» » “Мәк – 2015” операциясе бара

“Мәк – 2015” операциясе бара

27-06-2015, 09:33 | Район яңалыклары | Просмотров: 467 | Комм.: 0
21 майдан республикабызда “Мәк – 2015” ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясе бара, ул октябрь азагынача дәвам итәчәк. Әлеге чара составына наркотиклы мәтдәләр булган үсемлекләр игүне ачыклау, аңа бәйле җинаятьләрне искәртү һәм кылынганнарын ачу максатын күз уңында тота. Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча федераль хезмәтнең Башкортстандагы идарәлеге белән беррәттән, операциядә Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге, Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, республика томожнясы, Эчке эшләр министрлыгының транспорттагы линия идарәлеге, Башкортстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Русия Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Башкортстандагы идарәлеге, шулай ук муниципаль идарәлеге органнары вәкилләре дә әлеге чараны үткәрүгә җәлеп ителәчәк. Берлектәге эшчәнлекне җайга салу максатында республика наркоконтроль идарәлеге базасында махсус штаб төзелде. Быел апрельдә үткән аның беренче утырышында игътибар ныклап юнәлтелгән төп проблемалар һәм юнәлешләр билгеләнде.
Ел саен үткәрелә килгән әлеге операциянең уңай нәтиҗә-ләре бар. Әйтик, “Мәк–2014” операциясе барышында республика наркоконтрольчеләре тарафыннан законсыз әйләнештән 200 килограммнан артык наркотиклар тартып алынган, 181 гектар мәйданда наркотиклы үсемлекләр 81 урында юк ителгән. Юк ителгән кыргый киндераш (дикорастущая конопля) үсентеләренең гомум күләме 495 тонна тәшкил итә.
Шунысын да онытып җибәрмик, Русия Федерациясенең Җинаятьләр кодексында наркотиклы үсемлекләрне законсыз игү очраклары ачыкланганда, штраф санкцияләреннән алып иректән мәхрүм итүгәчә җинаять җаваплылыгы каралган. Моннан тыш, үз вакытында ачыклап, мондый үсемлекләрне юк итү чарасын күрмәгән юридик һәм физик шәхесләргә дә мондый җаваплылык йөкләтелә ала. Шуңа күрә быел “Мәк” операциясе барышында профилактика чараларына зур игътибар бүленәчәк, бу чүп үләннәренә каршы химик утау үткәрүдән алып, йорт хуҗаларының бакча буйларында, бакча артларында кыргый үсентеләрне чабып ташлауларына һәм юк итүләренә кадәр тикшерүне үз эченә алачак.
Кыргый киндераш һәм мәк үсентеләре баскан урыннар, аларны законсыз игүчеләр, наркотиклы матдәләр җитештерү һәм сату очраклары турында хәбәрдар булган граждан-
нар бу турыда гомумреспублика күләмендә түлүсез эшләүче 8-800-347-20-30 санлы “Ышаныч телефоны”на хәбәр итәргә тиеш. Шылтыратучының исеме аталмавы гарантияләнә.

Русиянең наркотикларга каршы көрәш
буенча хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: