» » Табибка ничек язылырга?

Табибка ничек язылырга?

6-08-2015, 12:43 | Район яңалыклары | Просмотров: 427 | Комм.: 0
Барыбыз да белүебезчә, 2014 елның гыйнвар аенда дәваханә табибларына алдан язылып бару өчен Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының контакт-үзәге булдырылды. Участок терапевты, педиатр, стоматолог, акушер-гинекологка махсу телефон аша шалтыратып язылып була, дигән мәгълүматны гәзитебез битләрендә язып чыккан идек инде. Ләкин соңгы арада бу мәсьәлә буенча редакциягә дәгъва белән шалтыратулар ешайды. Районыбызның өлкән яшьтәге апа-абыйлары табибка дәваханәнең регистратура телефонына шалтыратып язылуны хуп күрсә дә , аларга: “Вакытыбыз юк”, – дип җавап кайтаралар икән.
Хөрмәтле райондашлар! Дәваханә табибларына регистратура аша гына түгел, ә түбәндәге саннарны җыеп, яки, махсус сайтларга кереп, язылып була. Бик күп сораулар буенча, бу мәгълүматны тагын бер тапкыр бастырып чыгарабыз:
1. МТС, МЕГАФОН, БИЛАЙН операторларыннан 09383 номерына шалтыратырга (бушлай) һәм безнең район поликлиника коды – 960 саннарын җыю;
2. Үзәк дәваханә регистратурасына шәхсән үзегез килеп, яки 8-347-96 -3-51-50 саннарына шалтыратып язылу;
3. httpss//rb.k-vrachu.ru республика интернет порталы аша язылу;
https://www.gosuslugi.ru.; дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү федераль порталы аша язылу;
Doktor.ru сайтына кереп язылу;
Поликлинакада урнаштырылган инфоматлар аша язылу.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: