Яшьләр фән, иҗат, сәламәтлекне сайлый!
28-05-2015, 11:38 | Район яңалыклары | Просмотров: 536 | Комм.: 0
22 майда Уфа дәүләт авиация-техник университетында “Яшьләр фән, иҗат, сәламәтлекне сайлый!” дип аталган гомумреспублика яшьләр фәнни форумы үтте. Аның максаты – яшьләрне социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә кызыксындыру һәм тоташ республикада, шулай ук һәр муниципаль берләшмәләрдә, мәгариф учреждениеләрендә волонтерлык хәрәкәтен үстерү.
Чарада катнашучыларны УДАТУ ректоры вазифасын башкаручы Н.К. Криони, Русиянең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча федераль хезмәтенең Баш-кортстан буенча идарәлеге начальнигы А.В. Митюков, БР Мәгариф министры урынбасары Г.В. Горбунов, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисенең мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча урынбасары Ирек Зарипов һәм БР Фәннәр академиясенең Гуманитар тикшеренүләр институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Д.М. Абдрахманов сәламләде.
Пленар утырышта наркоманияне һәм аңа бәйле җинаятьчелекне профилактикалау өлкәсендә Бөтенрусия фәнни һәм студент эшләре олимпиадасының республика турында җиңүчеләр чыгыш ясады. Алар арасында райондашыбыз, УДАТУның икенче курсы студенткасы Лариса Шакирова да бар иде, ул әлеге юнәлештә безнең райондагы волонтерлар хәрәкәте турында җентекле хезмәт әзерләгән. Форумда шулай ук наркотикларга каршы олимпиадада җиңүче мәктәп укучылары да бүләкләнде. Райондашларыбыз — УДАТУ студенткасы Лариса Радамис кызы Шакирова һәм Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары Лениза Шакирова белән Гөлназ Зарипованың да (фәнни җитәкчеләре С.Ф. Шакирова һәм Г.З. Фазлыева) әлеге форумда бүләкләнелүе бездә әлеге эшчәнлекнең яхшы оештырылуын ачык дәлилли.
Форумның икенче өлеше секция утырышлары формасында үтте. Чара “Родина” кинотеатры залында “Легалка. net” фильмын карап, бергәләп тикшерү белән тәмамланды.
Похожие новости:
-
11.04.2015: Котлаулар
Котлыйбыз
-
02.04.2015: Район яңалыклары
Районыбызда “Яшьләр гвардиясе” оешмасы барлыкка килде
-
12.03.2015: Район яңалыклары
27 яшендә үк – техник фәннәр кандидаты!
-
07.02.2015: Җәмгыять тормышы
Көрчеккә каршы – бергәләп!
-
15.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Иң яхшы матбугат хезмәткәрләре – безнең арада