөзек кашлары – 13 үзешчән сәнгать коллективы “халык” һәм “өлгеле” исемнәрен аклады.
2015 ел район тарихында уелып калырлык вакыйгаларга бай булды. Республика күләмендә педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе, сәламәтлек саклауны үстерүгә багышланган күчмә семинар, бөртекле һәм кузаклы культуралар игүне оештыру буенча “Басу көне” семинар-киңәшмәсе үтте.
(Тулысынча 145-нче санлы гәзит битләрендә укый аласыз кадерле укучыларыбыз!)
Похожие новости:
-
12.12.2015: Район яңалыклары
Горурланырлык эшләребез бар
-
28.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов: «Чакмагышлылардан эшләргә өйрәнегез!»
-
25.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Республика башлыгы уракка фатиха бирде
-
21.07.2015: Авыл хуҗалыгы
“Басу көне-2015” – Чакмагыш җирендә
-
01.01.2015: Котлаулар
Иртәгәге көнгә ышаныч белән!