» » Районда ниләр бар

Районда ниләр бар

22-10-2016, 09:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 312 | Комм.: 0
Яңа Коты мәдәният йорты бинасының фасады металл сайдинг белән тышлана. Бу күләмле эшне җаваплылыгы чикләнгән “Арм-Строй” җәмгыяте эшчеләре башкара. Стеналардан иске тышлау материаллары алынып, сайдингка кагу өчен рәшәткә тезелде. Ремонт эшләрен октябрь азагына тәмамлау планлаштырыла.
* * *
Соңгы арада мәгариф учреждениеләре “Vega” сенсорлы мәгълүмат киоскларын ешрак урнаштыра. Чакмагыш гимназиясе дә, заман белән бергә атлап, яңа технологияләрне кыю кулланучы, югары дәрәҗәле матди-техник базага ия уку йортларының берсе буларак билгеле. Күптән түгел анда “Киоск-365: Мәктәп” программалы “Vega T22” сенсорлы киоскын урнаштырылды һәм ул тиз арада мәктәпнең укыту-тәрбия бирү процессында тулы хокуклы белем бирү чарасы булып китте. Бу интерактив терминал гимназиянең иҗтимагый тормышы, уку йортының казанышлары, укытучылар коллективы турындагы яңалыклар ресурсы буларак кулланыла. Аның ярдәмендә шулай ук дәресләр һәм өстәмә белем бирү буенча занятиеләр турында мәгълумат алырга була.
* * *
Имәнлекул авыл китапханәсендә “Мультфильм карыйбыз – китап укыйбыз” дип исемләнгән татар милли мультфильмнары көне үтте. Алар кечкенә тамашачыларга халыкның милли мәдәниятен һәм туган тел үзенчәлекләрен визуаль образлар, халык шагыйрьләре һәм һәм язучы-композиторларның иң яхшы әдәби, җыр һәм музыка әсәрләре аша тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Бу көнне китапханәгә 5-7 яшьлек иң кечкенә китап укучылар чакырылды. Китапханәче А.Камалова балаларны “Татмультфильм” киностудиясенең ничек оештырылуы, тәүге мульфильмнарның ничек төшерелүе турында сөйләгәннән соң, кечкенә тамашачылар бик яратып “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кисекбаш”, “Кәҗә белән Сарык”, “Сертотмас үрдәк” анимацион фильмнарын бик кызыксынып карадылар.
* * *
Республика көнен билгеләү һәм туган тел белән әдәбият атналыгы чикләрендә Аблай авылы китапханәсендә М.Кәримнең “Озын-озак балачак” китабы буенча конференция үтте. Әдипнең юбилее билгеләнгәндә оештырылган бу чарада 5-6 сыйныф укучылары катнашты. Алар өчен “Тормышы аның кайнар учак кебек” дип исемләнгән китап күргәзмәсе, язучының гомер һәм иҗат юлын тасвирлаган презентация әзерләнде. Чара барышында “Озын-озак балачак” әсәре буенча төшерелгән фильмны карау оештырылды. Конференцияне китапханәче Рәзифә Арсланова әзерләп үткәрде.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: