» » Көне ел туйдырган мәл

Көне ел туйдырган мәл

18-05-2015, 11:26 | Район яңалыклары | Просмотров: 582 | Комм.: 0
Көне ел туйдырган мәл
“Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында язгы басу эшләре һәр елдагыча, барлык вак-төягенәчә ныклы уйланылып, эш барышында теге яки бу сәбәпләр белән бүленеп тормаслык итеп оештырылган. Шуңа да тоткарлыклар, булса да, бары табигать шартлары аркасында гына – койма яңгырлар мәлендә беркадәр тукталып торганнар. Әле эш темпларын артырганнан-арттыра баралар.
Басу уңганнарын без Чакмагыш авылының көньяк-көнчыгыш өлешендә – мелиорация предприятиесе янәшә-сендәге 56 гектарлы басуда тап иттек. Комплекслы бригада биредә югары класслы “Экадо – 70” сортлы язгы бодай чәчү белән мәшгуль иде.
Хуҗалык рәисе – Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зәбир Фәнил улы Гыйлемхановның канәгатьлеге йөзенә үк чыккан. Эш көйле барса, күңелләр дә күтәренке була шул. Әле дә биредә Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены кавалеры Рафаэль Шәймөхәммәтов идарә иткән агрегат чәчеләсе мәйданда культивация үткәрә, тәҗрибәле механизатор Мәсгуть Зыякаев идарә иткән “Джон Дир” комплексы гәрәбәдәй бөртекләрне җиргә күмдерә, Илфак Гыйльванов үзе идарә иткән агрегат белән тип-тигез мәйданнарны кәтүкләп бара.
“КамАЗ” автомашиналарында води-тельләр Ирек Латыйпов белән Зәбир Гәрәев гербицидлар белән эшкәртелгән чәчү материалын вакытында китереп өлгертеп торалар.
Көне ел туйдырган мәл
Өлкәннәр кул астында 85 санлы һө-нәрчелек лицеенда өченче курста белем алучы егетләр Алмаз Ходжаев белән Эдуард Әрдиев та игенче осталыгына өйрәнә. Остазлары – 28нче ел басу эшләре үзәгендә кайнаучы Мәсгуть Зыякаев абыйлары аларны тырыш, һәрнәрсәне тиз арада отып алырга сәләтле егетләр дип мактап торды. Әйткәндәй, Мәсгуть әлеге агрегатны дүртенче ел хезмәтләндерә икән, моңа кадәр тәүдә Ленин исемендәге, аннан биредәге хуҗалыкларда үз илебездә җитештерелгән техника төрләрендә осталыгын арттырган. Куәтле, берьюлы берничә эшне башкарырга сәләтле яңа “Джон Дир” кайту белән аны ышанып тапшырулары – ир солтанына зур ышаныч һәм ихтирам билгесе дә.
Көне ел туйдырган мәл
Зәбир Фәнил улы белдерүенчә, 15 майга барлык чәчүлек мәйданнарының 45 процентында эшне төгәлләргә өлгергәннәр. Саннар теленә күчерсәк, 1615 гектарда туфракка бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыгы күмдерелгән, шул исәптән 85 гектары – шикәр чөгендере, 15 гектары – кукуруз басулары. Табигать шартлары комачаулык тудырмаса, чәчүне якын арада тәмамлар өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар икән. Көне ел туйдыра, диләр халыкта мондый мәл турында. Моны яхшы аңлап эш иткән зарялылар гына түгел, барлык игенчеләргә дә эшләрендә уңышлар телибез.

Әзерләде: Фәнис Әмирханов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: