Матурлыкны үзебез булдырыйк!
11-08-2015, 09:51 | Район яңалыклары | Просмотров: 417 | Комм.: 0
Район үзәгенең Тынычлык һәм Коммунистик урамнарындагы ике катлы йортлар алдында гадәттә иртә яздан алып көз азагына кадәр аллы-гөлле чәчәкләр хуш ис таратып, тирә-якка ямь биреп утыралар. Бу йортлар кырыннан үтеп йөрүчеләр дә, шунда яшәүчеләр дә биредәге гүзәллеккә сокланмый калмыйдыр, мөгаен. Ленин урамы белән кисешкән урында, Коммунистик урамындагы беренче йортта яшәүче Мәмдүдә Сафиуллина, тугызынчы дистәне ваклавына карамастан, йорт тирәләрен чүп-чардан арындырып кына тора, тәрәзә каршындагы бәләкәй генә бакчасында берсеннән-берсе матур чәчәкләр, яшелчә-җимеш үстерергә дә көч-хәлен кызганмый. Менә әле бүген дә, кулына себеркесен тотып, подъезд тирәләрен, ишек алларын себереп, чистартып йөри иде. Мәмдүдә апа күп еллар намуслы хезмәт салып, башта Чакмагыш механика заводында, аннан соң хаклы ялга чыкканчы 85 санлы һөнәрчелек техник училищеда (лицейда) пешекче булып эшли. Яшьтән үк табигать бүләк иткән искиткеч гүзәллеккә – чәчәкләргә гашыйк булуын да яшерми ул.
– Бигрәк тә матур тормышта яшибез. Йорт-җирләрне карап, тазартып, чүптән арындырып тору, минемчә, тирә-ягыбызны тагын да матуррак итә, кәефне күтәрә. Һәркем кемнеңдер килеп чисталык булдыруын, я булмаса чәчәкләргә күмгәнен көтеп утыра торган заман түгел. Йортыбызда яшәүчеләр өмәләрдә актив катнаша, әмма һәркем үзенә охшаган чәчәкләр, гөлләр утыртып, тәрәзә алларын бизәсә, әкият дөньясы булыр иде бит… – ди Мәмдүдә апа.
Бу йортка янәшә генә урнашкан Тынычлык урамындагы 2 а йорт алдындагы чәчәкләр, чыннан да, гаҗәеп матур төсләр белән балкып утыруы белән биредә яшәүчеләрнең генә түгел, үтеп-сүтеп йөрүчеләрнең, кунакка кайткан якташларның күз явын алып тора. Үзем өчен генә түгел, башкалар да бу гүзәллеккә сөенсеннәр, бүгенге ыгы-зыгылы тормышта беразга гына булса да игътибарларын табигать биргән матурлыкка юнәлтеп, кешеләр бер-берсенә карата мәрхәмәтлерәк булсыннар иде дигән теләк белән тырыша бу йортта яшәүче район үзәк дәваханәсе табиб-педиатры Динара Газизова һәм Татьяна Әсмәндиярова. Бу уңган хуҗабикәләр кулы белән үстерелгән петунияләр, каш-карыйлар, бәрхәт, цинияләр, лилияләр, ромашкалар һәм башка чәчәкләр әллә кайдан ук аерылып, күзне иркәләп торалар. Динара Айрат кызының кечкенә ике кызы да чәчәкләр ярата, бу матурлык янында алар истәлеккә фотога да төштеләр әле.
Тынычлык урамындагы тагын берничә йортның ишек аллары, юл буйлары төзеклеге, тазалыгы белән игътибарны җәлеп итеп тора. Саф күңелле, ачык йөзле, уңган, булдыклы хуҗалар һәм хуҗабикәләр яшәгәне күренеп тора биредә. 2нче йортның каршысы буеннан-буена гөл-чәчәкләргә күмелеп утыра, кешеләр үтеп йөргән юл-сукмаклары да тәртиптә. Өлкән яшьтәге Фәридә апа Абдуллина иртә яздан алып, көзнең соңгы көннәренә кадәр чәчәкләрнең күп төрле сортларын үстерергә ярата.
Иртәнге кояш нурларында иркәләнеп, күзләрен ачкан бу гаҗәеп матур гөлләрнең хуш исләре тирә-якка тарала. «Авыр минутларымда да шуларга карап күңелемне тынычландырам. Хо-дай биргән, Ходай яраткан җан ияләренә сокланып бетә алмыйм», – ди ул. Әйткәндәй, Фәридә Мөгълетдин кызы озак еллар «Башак» ресторанында пешекче булып эшләп, хаклы ялга чыккан. “ Тынгы белмәс, олы йөрәкле бу апаның кулларыннан гөл тама”,– диләр күршеләре. “ Госстрах” оешмасында эшләп хаклы ялга чыккан Мәсхүдә Гарифуллина да иренеп утыра торганнардан түгел. Үзе яшәгән йорт тирәсен, подъезд алларын чип-чиста тота. Шушы ук урамның 6 нчы йортында яшәүче укытучы Раушания Бикташова да үсмер чактан ук чәчәкләр яратуын, тормышыбызның бизәге, яме чә-чкәләргә салынганын билгеләп: “Кабатланмас гомеребезне нәкъ шушы нәфис гөлләрдәй сау-сәламәт булып, матур гамәлләр белән генә үткәрсәк иде”, – ди. Бу йорт алды да гөл-бакчага әверелеп, чакмагышлыларга күтәренке кәеф, шатлык-сөенечләр өләшә. Ә менә 12 нче йортның подъездларына күз салсаң, мондагы югары мәдәниятле, сәнгатьчә матур эшләнгән, гөл-чәчәкләр белән бизәлгән кори-дорга таң каласың. Мондый җирдә күңелгә ниндидер рәхәтлек өстәлә, кешеләр дә бер-берсе белән яхшы мөгәмәләдә булулары белән аерылып тора. Чакмагыш механика заводында җаваплы вазыйфа башкарып хаклы ялга чыккан Нуназага Әхмәдуллинага һәм “Евротехника” сәүдә йорты хезмәткәре Маша Сәләховага мондый гүзәллек иҗат иткәннәре өчен бары тик рәхмәт сүзләре генә җиткерәсе килә. 14 нче йорт тирәли чәчәкләр үстерүче Лүзә апаның да тырышлыгы бушка китмәгән, берничә урында куак булып утырган бу табигать гүзәлләре күңелләре боегып киткәннәрнең җаннарын җылытучы, сагышлы минутларын таратучы чара да булып кала… Йөзеннән аклык-сафлык бөркелгән Наталья Нәфыйкованың да исеме күпләргә таныш. Коммунистик урамындагы йортларның берсендә яши ул. Район хакимиятенең ми-леккә идарә итү комитетында хезмәт салып хаклы ялга чыккан бу ханым зәвыклылыгы, чәчәкләрне бик тә яратып, төрле чыганаклардан мәгълүмат-яңалыклар өйрәнеп тәрбияләве, аларны үстерү серләре белән бик теләп ур-таклашуы белән күпләрнең ихти-
рамын яулады. Тирә-якка тылсымлы, серле бизәкләр бүләк итеп утыручы югары зәвык белән бизәлгән чәчәкләр түтәлен үстергән ул. Никадәр могҗиза биредә! Чәчәкләр телен аңлаган кешеләр генә мондый могҗизане тудыра аладыр ул. Гомере буена кешеләргә бары тик файда гына китереп яшәргә күнеккән изге күңелле кешеләргә карап, эшләгән эшләренә сокланып, алардан үрнәк алып яшәсәк иде!
Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.
Похожие новости:
-
27.06.2015: Район яңалыклары
Оҗмахка тиң мондый авыл кайларда бар соң тагын...
-
23.05.2015: Район яңалыклары
Ветераннар хөрмәтенә күркәм тантана үткәрелде
-
28.04.2015: Район яңалыклары
Ана – шәфкать диңгезе, диләр, ә болар – хәмер күле
-
27.12.2014: Район яңалыклары
Халыкка хезмәт итәләр
-
13.12.2014: Район яңалыклары
Тагын да капиталь ремонт турында