» » Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов: «Чакмагышлылардан эшләргә өйрәнегез!»

Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов: «Чакмагышлылардан эшләргә өйрәнегез!»

28-07-2015, 12:39 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 515 | Комм.: 0
Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов: «Чакмагышлылардан эшләргә өйрәнегез!»
“Басу көне – 2015” гомумреспублика семинар-киңәшмәсе безнең җирлегебездә үткәрелү районыбыз өчен зур вакыйга булып тарихка кереп калды һәм республика күгендә аграрийларыбызның данын яңа биеклеккә күтәрде.
Урып-җыюны оештыру мәсьәлә-ләренә багышлаган әлеге зур әһәмиятле чарада республика башлыгы Рөстәм Хәмитов, Хөкүмәт премьер министры урынбасары Илдар Тимергалин, авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко һәм аның урынбасарлары, Дәүләт Җыелышы –Корылтайның Аграр, экология һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре комитеты рәисе Рәсүл Госманов, тармак министрлыгы вәкилләре, галимнәр, төрле ведомстволар җитәкчеләре, чит илләрнең һәм Русиянең авыл хуҗалыгы машиналарын һәм аларга запас частьләр җитештерү заводлары, предприятиеләре вәкилләре катнашты. Район хакимиятләре башлыклары, ИКЦ директорлары, инженерлар, зоотехниклар, хуҗалык җитәкчеләре, крәстиян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре өч көн дәвамында (дүрт агымда) тупланылган алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнде, Русия, республика казанышларының шаһиты булды. Шул уңышларда лаеклы өлеше булган, Башкортстанның данын күтәргән “Базы” могҗизасына сокланды.
Семинар «Базы» кооперативының Юмаш авылындагы төзелеп бетеп килүче 2 санлы товарлыклы-сөтчелек фермасын, анда район хуҗалыкларындагы нәселле маллар күргәзмәсен караудан башланды. Вакыйга урынына кадәр кунаклар район хуҗалыклары буйлап автобусларда бардылар. Сәфәр район үзәгеннән башланды. Биредәге “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативының гомум җир мәйданнары 6130 гектар, шуның 4415е — сөренте җирләре. 2100 гектарга бөртекле-кузаклы культуралар урнаштырылган. Узган ел шул җирләрдән 8405 тонна уңыш җыеп алдылар, гектар куәте 40 центнер тәшкил итте. Уңышны тагын да күбрәк алуны максат итеп, быел 205 тонна (1 гектарга исәпләгәндә 46,4 килограмм тәэсир итүче матдәдә) минераль ашлама кертелде. Сортлар яңартуга игътибарны киметмиләр. Кунаклар уң яктагы (газ заправкалау станциясеннән соң) “Белгородский 100” сортлы арпа басуын карап үттеләр. Бер уңайдан зарялыларның терлекчелек өлкәсендәге уңышларын да әйтеп үтү кирәктер. Биредә карачуар токымлы 1562 баш сыер малы асрала. Узган ел һәр сыердан 7142 килограмм сөт савып алдылар, бүген көненә 7 тонна сөт саталар. Әйткәндәй, сыйфатлы терлекчелек продукциясе җитештереп сатудан кооператив кассасына елдан-ел күбрәк акча керә, ел башыннан исәпләнгәне 54754 мең сум тәшкил итте. Токымлы мал сатудан 2 миллион 808 сум акча керде. Хезмәт кешесенең тырышлыгы лаеклы бәһаланыла —уртача хезмәт хакы 16661 сум тәш-кил итә. Хуҗалыкны Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре З.Ф. Гыйлемханов җитәкли.
Давамын гәзит битләрендә укый аласыз.

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: