» » Район яңалыклары

Район яңалыклары

29-03-2016, 10:23 | Район яңалыклары | Просмотров: 356 | Комм.: 0
Үткән атнада Рапат урта мәктәбендә мәктәп директорларының район семинары үтте. Мәктәп фойесында бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап укучыларның кул эшләренең күргәзмәсе оештырылды. Аның дәвамында мәктәп педагоглары Г.Ә. Хөсәенова БДИ-га әзерләнү буенча психологик тренинг, З.М.Биктимерова “Серле каләм”, В.Т.Шәрифуллина “Актерлык осталыгы”, Ф.Р.Әхмәдуллина “Биюләр ритмикасы”, Р.У. Хәбибуллина “Әкияттә кунакта”, Р.Х.Ишморатова “Халык иҗаты” темасына, балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре белән инглиз теле буенча дәрестән тыш чара үткәрде. Алар башкаларның тәҗрибәсен күрергә, нинди дә булса яңалыклар үзләштерергә мөмкинлек бирде. Семинарда катнашучылар мәктәп музеенда булып, ветеран укытучы К.Г.Мурасов аларны музейның төзелү тарихы белән таныштырды. Артабан семинарда мәктәп кунаклары игътибарына сыйныфтан тыш чара – мәктәптәге класстан тыш эшчәнлекне, төрле түгәрәкләр, спорт секцияләрендәге күнекмә-занятиеләрне чагылдырган “Безнең мәктәп – бәхетле балачак мәктәбе” документаль фильмы тәкъдим ителде. Семинарда катнашучылар мәктәп коллективы эшчәнлегенә югары бәһа бирде.
* * *

19 мартта Чакмагыш һөнәрчелек лицеенда ир-егетләр командалары арасында волейбол буенча турнир үтте. Ул уку йортының беренче директоры, 1963-1967 елларда биредә җитәкче булган Бөек Ватан сугышының көрәш яланнарында илебез азатлыгы өчен көрәшеп батырлык һәм каһарманлык өчен байтак орденнарга лаек булган Миңнегали Нургали улы Мамлиевның якты истәлегенә багышлап үткәрелде. Ул җитәкчелек иткән елларда шул замандагы 9-нчы СПТУның (хәзерге 85 санлы һөнәрчелек лицееның) биналары төзелеп, кулланылышка тапшырылган.
Ярыш нәтиҗәләре буенча иң җитез-осталары булып Калмашбаш командасы танылды. Чакмагышлылар – икенче, юмашлылар – өченче, имәнлекуллылар – дүртенче, искекалмашлылар – бишенче, лицей командасы алтынчы урынга чыкты. Җиңүче командаларга кубоклар, Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, призерларга – Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
* * *

РФ Финанс министрлыгының “Русия Федерациясендә финанс белем бирүне үстерү һәм халыкның финанс өлкәсендәге белем дәрәҗәсен үстерүгә булышлык итү” проекты чикләрендә 10-18 мартта Чакмагыш гимназиясендә II гомумрусия яшьләр һәм балалар өчен финанс белеме бирү атналыгы үтте. Бу көннәрдә байтак чаралар үткәрелде.
Атнда дәвамында укучылар тематик лекцияләр һәм практикумнарда, класс сәгатьләрендә, иҗади эшләр конкурсларында, иҗади проектлар һәм уен-викториналарда катнаштылар. Бу чараларга икътисади белемгә ия булган белгечләр чакырылды. Уен һәм әңгәмә процессында чараларда катнашучылар төп финанс төшенчәләре һәм финанс тәртибе принциплары белән таныштылар, үзләренең финанс хокуклары турында күбрәк мәгълүмат үзләштерде. Ул чараларда гимназиянең барлык укучылары катнашты.
* * *

14 марттан 18нә кадәр район үзәк китапханәсенең уку залында “Электрон презентацияләрне төзү” темасына компьютерда эшләү буенча белем арттыру мәктәбенең чираттагы занятиесе үтте. Ул 85 санлы һөнәрчелек лицее укучылары өчен оештырылды. Аның барышында студентлар «Microsoft Power Point» программасы ярдәмендә уку процессында үзләренә кирәкле булган электрон презентация-ләр эшләргә һәм аларны кулланырга өйрәнделәр. Укучылар рәсем-сүрәтләр, көйләр, видео, таблицалар һәм башка чагу спецэффектлар кулланып эшләп, программаны үзләштерделәр.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: