Ветераннар хөрмәтенә күркәм тантана үткәрелде
23-05-2015, 09:16 | Район яңалыклары | Просмотров: 511 | Комм.: 0
Күптән түгел Аблай авылында да Бөек Җиңүнең 70 еллыгы бәйрәме гөрләп узды. Аның барышында яу-яланнарда ятып калган һәм туган авылыбызга әйләнеп кайткан яугирләребезнең исемнәре язылган һәйкәл ачылды. Берчә матур, берчә моңсу булып явып торган яңгыр Аллаһы Тәгаләнең ветераннарга карата рәхмәтләре яуган сыман, сибәләп торды. Мәктәп балалары картәтиләренең фотосурәтләрен тотып, шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды. Бу тантаналы җыелышта Рәфидә Исмәгыйлева, муниципаль район Советы депутаты Риф Мусин, муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Радмир Фәхретдинов, Рәфыйк Мусин, авылы-быз уңганы Айдар Габдуллин хөр-
мәтле ветераннарга иң изге теләкләрен җиткереп, һәйкәлгә чәчәкләр салды. Әйткәндәй, быелгы һәйкәл тактасы җиңү бәйрәме алдыннан баштанаяк диярлек яңадан эшләнде, бик матурланды. Аның янәшәсенә чыршылар да утыртылды.
Безнең авылдан Бөек Ватан сугышына 550 яугир киткән. 330 ир-егетебез сугыш яланнарында батырларча һәлак булып, 220 яугир туган якларына исән-имин әйләнеп кайткан. Үземнең әткәем Гайнел Гафиятулла улы Гафиятуллин да – сугыш ветераны. Канкойгыч сугышларда алган яраларыннан, хаклы ялга да чыгалмыйча, 57 яшендә вафат булды ул.
Ветераннарыбыз хөрмәтенә шундый күркәм тантананы оеш-тыруда күп көч салып, матди ярдәм күрсәткән муниципаль район һәм авыл биләмәсе хакимиятенә, “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Вадим Соколовка, һәйкәлне яңарту эшен башлап, оештырып җибәргән, вакытын да, көчен дә исәпләшмичә ярдәмләшкән, туган җирен ямьләүдә, төзекләндерүдә озак еллар дәвамында зур тырыш-лык салган Айдар Наил улы Габдуллинга, авылыбызның алтын куллы егетләренә, Бәрдәсле авылы егете Рәфыйк Мусинга, Рәшит Рәис улы Мөхәммәтҗановка, авылыбызның зыялы укытучысы, яуда һәлак булган һәм кайткач сугыш яраларыннан вафат булган авылдашларыбызның исемлеген барлап-әзерләп биргән Нәфыйга Габдуллинага, барлык авылдашларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.
Бәйрәм хөрмәтенә матур концерт программасы оештырган Аблай авыл клубы мөдире Альмира Вәлиева, авыл китапханәсе мөдире Рәзифә Арсланова, җыр-моң, бию осталары да күңелебезне күтәрде.
Тыныч һәм матур көннәрнең кадерен белик, мондый сугышлар башкача бер дә кабатланмасын, күк йөзебез һәрвакыт тыныч булсын.

Нәҗибә Янгирова,
хезмәт ветераны.
хезмәт ветераны.
Похожие новости:
-
18.04.2015: Район яңалыклары
Күк йөзенең чиста зәңгәрлеге өчен хөрмәт һәм дан сезгә, ветераннар!
-
11.04.2015: Район яңалыклары
Йөрәкләргә сеңгән сугыш уты
-
04.04.2015: Район яңалыклары
Исемнәрен искә алабыз
-
19.03.2015: Район яңалыклары
Бер кем дә онытылып калмасын иде
-
14.03.2015: Район яңалыклары
Сугыш һәм тыл ветераннарына – юбилей медальләре