Үз җиреңне беләсеңме, игенче?
23-04-2015, 09:14 | Район яңалыклары | Просмотров: 541 | Комм.: 0
Районыбыз хуҗалыклары һәр елда бөртекле-кузаклы һәм техник культуралар игүдә югары күрсәткечләргә ирешәләр. Әлбәттә, бу уңышлар үзеннән-үзе килми, җир белән эш иткәндә югары агротехник таләпләрнең төгәл һәм үзвакытында үтәлүенә, туфракның уңдырышлылыгын үзбиеклегендә тотуга бәйле. Әлеге мәкаләдә сүз җирнең уңдырышлылыгын арттыру турында барачак. Чөнки бу мәсьәлә һәрвакыт бик актуаль булды һәм бүген дә, иртәгә дә ул шулай булып калачак.
Узган елда район басуларында барлыгы 9277 тонна физик берәмлектә төрле кушымталы минераль ашламалар кулланылды, яки һәр сөренте җир 55,3 килограмм тәэсир итүче матдә исәбеннән тукландырылды. Бу өлкәдә актив эшләүче хуҗалыклар исәбенә “Базы” кооперативы (116,5 кг), “Байбулат” җәмгыяте (80,4 кг), “Заря” кооперативы (75,6 кг) һәм “Герой” кооператив-колхозы (57,1 кг) керә. Ләкин байтак хуҗалыкларда, финанс-икътисад кыенлыклары кичерү сәбәпле, ашлама кертү планының үтәлеше 25-30 проценттан артмады, ягъни тиеш булган оптималь дозаны да (бер гектарга 30 кг) кертә алмадылар. Мәсәлән, “Үзәк” машина-технология станциясе бүлекләрендә ул һәр гектар җиргә исәпләгәндә нибары 6-8 килограмм булды, “Чәрмәсән” кошчылык фабрикасы, “Сәвәде” җәмгыяте, “Победа” хуҗалыкларында 20-22 килограммнан артмады.
Шулай ук соңгы елларда туфракка органик ашлама кертүгә игътибар кимеде. Былтыр басуларга барлыгы 179мең тонна тирес чыгарылды. Һәр гектар җиргә бүлгәндә ул 2,1 тонна гына туры килә. Ә бит җирнең гумус катламын үзбиеклегендә тоту өчен генә дә һәр гектар сөренте җиргә кимендә 5-6 тонна органик ашлама кертү мотлак. Югыйсә, район буенча терлекләр санын исәпләгәндә фермалар тирәсендә елына 400-450 мең тонна тирес җыела, ягъни бу саннарны минераль тукландыруга әйләндерсәк, 8-9 мең тонна ашлама, ә сумда исәпләсәк 136-150 миллион сум, дигән сүз.
Җирнең уңдырышлылыгын күтәрү – дәүләт әһәмиятендәге эш. Русия Федерация-сенең Җир кодексына һәм “Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын тәэмин итү” турында 2014 елның 26 сентябрендә үз көченә кергән Башкортстан Республикасы За-конына ярашлы, авыл хуҗалыгы әйлә-нешендәге җирләрне тукландыруны нә-
тиҗәле файдалануга юнәлтелгән 2014- 2016 елларга район Программасына нигезләнеп эш оештыру һәр хуҗалык җитәкчесенең мөһим бурычы булып тора. Югарыда санап үтелгән кануннарга нигезләнеп кабул ителгән район про-граммасы авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә төп эш юнәлешенә әверелсен иде.
Дөрес, соңгы елларда минераль ашламалар куллану буенча районыбыз күрсәткече республика күләмендә иң яхшылар исәбендә тора. Шуңа кара-мастан, кызганычка каршы, хуҗалыкларда барлык сөренте җирнең яртысы – 50 процент чамасы уңдырышсызланды, туфрак ярлыланды. Чөнки бүген җиргә балансланылган туклану бирелеп җиткерелми, күп хуҗалыкларда әче туфраклы мәйданнар арта башлады. Алар район буенча 15242 гектарга җитте, ягъни барлык сөренте җиренең 17 процентын тәшкил итә. Агрохимикатларның чит өлкәләрдә җитештерелүе, хакларның югары булуы сәбәпле, химик (известьлау, фосфоритлау) эшләрне җиренә җиткереп башкарып булмый, нәтиҗәдә әче һәм уңдырышсыз басуларда уңышның кискен түбәнәюе күзәтелә. Шуның өчен киләчәктә, басуларның уңырышлылыгын үзбиеклегендә тоту максатында, бу өлкәдәге эшләрне фәнни-практик нигездә алып барырга кирәк. Моның өчен, Федераль законга ярашлы, һәр хуҗалыкта 5 елга бер тапкыр үз биләмәләрендә туфракка агрохимик тикшерүләр үткәрелергә, ә тикшерү нәтиҗәләре урындагы хакимият органнарына җиткерелергә тиеш. Әлбәттә, Русия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге һәм Русия Кулланучылар күзәтчелеге дәүләт оешмалары да бу җәһәттән әлеге мөһим мәсьәләне хәл итүгә үз өлешен кертеп торалар. Алар фитосанитар һәм экология-токсикология мониторингларына игътибарны көчәйттеләр. Күп хуҗалыкларга искәрмәләр ясала, штрафлар түләтелә. Җирләрнең уңдырышлылыгын саклауга юнәлтелгән һәр чараны үзвакытында һәм җиренә җиткереп башкарганда гына эшебез нәтиҗәле булачак.
Соңгы елларда районда крәстиян-фермер хуҗалыклары да арта бара, бакчачылык, теплица хуҗалыклары киң колач белән җәелә. Күпчелеге беренче көннән ук уңышлы эшләп китә, елдан-ел тәҗрибәләре арта, финанс-икътисадый хәлләре яхшыра бара. Бүгенге көндә районда 54 фермер хуҗалыгы барлыгы 3585 гектар сөренте җир били. Бу бер олы хуҗалык мәйданына тиң. Шуңа карамастан, җирләрнең 50-60 процент өлешендә (яртысыннан күбрәге) ун елдан артык фәнни-агрохимик тикшеренүләр үткәрелмәгән. Ә диагностика чараларын бөтенләй үткәрмиләр. Мәсәлән, райондагы күмәк хуҗалыклар ел саен җирнең уңдырышлылыгы һәм башка төрле агрочаралар буенча хөкүмәт алдында хисап тоталар. Ә менә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшләр башкачарак тора. Башка барлык төр күрсәткечләр даими рәвештә контрольдә булса да, җир-
нең уңдырышлылыгы буенча алардан хисап тоту таләп ителми. Җир ресурс-ларыннан файдалануга идарә итү комитетының да игътибары бу тарафтан читтә кала. Бүгенге көндә җир ресурслары хөкүмәт карамагында икәнлеге онытылмаска тиеш. Шуның өчен дә бөтен авыл хуҗалыгы әйләнешендәге җирләр Русия Федерациясе законнары нигезендә нәтиҗәле файдаланылырга һәм һәр хуҗалык җитәкчесе хөкүмәт алдында хисап тотарга бурычлы.
Агымдагы елның май аенда агрохи-микатларны дөрес итеп, фәнни нигездә куллану һәм җирнең уңдырышлылыгын күтәрү максатында, Русия Җир кодексы кысаларына ярашлы рәвештә, район масштабында басуларда агрохимик тикшеренүләр үткәреләчәк. Бу эшләр Башкортстан агрохимик тикшеренүләр үзәгеннән килгән махсус бригада җитәкчелегнедә башкарылачак. Шушы тикшеренү нәтиҗәләре нигезендә һәр басуның картограммалары, агрохимик паспортлары һәм рекомендация-тәкъ-димнәр хуҗалыкларга тапшырылачак, гумус катламаның торышы, фосфор, калий, микро- элементларның җитешү-җитешмәве, туфракның әчелеге һәм башка күп төрле мәгълүматлар, файдалы белешмәләр биреләчәк. Бу эшләр барышын Русиянең республикадагы авыл хуҗалыгы күзәтчелеге инспекциясе контрольдә тотачак. Шуның өчен район биләмәсендәге авыл хуҗалыгы җирләреннән файдаланучы һәр хуҗалык җитәкчесе, һәр крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы бу үтә дә кирәкле чараны үткәрүдә актив катнашырга, шушы мөһим эшкә зур җаваплылык белән карарга бурычлы. Ашланган җир генә аш бирә, дигән әйтем бар халыкта. Тамагыбызны туйдыручы, безгә яшәү көче бирүче, тормышыбыз чыганагы булган изге җиребезнең тын алышына битараф калмыйк!

Таһир Хәбиров,
“Үзәк агрономик хезмәт”нең
Башкортстандагы федераль бюджет дәүләт учреждениесенең
Чакмагыш районы буенча баш агрохимигы.

Похожие новости:
-
25.04.2015: Район яңалыклары
Җиң сызганып эшләр чак
-
09.04.2015: Район яңалыклары
Күрелгәннәр сокландырды
-
26.02.2015: Район яңалыклары
Эшләгәннең кадерен беләләр
-
10.02.2015: Район яңалыклары
Победалыларның ышанычлы адымнары
-
28.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Бүген кичәгедән яхшырак эшләргә!