» » Финанс мөмкинлекләре чикләнгәндә

Финанс мөмкинлекләре чикләнгәндә

21-07-2015, 11:04 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 469 | Комм.: 0
15 июльдә “Базы” хуҗалыгында “Финанс мөмкинлекләре чикләнгән шартларда үсемлекләрне саклауның интеграцияләнгән системасы” семинар-киңәшмәсе үтте. Аны “Синергетик препаратлар һәм микроашламалар институты” фәнни-җитештерү предприятиесенең Идел буе филиалы хезмәткәрләре оештырды. Семинарда Удмуртстан (7 кеше) һәм Татарстаннан (12 кеше) делегацияләр, Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының авыл хуҗалыгы министрлары урынбасарлары И.С.Насыйров һәм И.Х.Габдрахманов катнашты.
Чараның тәүге өлеше “Базы” хуҗалыгының Чакмагыштагы ашлык кабул итү предприятиесендә үтте. Семинарның практик өлешендә анда катнашучылар “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативындагы объектларны һәм басуларны карады. Хуҗалык җитәкчесе Вадим Васильевич Соколов уҗымга чәчелгән арпа һәм бодай игү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Артабан “Синергетик препаратлар һәм микроашламалар институты” фәнни-җитештерү предприятиесенең Идел буе филиалы директоры Р.А.Багаев бөртеклеләрнең һәркайсына аерым игътибар биреп, үсемлекләрне интеграцияле саклау турында сөйләде. Институтның генераль директоры И.Н.Мичурин Русия Федерациясендә үсемлекләрне саклаучы химик препаратларны җитештерү һәм реализацияләү системасы белән таныштырды.
Чара вакытында анда катнашучылар шушы тикшерелгән мәсьәләләр буенча фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Семинарның йомгаклау өлеше Чакмагышта үтте.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: