» » Оҗмахка тиң мондый авыл кайларда бар соң тагын...

Оҗмахка тиң мондый авыл кайларда бар соң тагын...

27-06-2015, 09:54 | Район яңалыклары | Просмотров: 618 | Комм.: 0
Оҗмахка тиң мондый авыл кайларда бар соң тагын...
Нәкъ Тукай язганча, тау башына салынгандыр безнең авыл, бер чишмә бар – якын безнең авылга ул... Аблай авылы – районыбызның иң гүзәл төбәкләренең берседер. Искиткеч бу авылның табигате! Чәрмәсән тугаенда урнашкан авылның тирә-ягына кошлар җыры тарала. Кеше бар нәрсәне онытырга мөмкин, әмма яланаяк таптап йөргән чирәмнәрен, чапкан печәннәрнең хуш исләрен оныта алмый ул...Таулар биеклекләре авылың өчен горурлык хисе тудыра, көмеш күлдә камышлар кыштырдавы күңелләрне тулыландыра. Җирдән күтәрелгән җылы пар туган йортыңда күпереп пешкән икмәк исен хәтерләтә. Һәркем туган ягының табигатен күңелендә саклап йөртә.
Аблай авылының халкы да инсафлы, кешелекле һәм кунакчыл. Мондагы хуҗабикәләр аш-суга бигрәк тә оста. Килеп керсәң, тәмле ризыгыннан авыз иттерми чыгарып җибәрми. Бу сыйфатлар аблайлыларның һәркайсына да хас. Ягымлылыгы, ачык йөзе, уңганлыгы-булганлыгы өчен аларны хөрмәт итмәгән кеше юк.
Оҗмахка тиң мондый авыл кайларда бар соң тагын...
Авылда халык матур итеп дөнья көтсен өчен барлык шартлар да тудырылган. Йорт саен диярлек газы-суы үткәрелгән, баганада балкып утлар яна. Ә былтыр биредәге халык өчен күптән көткән сөенечле хәл булды: Чишмә-Языково –Чакмагыш юлына асфальт җәелә башлады.
Хәзерге тынгысыз тормышта кеше бер-берсе белән бик аралашып бармый. Кесә телефоны, Интернет челтәре кешеләр арасында булган табигый дустанә мөнәсәбәтләрне берникадәр сүрелдерә төште. Шуңа карамастан, туган авылыннан чыккан кешеләр бер-берсен онытмый, туган авылы турында хәстәрлек күреп яши. Аблай авылы тугае кочагына сыенырга, аның табигатенә сокланып, балачак хатирәләренә кайтып, дус-ишләр, туганннар, якыннар белән күрешеп аралашу өчен 20 июнь көнне биредә “Саумысыз, авылдашлар” бәйрәме үткәрелде. Быел аеруча югары дәрәҗәдә оештырылган бәйрәмгә Аблай авылы халкын, аның тарихын зурлап һәм хөрмәтләп, республикабызның төрле төбәкләреннән генә түгел, хәтта Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәреннән абруйлы кунаклар килгән иде.

(Сайтка урнаштырылган әлеге мәкаләнең ахырын гәзитебезнең 71-72 санында укырга була)

Әзерләде: Лиана Ханмурзина.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: