“Басу көне-2015” – Чакмагыш җирендә
21-07-2015, 11:02 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 500 | Комм.: 0
23-25 июль көннәрендә районыбызның “Базы” хуҗалыгы җирлегендә республика семинар-киңәшмәсе үтә. Чараның төп максаты – авыл хуҗалыгы тармагында заманча ресурс саклаучы технологияләрне һәм җирдән файдалануның инновацион ысулларын пропагандалау. Бу мәртәбәле чарада республиканың иң югары даирәдәге җитәкчеләре, төбәк агропромы вәкилләре, хакимият башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәлекләре начальниклары, белгечләре, республика хуҗалыклары җитәкчеләре катнаша. “Басу көне” чикләрендә Русиядә һәм чит илләрдә җитештерелгән иң яңа авыл хуҗалыгы техникасы өлгеләре, токымлы маллар күргәзмә-демонстрацияләре, басу культураларының 130дан артык сорт һәм гибридлары чәчелгән тәҗрибә мәйданнары белән танышу планлаштырылган.
Семинарда катнашучылар терлекчелек объектларында, яңа товарлыклы сөтчелек фермасы төзелешендә булачак, шулай ук югары җитештерүчәнле бөртек киптерү һәм чистарту комплексы җиһазлары, модульле терлек чалу, терлекчелек калдыкларын эшкәртүнең тәҗрибә установкасы эшчәнлеге белән дә танышачак.

Похожие новости:
-
21.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Финанс мөмкинлекләре чикләнгәндә
-
09.06.2015: Район яңалыклары
Хезмәт күтәренкелеге, зур өметләр бәйрәме
-
06.06.2015: Район яңалыклары
Җитештерү күләме сыйфатка бәйле
-
18.05.2015: Район яңалыклары
Көне ел туйдырган мәл
-
09.04.2015: Район яңалыклары
Күрелгәннәр сокландырды