Республика башлыгы уракка фатиха бирде
25-07-2015, 11:45 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 532 | Комм.: 0
Тәүдә Юмашта 2 санлы товарлыклы- сөтчелек фермасында булдылар, 600 баш яшь малларга исәпләнгән яңа тент конструкцияне, иң күп продукция бирә торган токымлы терлекләр күргәзмәсен карадылар, ясалма орлыкландыру программасы белән таныштылар. Башкортстан Республикасының авыл хуҗалыгы министры Н.А. Коваленко, муниципаль район хакимияте башлыгы Р.С. Йосыпов һәм “Базы” кооперативы рәисе В.В. Соколов аңлатмалар бирә барды. Аннан соң “Басу көне – 2015” республика семинар-киңәшмәсе эшчәнлеген ачып җибәрү өчен Калмашбаш авылы янындагы басу түренә үттеләр. Башкортстан Республикасы башлыгы Р.З. Хәмитов зур мөһим чара уңаеннан тәбрикләп чыгыш ясады.
Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим иткән авыл хуҗалыгы эшчәнлеген- икътисадын күрсәткән стендлар белән таныштылар, күрмәзмәгә куелган авыл хуҗалыгы техникасы һәм делянкаларга бүленгән чәчү мәйданнарын карадылар. Республика башлыгы Р.З. Хәмитов фатихасы белән министр Н.А. Коваленко бөртеклеләр урагын башларга старт бирде.
Кооперативның Калмашбаш бүлекчәсендә кунаклар игътибарын 30000 тонна сыйдырышлы элеваторы булган ашлык чистарту, киптерү һәм орлыкка эшкәртү комплексы җәлеп итте. Кооператив рәисе В.В. Соколов һәм җаваплылыгы чикләнгән “Зерновые технологии” җәмгыяте директоры Р.В. Хәмитов аның эшләү технологиясен аңлатты.
Семинар-киңәшмәдә катнашучыларны кооперативның Рапат бүлекчәсендә дә сокландыргыч эшләр көтә иде. Биредә “500 ферма” республика программасы буенча төзелгән заман корылмасын: камиллеккә ия булган биналар-җиһазларны күрделәр.
“Басу көне”нең теоретик өлеше район мәдәният йортында дәвам итте. Р.З.Хәмитов республикада авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә җентекле анализ ясады, алда торган бурычларны билгеләде.
Бу көнне иген паркларының (ындыр табакларының) механизмнарын, аеруча ашлык чистарткыч-киптергеч агрегатларын 2015 ел урагына әзерләү буенча республика күләмендә игълан ителгән конкурска йомгак ясалды. Җиңүчеләргә – Тәтешле, Туймазы, Чакмагыш районнарының хакимият башлыкларына Дипломнар тапшырылды.
Киләсе елда әлеге чара үткәреләсе Стәрлетамак районы вәкилләренә символик көлтә һәм кубокны муниципаль район хакимияте башлыгы Р.С.Йосыпов белән аның беренче урынбасары Р.Н. Хаҗиев тапшырды.
Семинар-киңәшмә икенче һәм өченче көнне дә дәвам итте. “Басу көне” турындагы тулырак материаллар гәзитебезнең алдагы саннарында дөнья күрәчәк.
Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.
Похожие новости:
-
21.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Финанс мөмкинлекләре чикләнгәндә
-
21.07.2015: Авыл хуҗалыгы
“Басу көне-2015” – Чакмагыш җирендә
-
06.06.2015: Район яңалыклары
Җитештерү күләме сыйфатка бәйле
-
09.04.2015: Район яңалыклары
Күрелгәннәр сокландырды
-
28.02.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының егерменче утырышы