“Акчарлак” янә балалар өчен ишекләрен ачты
11-06-2015, 12:10 | Район яңалыклары | Просмотров: 474 | Комм.: 0
Балалар зарыгып көткән җәйге каникул көннәре башланып та китте. Һәр ата-ана өч ай дәвамында балаларының фәһемле һәм кызыклы итеп ял итүен тели. Муниципаль район хакимияте мәгариф бүлеге белән берлектә бу юнәлештә махсус карар кабул итеп, шәхси программа эшләде. Балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру – районыбыздагы социаль сәясәтнең өс-тенлекле юнәлешләрнең берсе. Балаларның җәйге ялын имин һәм файдалы итеп үткәрү – урындагы хакимиятнең игътибар үзәгендә торган мәсьәлә. 7 июнь көнне “Акчарлак” җәйге балаларны сәламәтләндерү лагеренә 120 бала килеп урнашты. “Мастерлар республикасы” дип аталган бу беренче сме-нага ял итәргә район үзәгеннән генә түгел, Уфа, Дүртөйле шәһәрләреннән, Кушнаренко һәм башка районнардан килделәр. Алар арасында районыбызның төрле оешма-учреждениеләрендә хезмәт салучыларның балалары, матди яктан аз тәэмин ителгән, социаль яктан якланмаган һәм опека орган-нары ярдәме белән ял итәргә җибәрелгән балалар да бар.
Белүебезчә, быел “Акчарлак” лагере бөтен-русия “SanShine” проектында катнаша. Аның төп максаты – балаларны инглиз телендә ирекле сөйләшергә өйрәтү һәм кросс-мәдәни интеллектны арттыру. 7 июнь көнне “AIESEC” бөтенрусия яшьләр проекты вәкилләре белән без дә танышып кайттык. Проектны тормышка ашыру максатында ял итү лагеренә Мисырдан студентлар Мөхәммәт Фәйзи, Әхмәт Хәммад белән Һиндстаннан Дензел Александр килгән. Күрүебезчә, алар балалар белән бик тиз уртак тел тапкан. Тәрҗемәче ярдәмендә аралашсалар да, балалар аларны инде үз итеп өлгергән. Әйтергә кирәк, инглиз телендә аралашу вакытында балалар аны тиз отып ала һәм яхшы үзләштерә. Чит ил кунаклары ял итүчеләр белән шулай ук баскетбол, футбол кебек спорт төрләре белән шөгыльләнә. Җылы яктан килүчеләр көннәрнең суык торуына да әкренләп өйрәнеп килә.
“Акчарлак” җәйге балаларны сәламәтлән-дерү лагерында инде берничә буын балалары үсте. Ел саен аның базасы ныгытыла, заманча төс ала. Лагерьның ишекләре барлык балалар өчен дә ачык. Шул ук вакытта ятимнәргә, күп балалы, аз тәэмин ителгән, тулы булмаган һәм опекага алынган гаиләләрдә тәрбияләнүче, профилактик исәптә торучы балаларга өстенлек бирелә.
Беренче смена вакытында балалар төрле мавыктыргыч чараларда катнашачак. Уеннар һәм конкурсларны баш тәрбияче Ләйсән Ревил кызы Әхмәдуллина, вожатыйлар Илфира Вахитова, Розалия Сираева, Гөлшат Исламгалиева, Диана Камилҗанова, Алсу Латыйпова, Дилбәр Хаҗиева, Радик Әхмәров, Эльнара Исхакова, йөзү буенча инструктор Денис Мансуров, физик культура буенча инструктор Илмир Гатауллин, бию түгәрәге җитәкчесе Руслан Сәләхов, баш тәрбияче ярдәмчесе Эльвина Насыйбуллина, музыкаль җитәкче Сөмбел Котдусова, мәдәни түгәрәк җитәкчесе Дарья Кинҗәкәева үткәрә һәм һәрвакыт балаларга күз-колак булып тора. Медицина хезмәткәре Ирина Хәсәнова балаларның сәламәтлекләре сагында то-ра. Пешекчеләр Әсма Исхакова, Гүзәл Дәүләтова, Фируза Сәмигуллина, Лиана Гомәрова, Айгөл Иргалиева балаларны көненә алты тапкыр файдалы ризыклар белән тәэмин итә. “Акчарлак” җәйге балаларны сәламәтләндерү лагере балаларның санитар һәм эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатында тиешле инструкцияләрне үткән кадрлар белән тулыландырылды. Лагерь территориясе чистартылды, зарарлы бөҗәкләрне юк итү буенча барлык чаралар да күрелде. “Бездә балаларның ялын, сә-ламәтләндерүен оештыру формалары күп төрле. Аларның һәммәсенә дә 120 баланы тулысынча җәлеп итү мөмкинлеген бирәбез”, – диде лагерь директоры Эдуард Ильяс улы Каррамов. Без киткәндә балалар шау-гөр килеп “Дан минуты” конкурсына әзерлә-неп калды. Алда аларны әле төрле яклап тулыландырылган, кызыклы, фәһемле һәм мавыктыргыч көннәр көтә!
Әзерләде: Лиана Ханмурзина.
Похожие новости:
-
06.06.2015: Район яңалыклары
Алар барысы да безнеке...
-
04.06.2015: Район яңалыклары
Тормышыбыз яме, яшәвебез тәме...
-
30.04.2015: Район яңалыклары
“Библиотөн –2015” бездә ничек үтте?
-
05.03.2015: Район яңалыклары
Олы йөрәкле ата-аналар җыелышы
-
24.01.2015: Район яңалыклары
Район яңалыклары