» » Тырышлык бушка китми

Тырышлык бушка китми

16-07-2015, 10:55 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 628 | Комм.: 0
«Базы» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының Калмашбаш һәм Байбулат бүлекчәләрендә дә, тоташ хуҗалыктагы кебек, һәр җирдә эш кайный. Җәйге көн ел туйдыра дигәндәй, көнне төнгә ялгап, кышкылыкка мөмкин кадәр күбрәк мал азыгы хәзерләп калырга тырышалар биредә. Калмашбаш бүлекчәсендә 186 гектарда костер һәм люцерна чабылып бетеп, 556 тонна коры печән рулоннарга төрелде. Бу эшне Айдар Юнысов белән Фларис Зиннәтуллин “МТЗ–82” тракторларында тиз көндә башкарып чыгуга ирештеләр. Әлеге көндә 338 гектарда сенаж урылып, 2375 тонна яшел масса базларга салынды. Илшат Басыйров “Полесье” комбайнында 1800 тонна сенаж урды. Хуҗалыкның төрле бүлекчәләреннән водительләр бер өзлексез әзер массаны тиешле урынга ташып торалар. Мондый җаваплы чорда техниканың һәрчак төзек булуы да үстерелгән азыкның югалтуларсыз җыеп алынуына зур этәргеч булып тора. Җәйләү сөтен мөмкин кадәр күбрәк җитештерү өчен калмашбашлылар уңганлык үрнәге күрсәтәләр. 215 баш савым сыеры исәпләнгән фермада ел башыннан 7374 центнер продукция җитештерелгән, ягъни һәр сыердан уртача 3430 килограмм сөт савып алынган. Узган елда ул 3216 килограмм тәшкил иткән. Биредә көн саен 40 центнерга якын сөт җитештерелеп, һәр сыердан тәүлегенә 18, 5 килограмм сөт савып алына. Савучылар һәм көтүлекләрдә малларның иминлеген тәэмин иткән терлекчеләр кемузардан эшләп, югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешәләр. Калмашбаш бүлекчәсе буенча иң күп сөтне (3480 килограмм) Рәфидә Зәйнетдинова савып алган. Аның төркемендәге малларны терлекче Рөстәм Зәйнетдинов карый. Ел башыннан 3438 килограмм сөт җитештереп, Флүзә Әхмәдуллина (терлекче – Зинил Шәяхмәтов) икенче урынга чыкты. Өченче урында –Зөлфә Рамазанова. Ул 3410 килограмм сөт савып алуга ирешкән, терлекче Марсель Нәбиев үз эшенә намуслы каравы белән аерылып тора. Ирле-хатынлы Гөлзәминә һәм Фидус Ганиевлар да гомум хуҗалык уңышларына лаеклы өлеш кертәләр, алар ел башыннан 3363 килограмм продукция җитештергәннәр. Бозау караучыларның хезмәт күрсәткечләре шулай ук мактауга лаек. Гүзәл Баязитова һәм Фәйрүз Ханмурзин яшь бозауларга аеруча игътибар бүлеп, аларның сау-сәламәт булып үсүләрен тәэмин итәләр, тәүлеклек артым да югары: ул 721 граммнан күбрәк. Тана караучылар– мал симертүчеләр дә һәр кайсы үз төркемендә зур уңышларга ирешәләр. Илшат Әхмәтшин һәм Станислав Глухарев –тәүлеклек 929 грамм, Хаҗгали Таюпов белән Марат Хәмәдиев – 831 грамм һәм Азат Гыйлемханов 750 грамм артым алып, хуҗалык буенча да алдынгылар рәтендә киләләр.
Рәсимә Мөхәммәдиева

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: