» » Наркотикларга каршы бергәләп көрәшәбез

Наркотикларга каршы бергәләп көрәшәбез

14-07-2015, 10:30 | Кеше һәм хокук | Просмотров: 572 | Комм.: 0
Наркотикларга каршы бергәләп көрәшәбез
Башкортстан Республикасында балалар - яшүсмерләр өчен “Яшь спецназчы” хәрби-спорт лагерьлары оештыру эше үсешә бара. Безнең районда шундый беренче лагерь 2008 елда оешкан иде. 2015 елда Игенче авылы янәшәсендәге акланда “Яшь спецназчы” профильле палаткалар лагере 30 үсмер малай һәм кызны үзенә җыйды.

10 июльдә анда Русиянең Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең Октябрьский шәһәрендәге бүлегенең өлкән оперуполномоченные, полиция майоры Эльвира Фәрвәҗ кызы Морзакаева булып китте. Лагерьда тәрбияләнүчеләр белән әңгәмәләшеп, аларга республикабызның шәһәр һәм районнарында эшләп килгән мондый лагерьларның максатларын һәм бурычларын аңлатты ул.
Артабан “Яшь спецназчы” һәм “Акчарлак” балаларның җәйге ял лагерендә ял итүче балалар өчен берлектәге “Наркотикларга каршы бергәләшеп көрәшәбез” акциясе үткәрелде. Эльвира Морзакаева балаларга наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш орган-нарының эшчәнлеге, наркополиция хезмәткәрләренең җиңел булмаган җаваплы хезмәте турында мавыктыргыч итеп сөйләде, сорауларга җавап бирде. Артабан Октябрьский шәһәрендәге “Яшь спецназчы” клубында тәрбияләнүчеләр төрле көрәш элементлары күрсәтте.
“Акчарлак” җәйге савыктыру лагереның икенче сменасында Мисыр студенты Мөхәмәд Фәүзи вожатый булып эшли. Ул коммерцияле булмаган халыкара яшьләр оешмасы AIESEC әгъзасы булып тора һәм “Sunshine” халыкара балалар лагере” проектын тормышка ашыруда катнаша. Чара барышында ул үзе яшәгән илдә дә наркомания проблемалары булуы, дәүләт җитәкчелегенең моңа каршы ныклап көрәш җәелдерүе турында сөйләде, балаларны сәламәт яшәү рәвешен тайпылышсыз үтәргә чакырды.
Әлеге чара “Үзең хәл ит” (“Решай сам”) фильмын бергәләп карау белән тәмамланды. Аны муниципаль район хакимиятенең Наркотикларның законсыз таралуына каршы көрәш буенча комиссия сәркәтибе Светлана Фларис кызы Шакирова алып барды.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: