Җитештерү күләме сыйфатка бәйле
6-06-2015, 10:36 | Район яңалыклары | Просмотров: 507 | Комм.: 0
Мал азыгы хәзерләү буенча семинар-киңәшмә
Ленин исемендәге кооперативта агымдагы елның 4 июнендә үткән мал азыгы хәзерләү буенча семинар-киңәшмәнең төп темасы әнә шундый булды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, авыл хуҗалыгы бүлеге, район ветстанциясе белгечләре, хуҗалык рәисләре һәм баш белгечләре катнашты. Чарага шулай ук Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Раил Шәриф улы Афзалов, “Башплемсервис” дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең генераль директоры Илгиз Альберт улы Байбулатов, “Башсельхозтехника” дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприя-тиесенең генераль директоры Рәфил Әмин улы Галләмов, Башкортстан дәү-ләт аграр университеты профессоры Хәләф Габделхәй улы Ишморатов, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының мал азыгы җитештерү һәм мелиорация бүлеге начальнигы Азат Минзаһир улы Мөхәммәтшин һәм башкалар да катнашты. Семинар-киңәшмәне муни-ципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев ачты һәм алып барды.
Чараның пленар өлеше Яңа Балтач авылының сабантуй үтә торган мәйданында булды. Иң тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов сүз алды. Ул районыбызның икътисадый-сәяси тормышы белән кыскача таныштырып үткәннән соң семинарда катнашучыларга уңышлар теләп, бүгенге чарада эшчәнлекләре өчен файдалы мәгълүматлар алырга һәм арытабан хезмәтләрендә эффектлы файдаланырга чакырды. Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Раил Шәриф улы Афзалов, семинарда катнашучыларны сәламләп, республика Хөкүмәте тарафыннан мал азыгы хәзерләү юнәлешендә куелган бурычларны җиткерде, бу җәһәттән безнең райондагы эшчәнлекне уңай яктан бәяләде.
–Чакмагышлылар һәрвакыт өр-яңа фәнтехника казанышларын кыю файдаланып, һәр ел игенчелектә дә, терлекчелектә дә югары уңышларга ирешәләр. Биредәге хуҗалыкларның күпчелеген фәнни-тәҗрибә участоклары дип һич икеләнмичә әйтеп була. Прогрессив карашлы, булдыклы җитәкчеләр, бай тәҗрибәле белгечләр һәм фидакарь хезмәт ияләренең бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә яхшы сыйфатлы мал азыгы тупланыла, нәтиҗәдә ит-сөт муллыгына ирешелә. Ә бүген сөте булган хуҗалыклар тере акчалы була, дигән сүз. Акчалы хуҗалыкларда хезмәт күтәренкелеге дә сизелә, социаль-көнкүреш объектлары да уңышлы эшли, халыкның тормышы да яхшы. Без сезне бар яклап та өлге итеп куябыз, киләчәктә дә гел лидерлар булып калыгыз, – диде ул.
Артабан Ленин исемендәге кооператив рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илфир Әнгам улы Зарипов үзе җитәкләгән коллективның хезмәт күрсәткечләре, биредә нинди дәүләт программалары тормышка ашырылуы, яңа уңышка нигез салу торышы һәм мал азыгы хәзерләү барышы турында мәгълүмат җиткерде.
Сүз галимнәргә бирелде. Башкортстан дәүләт аграр университеты профессоры Хәләф Габделхәй улы Ишморатов мал азыгы культурасы игү үзенчәлекләре белән җентекле таныштырды, печән, сенаж, силос массаларын әзерләү һәм саклау буенча эшлекле киңәшләр бирде, үсемлекләрне корткычлардан саклау, печәнне туклыклылык үзенчәлекләрен тулысынча сакларлык итеп әзерләү юлы, сенаж һәм силос массаларының саклануына ирешү юлларын билгеләде, бу җәһәттән нинди препаратларга өстенлек бирелүен аңлатты. Республикабызның төрле оеш-маларыннан килгән белгечләр, аның сүзләрен куәтләп, үзебездә һәм башка төбәкләрдә җитештерелгән препаратлар белән таныштырды, аларның малчылыкта продуктлылыкны арттыруга булышлык итүен дәлилләде.
Ленин исемендәге кооперативның баш агрономы Рөстәм Адис улы Сәлимовның, район ветеринар лабораториясе белгече Гөлшат Рәшит кызы Вилданованың да чыгышлары зур кызыксыну белән кабул ителде. Форсаттан файдаланып, хуҗалыклар җитәкчеләр һәм белгечләре башкала кунакларыннан үзләрен кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар, эштә файдаланырлык үтемле киңәшләр алдылар.
Семинарның практик өлеше биредән ерак түгел – Николаевка авылы юнәлешендәге мал азыгы игелгән басуда үтте. Мондагы кәҗә үләнен (козлятник) игү серләрен тәүдә хуҗалык рәисе Илфир Әнгам улы Зарипов, артабан авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Фидрат Шәгали улы Әхмәтов бирегә куелган техника төрләрен эшләтеп күрсәтеп тәфсилле аңлаттылар. Үсте-релгәннәрне вакытында тезмәләргә салу, аларны әйләндереп җилләтү һәм киптерү, тиешле кондициядәге мас-саны тураклап базлау урыннарына ташу үзенчәлекләре биредәгеләрнең һәммәсе өчен дә фәһемле булгандыр. “Башсельхозтехника”ның генераль директоры Рәфил Әмин улы Галләмов үзләрендә җитештерелгән һәм шулай ук аларда модернизацияләнелгән техника төрләре белән таныштырды, аларны отышлы шартларда сатып алу үзенчәлекләрен аңлатты. Әлеге чараның районыбыз хуҗалыклары җитәкчеләре һәм баш белгечләре өчен әһәмияте, һичшиксез, зур булачак – бу хакта ныклы ышаныч белән белдереп, хакимият башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев әлеге семинарны оештыручыларга рәхмәт белдерде, анда катнашучыларның һәммәсенә дә яңадан-яңа хезмәт уңышлары теләде.
Әзерләде: Фәнис Әмирханов.
Похожие новости:
-
21.04.2015: Район яңалыклары
Ирешелгәннәр куандырырлык, шулай да эшлиселәр күп әле
-
09.04.2015: Район яңалыклары
Күрелгәннәр сокландырды
-
03.03.2015: Район яңалыклары
Җиңүләр тырышлык белән яулана
-
28.02.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының егерменче утырышы
-
18.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы