» » Матди байлыктан рухи байлык кыйммәтлерәк

Матди байлыктан рухи байлык кыйммәтлерәк

4-07-2015, 16:18 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 526 | Комм.: 0
Хөрмәтле гәзит укучы дусларыбыз!

Быел икенче яртыеллыкка матбугат басмаларына язылу 20 июльгә кадәр озайтылды, ягъни әлегә кадәр яраткан гәзит-журналлар белән дуслыгын дәвам итәргә онытканнарга моны эшләргә мөмкинлек бирелә. Төрле сәбәпләр белән “Игенче”сез торып калган абунәчеләргә дә ашыгырга киңәш итәбез: тугры дусларсыз әллә нинди зиннәтле йортларыгыз да шыксыз күренә торгандыр, ә район гәзите нәкъ шундый тугры дусларның иң якыныдыр да әле.

Икътисади кризислар тарихта килә дә, китә дә тора, ә менә күңелләрегезгә рухи кризис килеп кереп урнашып алмасын. Ул чакта әллә нинди матди байлыклар да һич кенә дә канәгатьләнү хисе тудырмас, үзегезне рухи яктан үтә ярлы тоеп яшәүдән арынырга тырышыгыз. Ә күңелләр боек булмаса, яшәү күпкә җиңелрәк, хәтта матди кыенлыкларны да җиңәргә көч табып була. Әнә, әни-әбиләребез, әти-бабайларыбыз хәтта иң дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында да, тоташ юклык кичерүгә карамастан, район гәзитен яздырып алдырып килгәннәр һәм якты киләчәккә, яхшы тормышка өметләнеп, явыз дошманны җиңеп, илебез иминлеген саклап калганнар. Киләсе елга 85 еллыгын билгеләүче “Игенче” дә, акыллы аксакал буларак, барлык райондашларыбызны да тик яхшылыкка өнди һәм аны алдырып уку үзен чын чакмагышлы дигән һәркемнең – җитәкчеме ул, эшкуармы, хаклы ялдагы ветеранмы, гади эшчеме – намус эше. Моңа кадәр төрле сәбәп яки сылтаулар белән гәзиткә язылуны суза килгәннәр хәзердән үк элемтә бүлекчәләренә, почтамтка, почтальоннарга мөрәҗәгать итәргә ашыксын иде.
Һәр елдагыча, 1 июльдән 31 августка кадәр “Русия почтасы” бик күп басмаларга киләсе елның беренче яртысына быел икенче яртыеллыктагы хаклар белән алдан яздыру үткәрә. “Игенче” һәм “Сакмагош саткылары” гәзитләре дә бу исемлектә бар һәм хөрмәтле дусларыбызны әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга чакырабыз. Белеүегезчә, икенче яртыеллыкта коммуналь хезмәтләргә тарифлар арта төште, 1 сентябрьдән башланачак төп язылу кампаниясендә дә хаклар сизелерлек күтәреләчәк, дип көтелә.
“Игенче”нең иң якын дусларына һәм андыйлар булырга теләүчеләргә күңелле яңалык: редакциягә килеп, яки аның хезмәткәрләрендә киләсе 2016 елга тоташ язылып куярга да мөмкин! Район үзәгендә яшәүчеләргә 1200 сумга, авыллардагыларга 1500 сумга төшәчәк шушы бүләгебезнең өстенлекле яклары элеккечә кала: тәртип саны һәм редакция печате куелган тоташ еллык язылу квитанцияләре — һәр ел үткәрелеп килүче абунәчеләр акциясендә өлешегезгә төшәсе саллы гына бүләкләр алу мөмкинлеге дә ул. Анда, белүегезчә, тере бозаулар, әтәчләр, көнкүреш техникасы, башка күп әйберләр булачак (авылларга кыйммәтрәк булуның сәбәбе – почта хезмәтләре өчен исәпләшергә кирәк булуда). Сезне эш көннәрендә эш сәгатьләрендә теләп хезмәтләндерергә шатбыз, шылтыратулар буенча йортларыгызга да килә алабыз. Әйдәгез, матди байлыктан рухи күтәренкелекне өстенрәк күрик!



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: