» » Район яңалыклары

Район яңалыклары

22-10-2015, 10:39 | Район яңалыклары | Просмотров: 496 | Комм.: 0
Наркомания, тәмәке тарту һәм эчкечелекне профилактикалау айлыгы кысаларында район мәдәният йортының конференцияләр залында «түгәрәк өстәл» оештырылды. Анда авыл Советы авыл биләмәләренең яшьләр эшләре буенча белгечләре, мәктәпләрнең педагог-психологлары, социаль педагоглар, югары сыйныф укучыларысоветы вәкилләре, яшьләр советы рәисе Айгөл Нәбиева, «Яшьләр гвардиясе» оешмасы җитәкчесе урынбасары Лилия Гәрәева катнашты.
«Түгәрәк өстәл» артында актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе Руслан Бикмөхәммәтов наркоманияны антисоциаль күренеш буларак сурәтләде. Район үзәк дәваханәсе баш табибы урынбасары Урал Ирназаров, табиб-нарколог Рөстәм Сөндеков үсмерләрдә наркотикларга карата тискәре караш уяту ысуллары һәм аларны кабул итү нәтиҗәләре турында сөйләде. Иске Калмаш авыл мәчете имам-хатыйбы тормыш кыйммәтләренә уңай караш тәрбияләү фикерен җиткерде. Район прокуроры ярдәмчесе Елена Викторова наркотикларга каршы законнар өлкәсендә белемнәрен арттырды. Ахырда «түгәрәк өстәл»не алып баручы – яшьләр үзәгенең социаль педагогы Ләйсән Хакова “Наркотиклар турында хакыйкать” фильмын тәкъдим итте.
* * *
Районыбызда күпләргә үрнәк булырдай күркәм гаиләләр бихисап. Иске Бәшир авылында яшәүче Низаметдиновлар гаиләсе авылдашларының тирән хөрмәтенә лаек. Фәһим Әмир улы белән Рәйлә Габи кызы шушы көннәрдә гаилә коруларының бриллиант юбилеен билгеләде. Аларны тәбрикләргә Уфа шәһәренең Октябрьский районы хакимияте башлыгы А.Сопин килде. Ул Низаметдиновлар гаиләсенә республика башлыгы исеменнән Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
* * *
Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсендә Республика көненә багышлап авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе үтте. Авыл халкы мәдәният йорты алдында оештырылган ярминкәгә төрле камыр ашлары, яшелчә-җимешләр, сөт һәм бал ризыклары алып чыкты. Биредә шулай ук “Бакчачыга киңәшләр” китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.
* * *
“Мин тормышны сайлыйм!” – шундый лозунг белән Рапат авыл Советы авыл биләмәсендә наркомания, эчкечелек һәм тәмәке тартуга каршы чара үткәрелде. Анда авылның имам-хатыйбы Марат Ильясов, яшьләр эшләре буенча белгеч Фәридә Гыйззәтуллина катнашты. Чарада эчкечелек, наркомания һәм тәмәке тартуның үсеп килүче организмга нинди зыян китерүе һәм укучыларда кече яшьтән үк сәламәт тормыш алып баруга омтылыш тәрбияләү турында сүз барды.
Шушы теманы ачыкларга юнәлтелгән сыйныф сәгатьләре Сыйрышбаш тулы булмаган һәм Тозлыкуш тулы урта мәктәпләрендә дә үткәрелде. Аларны яшьләр үзәгенең социаль педагогы Ләйсән Хакова алып барды. Ул укучылар белән “Пирамида” уенын үткәрде. Чара барышында укучылар игътибарына шулай ук “Наркотиклар турында хакыйкать” фильмы тәкъдим ителде.
* * *
Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе китапханәсендә билгеле язучы Җәүдәт Дәрзамановның тууына 70 ел тулуга багышланган әдәби кичә үткәрелде. 6-7 сыйныф укучылары язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, шигырьләрен укыды.

Әзерләде: Лиана Ханмурзина.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: