Бүләкләр сезне көтә, дуслар!
8-02-2015, 10:28 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 528 | Комм.: 0
1031 абунәченең өчтән бере төрле бүләк отты
Вәгъдә ителгәнчә, 3 февральдә редакциягә килеп яки аның хезмәткәр-ләрендә “Игенче” гәзитенә тоташ бер елга язылучылар арасында Абунәчеләр лотереясе үткәрелде. Бу көнне гәзитебезнең тугры дуслары, редакция бинасына килеп, әлеге отыш уеннарында катнашты.
Быел призлар фонды бик мул булды. Редакциягә килеп тоташ бер елга язылучылар 1031 кеше булса, алар арасында нәкъ 300 кешегә бүләк әзерләп куйган идек. Әйтергә кирәк, бүләкләр былтыргыдан күбрәк һәм затлырак җыелган иде (иганәче дуслар бүләге, әлбәттә).
Тәүдә “Игенче” гәзите мөхәррире Фәнис Фидан улы Әмирханов килүчеләрне үткән бәйрәмнәр белән котлап, матур теләкләр җиткерде. Аннары лотерея уйнату комиссиясе төзелде. Аның составына редакция хезмәткәрләре Рәшит Вахитов (комиссия рәисе), Рәзилә Арсланова, Рәсимә Мөхәммәдиева һәм шулай ук абунәчеләр – хезмәт ветераннары Зөфәр Зиннәтуллин белән Рәйхана Гыйлемханова да керде. Алар уен барышында тамашага килүчеләрнең күз алдында берәм-берәм саннар игълан итеп, отышка чыккан төрле бүләкләрне ияләренә тапшырып тордылар. Бу көнне күпләргә бәхет елмайды. Өлешенә төшкән көмеше дигәндәй, ике үгез бозауның беренчесе 645 санына – Чакмагышның Луговая урамында яшәүче Мамлиевларга чыкты. Икенчесенә – 1180 санлысы – Караталдан Хәбибрахмановлар ия булды. Үгезләрдән кала кыйммәтле бүләк планшет иде. Бу заман техникасын 382 санлы квитанция хуҗасы, Чакмагышның Трактор урамында яшәүче хезмәт ветераны Факия апа Садыйкова отты. “Редакция хезмәткәрләренә зур рәхмәт, халыкка гел игелекләр кылып кына яшиләр. Исән-сау булсыннар, эшләрегез гел уңышлы барсын! Мин үзем район гәзитен бик күп еллардан бирле алдырам. Былтыр да “Игенче”гә беренчеләрдән булып бер елга язылган идем, менә, күреп торасыз, бүләкле булдым“, – ди шатланып. Комиссия әгъзалары тугры абунәчебезне ихлас күңелдән шушы отышы белән котлап, бүләкне тапшырды. Чакмагыштан Ләйсән Низамова белән Җәвит Хәбибуллин кесә телефоннары, З.Сәлихова (Гагарин урамы) автомагнитола, Гөлфия Камалова (Кыска урам) электр чәйнүге отты. Кыскасы, тамаша кылырга килүче байтак кеше бу көнне редакциядән төрле бүләк алып китте. Күңелле чарада төрле әйбер отучыларны шушы шатлыклары белән чын күңелдән тәбриклибез. Бу яхшы кәеф ел буена дәвам итсен, көч-куәт өстәсен. Ә район гәзите сезнең йортларыгызга гел куанычлы хәбәрләр генә китереп торсын.
Әзерләде: Рәшит Вахитов.
Похожие новости:
-
05.02.2015: Район яңалыклары
Җыр-моң булып яши күңелдә
-
15.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Иң яхшы матбугат хезмәткәрләре – безнең арада
-
27.12.2014: Район яңалыклары
Халыкка хезмәт итәләр
-
18.12.2014: Спорт
Хоккей ярышлары башланды
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Вакыт бетә, ашыгыгыз!