» » Иске Үзмәш фермасында

Иске Үзмәш фермасында

24-03-2015, 10:52 | Район яңалыклары | Просмотров: 522 | Комм.: 0
Иске Үзмәш фермасында
Район хуҗалыкларында продукция җитештерү, үрчем алу, малларны исән-сау кышлатып чыгару буенча киеренке эш дәвам итә. “Базы” кооперативының Әнис Муллаянов җитәкчелек иткән Иске Үзмәш сөтчелек фермасында да тынгысыз мәшәкатьләр белән үтә көннәр. Без килгәндә терлекчеләр кичке савымга әзерләнәләр иде. Әнә Илфир Сәлимов “Беларус” тракторында абзар эчендәге тиресне эттереп чыгара. Транспортер ярдәмендә чылбырлы трактор арбасына төягәннән соң, аны ферма читендәге өемгә чыгара баралар. Мал караучылар Радик Вәлиуллин, Майлыбай Миңнегалин, Айрат Хәмәтдинов, Фаил һәм Радик Вәлиуллиннар саламны кул белән ат арбаларына төяп, мал ята торган урынга кертәләр. Сенажны да ферма янындагы баздан ташыганнар. Силосны Юмаштан техника белән китерәләр. Капчыкка салынган он да һәр сыер алдына кертеп куелган. Кичке 5 сәгать тулып узгач, савучылар да килде. Кардаларда тыныч кына күшәп яткан савым сыерлары бина эченә куып кертелә һәм ашатыла. Бераздан саву залында да эш җанланып китте. Сыерлар берәм-берәм саву залына кертелә башлады. Менә аппаратлары эшкә кушыла. Яңа савылган сөт торбалар буйлап ага башлый.
Сүз дә юк, ферма эшчәннәренең эше җиңел түгел. Сыерларны ел әйләнәсенә һәр көнне ике тапкыр саварга кирәк. Савучылар, мәсәлән, иртәнге алтынчы яртыда эш башлый, унынчы яртыга кадәр алар белән булганнан соң, янә 17 сәгатьтән 20 сәгать 30 минутка кадәр маллар янында кайнашалар. Биредә машина белән сыер саву операторлары дүртәү. Һәркайсы савучы булып 20 елдан артык эшләүче Илфира Раянова белән Лилия Исламгулова, Гүзәл Гәрәева, Миләүшә Шәйхетдинова һәм аларны 4 көнгә бер ял иттерүче алмаш савучы Лиана Галиуллина үз бурычларын һәрчак төгәл үтиләр, район ярышында алдынгылар исәбендә торалар. Лилия Мидхәт кызының узган елдагы эш күрсәткечләре сокланырлык, ул барлыгы 6361 центнер, һәр сыердан уртача 6637 килограмм сөт савып, районның саву залында эшләгән машина белән сыер саву операторлары арасында өченче урынны алды һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Ә ферма буенча былтыр уртача савым 6072 килограмм тәшкил итте. Быел да эшләре әйбәт бара, продукция җитештерү тотрыклы, ул районда иң яхшылары исәбендә. Әлеге вакытта көн саен 4,5-5 тонна сөт җитештерелә. Көндәлек савым ферма буенча 19,6 килограмм тәшкил итә. Ферма мөдире Әнис Муллаянов малларны кышлату барышы белән таныштырганда савучылардан тыш башка һөнәр ияләрен дә мактап телгә алды. Алмаш савучы Лиана Галиуллинаның тырышлыгын, ясалма орлыкландыру операторы Фиргать Раяновның үз эше-нең остасы булуын, лаборантлар Гөлназ Галләмова һәм Илһам Гәрәевның хезмәтен җиренә җиткереп, зур җаваплылык тоеп башкаруын билгеләп үтте. Миләүшә Шәйхетдинова бозау тудыру бүлегендә эшли, 20 сыерны аерым сава, моннан тыш 40 тана да өйрәтә икән. Менә шундый эшсөяр терлекчеләрнең тырышлыгы белән коллектив тотрыклы эшли, кооперативның гомум нәтиҗәләренә лаеклы өлеш кертә. Кичке савым башланыр алдыннан фермага кооперативның баш зоотехнигы Айрат Йосыпов килеп җитте. Аның белән дә эшләр барышы турында бераз сөйләшеп алдык.
Иске Үзмәш фермасында
– Малларны кышлату барышында җитди проблемалар килеп чыкмады, мәсьәләләр вакытында хәл итеп барылды. Мал азыгы җитәрлек, рацион бай, ул баланслап бирелә, төрле өстәмәләр кушыла. Продукциянең сыйфатын берничә күрсәткеч буенча һәр көнне ныклы контрольдә тотабыз. Кооператив буенча көн саен 33-35 тонна сөт җитештереп сатабыз, уртача савым — 19,6 килограмм. Сатылган сөт нигездә югары сортлы. Иске Үзмәш фермасы коллективы бердәм, тату, хезмәт тәртибе ныклы, шуңа да эшләренә тел тидерерлек түгел.
Фермада җитештерүчәнле эшләү өчен яхшы шартлар булдырылган, мал тораклары коры, чиста, заманча саву залы, җиһазландырылган лаборатория, ясалма орлыкландыру пункты һәм башка ярдәмче эш бүлмәләре бар. Коллективка алдагы көннәрдә дә хезмәттә яңа уңышлар телибез.

Рәшит Вахитов.
Автор
фотолары.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: