» » Ирешелгәннәр куандырырлык, шулай да эшлиселәр күп әле

Ирешелгәннәр куандырырлык, шулай да эшлиселәр күп әле

21-04-2015, 10:15 | Район яңалыклары | Просмотров: 618 | Комм.: 0
Ирешелгәннәр  куандырырлык,  шулай да эшлиселәр күп әле
Районыбыз хуҗалыкларында терлекчелек тармагы буенча беренче кварталдагы эшчәнлек йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә 18 апрельдә “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, хакимият башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Алмаз Венер улы Камалов һәм бүлек белгечләре, ветеринария станциясе начальнигы Радмир Фәнил улы Ямалиев, хуҗалыклар рәисләре, баш зоотехниклары, баш ветеринар табиблары, зоотехник-селекционерлар, хезмәтне саклау һәм техника хәвефсезлеге белгечләре, профсоюз комитетлары җитәкчеләре, янгын хәвефсезлеге отряды, Чакмагыш сөт заводы вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Семинарның практик өлеше Юмаш авылында шушы көннәрдә файдалануга тапшырылачак арка тибындагы өр-яңа товарлыклы-сөтчелек фермасында узды. Аңа кадәр хуҗалыклар рәисләре кооперативның Рапат авылында реконструкцияләнелгән, дөресрәге, өр-яңадан салынган ферманы һәм Калмашбаш авылында төзелеп ятучы ашлык киптереп саклау урынын карадылар. Хуҗалык рәисе – Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов әлеге төзелешләрнең әһәмияте, аларның хуҗалык икътисадының киләчәгенә инвестиция салу икәнлеге турында тәгаен саннар белән дәлилләп тәфсилле таныштырып үтте. Чыннан да, Рапат фермасы да, Калмашбаштагы ашлык киптерү комплексы да бар яклап уңайлылык, икътисадый өстенлекләре күзалланып планлаштырылган. Икесе дә олы юлга терәлеп үк диярлек торалар, техникага үтү мөмкинлекләре дә зур, игенне тиешенчә киптереп саклауга кую да, сату да отышлы булуын исәпкә алачак, тотынылган чыгымнарның тиз арада үз-үзен тулысынча аклаячагы һәм табыш бирә башлаячагы бәхәссез.
Әйтеп үтелгәнчә, семинарның төп өлеше арка тибында тиз арада өлгертелгән Юмаш товарлыклы-сөтчелек фермасында барды. Биредә һәрнәрсә ныклы уйланылган: композит материаллардан төзү зур чыгымнардан читләшү мөмкинлеге биргән, маллар өчен дә, биредә хезмәт салучылар өчен дә лаеклы шартлар тудырылган. Биналарның нигез өлеше сэндвич-панельләрдән төзелгән, аркалы өлеше үз илебездә җитештерелгән брезент япма белән ябылган, җиңел һәм тиз алмаштырыла. Кирәге булса, җилләтер өчен кайтарып күтәртеп ачып кую мөмкинлеге дә булган брезент материалы үзе ун елга исәпләнелгән, искергән очракта яңага алмаштыру күп вакыт та, өстәмә зур чыгымнар да таләп итмәячәк.
Вадим Васильевич әлеге корылмаларның өстенлекле яклары турында тәфсилләп аңлатты. Арканың югары өлешендәге ачыклык кыйммәтле вентиляторлар урнаштыру һәм электр энергиясен сарыф итү өчен чыгымнардан саклый, һәр сөтлебикә өчен уртача 13 квадрат метр мәйдан бүленеп, өстән кәрәзсыман поликарбонат материалдан ышык ясалган. Бу сыерларның тән җылысын саклауга һәм салкын һавадан курчаланылуына юл ача. Һава температурасы утыз градустан түбән булган кышкы суыкларда да биредә маллар үзләрен яхшы хис иткәннәр, алар чирләп товарлылыгын югалтуга юл куелмаган. Ангар эче пөхтә тотыла, мал азыгын әрәм-шәрәм итүгә юл куелмый, даими рәвештә су эчә алсыннар өчен махсус җайланмалар да җиһазландырылган.
Ирешелгәннәр  куандырырлык,  шулай да эшлиселәр күп әле
Биредә өр-яңа технология нигезендә саву залы төзелеп бетеп килә, анда белгечләр һәм хезмәткәрләргә уңайлыклар тудырыла, сыерлар да иң заманча аппаратлар ярдәмендә савылып, җыелган сөт элита классы кондициясенә җиткерелеп, тиешенчә суытылып озатылачак.
Ферма ихатасында махсус бетон плиталар түшәлүе – язгы-көзге пычраклардан саклаячагына ишарә. Биредә өр-яңа сусыл азык саклау базлары да шулай ук бетонлап йөзләнелгән, мал азыгының сыйфатлы сакланылачагына һәм әрәм-шәрәм ителмәячәгенә китерәчәге бәхәссез. Моның шулай икәнлеген семинарда катнашучылар түбәндәге ферма саклагычларында булып, андагы силос һәм сенаж массаларын хәтта тәмләп дигәндәй карап инандылар. Мал азыгы шулкадәр яхшы торышта – гүя аны бүген генә урып бирегә базлаганнар диярсең. Ә сыйфатлы азыкның югары продуктлылык нигезе икәнлеген берәү дә инкарь итә алмас.
Семинарның пленар өлеше Юмаш мәдәният йортында дәвам итте. Аны хакимият башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев алып барды. Бүген күрелгәннәргә кыскача йомгак ясап, үзенең фикер-тәкъдимнәрен җиткергәннән соң ул сүзне авыл хуҗалыгы бүлегенең баш зоотехнигы Ильяс Илшат улы Йосыповка бирде.
–Агымдагы елның 1 апреленә районыбыз күмәк хуҗа-лыкларында барлыгы 25315 баш сыер малы исәпләнде, – дип башлап китте ул чыгышын. – Былтыргы шушы чордагыдан 295 башка артыграк, дигән сүз бу. “Базы” (249 баш), “Герой” (225), “Октябрь” (122 баш) кебек хуҗалыклар аларның баш санын арттырганда, “Үзәк” МТСның Хуҗин исемендәге бүлекчәсендә (336 башка), “Сәвәде” җәмгыятендә (98 башка), Ленин исемендәге (59 башка), “Победа” (27), “Юлдаш” (14) хуҗалыкларында аларны киметә төшкәннәр. Савым сыерлары 9618 баш (былтыргыдан 421 башка арткан) исәпләнә, атлар 1231 баш тәшкил итә. “Алга”, “Базы”, “Бәхтизин”, “Знамя”, “Победа”, “Октябрь” хуҗалыкларында атлар санын арттыра төшсәләр, шул ук вакытта “Сәвәде”дә аларны 17, “Заря”да 9, Хуҗин исемендәге бүлекчәдә 7, “Герой”да 6, “Волга” кооперативында 4 башка киметтеләр.
9 хуҗалыкта үткән өч айда сөт җитештерү күрсәткечләре арта төште. Район хуҗалыклары аны барлыгы 112124 центнер җитештерде (былтыргыдан109,1 процентка артыграк). Район буенча бер сыерга исәпләгәндә 1166шар килограмм сөт савылды, бу былтыргы чордагыдан 49 килограммга югарырак. Уртача савым күрсәткечләрнең иң югарылары “Базы” (1607 килограмм), “Байбулат” (1568), “Герой” (1444), Ленин исемендәге (1254), “Заря” (1166), ”Алга” (1115 килограмм) хуҗалыкларына туры килә, ә иң түбән күрсәткечләр “Знамя” бүлекчәсендә (416 килограмм), “Волга” (720), “Победа” (722) кооперативларында.
Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, беренче кварталда һәр сыердан уртача савым 1515 килограмм тәшкил итә, бу үткән елдагыдан 95 килограммга югарырак. Сөт сату 8,2 процентка артты – зачет авырлыгында ул 118040 центнер (былтыргыдан 9032 центнерга күбрәк) тәшкил итте. Ит җитештерү күләме дә былтыргыдан 108,3 процентка үсте һәм 9084 центнер булды.
Терлекләрнең тәүлеклек көрәю күрсәткече үстерү төркемендә 663 грамм тәшкил итте. Иң күп тәүлеклек артым алуга “Заря” (826 грамм), “Базы” (761), “Герой” (760), “Байбулат” (751) хуҗалыкларында ирешелде, ә иң түбән күрсәткечләр “Знамя” (485 грамм), “Сәвәде” ( 222) хуҗалыкларында булды. Ильяс Илшат улы әлеге фактларны берчә сөенеп, берчә көенеп экранга чыгарылган слайдлар ярдәмендә бәян итте, җитештерү өлкәсендә тырышлык күрсәткән хуҗалыкларны мактап телгә алды, продукция алуны киметкән хуҗалыкларны тәнкыйть утына тотты. Артабан район ветеринария станциясе начальнигы Радмир Фәнил улы Ямалиев сүз алды. Ул фермаларда һәм шәхси хуҗалыкларда маллар арасында төрле чирләргә каршы көрәш оештырылу, яшь үрчемнең сакланышын тәэмин итү, гомумән, продуктлылыкны киметүгә юл куймау җәһәтендә күрелүче чараларны бәян итте, эшләрнең бүген “Базы” хуҗалыгында куелганча оештырылырга тиешлелеген дәлилләде. Хезмәтне саклау, җитештерү барышында кооператив әгъзаларының имгәнүләренә, каза күрүләренә юл куймау җәһәтендә нинди чаралар күрелергә тиешлеген авыл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Рәсим Рим улы Хаков саннар теле белән тәфсилле аңлатты.
Язгы һәм җәй башы мәлләрендә янгыннардан саклану чаралары турында РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган 34 санлы янгыннардан саклану часте начальнигы Азат Нурихан улы Сәетов мәгълүмат җиткерде. Ул басуларда калган салам һәм камылларны яндыруның зыяны һәм хәвефе турында аңлатты, агротехник таләпләр буенча моны шулай да эшләргә туры килгәндә эшне ничек оештыру юлларын өйрәтте.
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Алмаз Венер улы Камалов тиздән көтүлекләргә чыгару чоры якынлашуы, малларны җәйләүләргә чыгарганда тукландыру рационын дөрес оештыру, төрле чирләргә юл куймас өчен дезинфекцияләр үткәрү, талпаннардан, кигәвеннәрдән саклау чараларын күрү, продуктлылыкны югалтмау максатында көтүлекләрдәге малларны сугаруны һәм микро -, макроэлементларга бай тозлар белән тәэмин итүне оештыру кирәклеген дәлилләде. Агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзы комитеты җитәкчесе буларак, беренче кварталдагы хезмәт нәтиҗәләрен барлады һәм бер төркем алдынгыларга бүләкләр тапшырды. Соңыннан муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов йомгаклау сүзе белән чыкты.

Әзерләде: Фәнис Әмирханов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: