» » Наркотикларга каршы җитди көрәш алып барыла

Наркотикларга каршы җитди көрәш алып барыла

8-10-2015, 10:30 | Район яңалыклары | Просмотров: 465 | Комм.: 0
Наркотикларга каршы җитди көрәш алып барыла
2 октябрь көнне муниципаль район хакимиятенең кече актлар залында Наркотикларның законсыз әйләнеше һәм аларга каршы көрәш буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Анда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков, наркотикларның законсыз әйләнеше һәм аларга каршы көрәш буенча комиссия сәркәтибе Светлана Шакирова, үзәк дәваханәнең баш табибы Салават Гыйззәтуллин, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе Руслан Бикмөхәммәтов, комитетның әйдәүче белгече Рим Хуҗин, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Эльвира Газизова, кулланучылар җәмгыяте рәисе Рәиф Сибатов, район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Радик Саяхов, авыл Советы авыл биләмәләре хакимияте башлыклары катнашты.
Русиянең Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча федераль хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең Октябрьский шәһәререндәге бүлеге начальнигы Иринарий Мерзликин агымдагы елның 9 аенда Чакмагыш районында наркотикларның законсыз әйләнеше һәм аларга каршы көрәш буенча башкарылган эшләргә күзәтчелек ясады.
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Радик Саяхов район биләмәсендә агымдагы елның май- сентябрь айларында үткәрелгән “Мәк” операциясе турында хисап тотты. Ул 3 җинаять эше ачылып, дүрт хокук бозучы административ җәзага тарттырылуы турында мәгълүмат җиткерде. Гыйнварда районның бер гражданинында әфьюнлы синтетик матдәләр табылып, аңа җинаять эше ачылган. Суд карары буенча, наркотик матдәләр саклаучы өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Район авылларының берсендә ихатада учак ягып, анда наркотик матдәләр кайнатучылар да тиз арада ачыкланып, җинаять җаваплылыгына тарттырыла. Радик Вазыйх улы шулай ук бакчаларында җитен үстерүчеләр турында да әйтеп, аларны нинди җәза көтүе турында җентекле аңлатты.
Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәвилә Хөсәенова, Яңа Балтач авыл Советы хакимияте башлыгы Вазыйх Ихсанов, Юмаш авыл Советы хакимияте башлыгы Елена Семенова агымдагы елның май-июль айларында үз биләмәләрендә “Мәк” операциясе барышы турында сөйләде.
Район үзәк дәваханәсенең наркологик кабинетында исәптә торучылар белән урыннарда нинди профилактика эшләре алып барылуы турында Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Радик Тимерханов, Тайняш авыл Советы хакимияте башлыгы Хәлил Исхаков, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зөлфия Камалова, Чакмагыш авыл Советы биләмәсе башлыгы Айдар Гайсин чыгыш ясады. Наркотикларга каршы көрәш темасына баннерлар һәм аноним хат тартмалары урнаштыру мәсьәләсе буенча Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Алмаз Аллаяров, Рапат авыл Советы хакимияте башлыгы Фаил Ишморатов, Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Редик Хәкимов, Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәфис Мөхияров үз фикерләре белән уртаклашты.
2015 елның беренче яртыеллыгында Идел буе федераль округында наркотик-
ларга каршы көрәш буенча кабул ителгән законнар үтәлешенең прокурор күзәтчелеге нәтиҗәләре турында наркотикларның законсыз әйләнеше һәм аларга каршы көрәш буенча комиссия сәркатибе Светлана Шакирова сөйләде.
Муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе Руслан Бикмөхәммәтов комиссия вәкилләренә агымдагы елның октябрь аенда районда наркомания, тәмәке тарту һәм алкоголизмга каршы айлык үткәрелүе турында мәгълүмат җиткерде. Ул айлык барышында үткәреләчәк чараларда профилактика субъектларын актив катнашырга чакырды. Комиссия утырышында тәкъдим ителгән җиде мәсьәләне хәл итү өчен эшлекле тәкъдимнәр әйтелеп, тиешле карарлар кабул ителде.

Әзерләде: Лиана Ханмурзина.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: