Алар барысы да безнеке...
6-06-2015, 10:27 | Район яңалыклары | Просмотров: 533 | Комм.: 0
Язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларның күңеле яралы. Аларның карашларында ук моңсулык ярылып ята. Йөзләрендә нәрсәдәндер курку чагылган сыман. Ләкин алар да башкалар кебек үк бәхетле булырга хаклы кешеләр бит. Тик, ни сәбәпледер, алар әти-әниле булудан мәхрүм ителгән. Аларның башларыннан сыйпап, хәерле төн теләп, әкиятләр сөйли-сөйли йоклатучы, тәмле ризык әзерләп кыстый-кыстый ашатучы әниләре, салкын язмыш җилләреннән саклаучы, яклаучы әтиләре юк. Бу балаларның күңелләре китек. Өс-башлары бөтен, тамаклары тук булса да, алар җылы сүздән мәхрүм. Гаилә учагының җылысын бернинди балалар йорты да, приют та алыштыра алмый инде. Безнең район приютында мәктәпкәчә яшьтән алып 17 яшькә кадәрге 30 бала тәрбияләнә. Аларның һәркайсы зарыгып әниләрен көтә. Әниләренең җылы кочагына сыену – аларның иң зур хыялы.
1 июнь – балаларны яклау көнендә шушы балаларның күңелендә бераз шатлык очкыны кабызу максаты белән бирегә Уфа шәһәренең “Балаларга юл” ярдәм итү фонды волонтерлары килде. Балалар да аларны сагынып көтеп алды. Чөнки 2014 елның сентябрендә үткән күңелле очрашу алар күңелендә якты хатирә булып уелып калган иде. Әти-әни назыннан мәхрүм калган балаларның язмышына битараф булмаган волонтерлар арасында Руслан Бикбулатов, Илнара Бикбулатова, Анастасия Воякина, Ирина Наумчик, Олеся Иркәбаева, Айгөл Моратова, Виктория Вирич, Ольга Зверева, Элина Әхмәдиева һәм Камил Сираҗетдинов бар иде. Балалар кунакларны күтәренке кәеф һәм матур концерт программасы белән каршы алды. “Хыял лабораториясе” профессоры Камил Сираҗетдинов балаларга бер сәгатьлек мавыктыргыч шоу әзерләп килгән иде. Ул балаларга аеруча хуш килгән төрле физик һәм химик экспериментлар үткәрде: эссе җәйне дә салкын кар бөртекләре һәм янар тау барлыкка китерде, суны кара төскә кертеп, таблеткалардан еланнар ясады. Бу могҗизалар белән генә тәмамланмады әле, Камил Сираҗетдинов балаларга башка экспериментлар үткәреп тә аларны хәйран калдырды. Тикшерүләрдә балалар актив катнашты, беркем дә читтә калмады. Аннары балалар кунаклар белән бергәләп табигать кочагында ял итте. Волонтерлар алып килгән тәм-томнар белән сыйланып, алар яңа уенчыклар белән рәхәтләнеп күңел ачты.
Әлеге шәфкатьлелек чарасында республиканың “Яшь гвардия” оешмасының урындагы бүлеге җитәкчесе Илдус Шәйдуллин, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе Руслан Бикмөхәммәтов, оешма активисты, беренче урта мәктәпнең инглиз теле укытучысы Эльвина Нурисламова да катнашты. Алар балаларга матди һәм әхлакый ярдәм кулы сузды.
Балаларның җәйге ялын оештыру турында приют директоры Зөлфия Касыйм кызы берничә сүз әйтеп үтте. “Бездә тәрбияләнүче сабыйлар җәйге ялын күңелле һәм файдалы үткәрәчәк. Аларга “Акчарлак” җәйге балаларны сәламәтләндерү лагере, Уфа шәһәренең “Алкино” санаториенда ял итү мөмкинлеге тудырыла. Җәй айларында шулай ук балалар сабантуйлары үткәрәбез, вакытны елга буйларында фәһемле итеп үткәрү өчен программалар өстендә җитди эш алып барабыз. Балалар өчен бездә велосипедлар, роликлар, спорт инвентаре бар – алар сәламәт һәм бар яклап та үсеш алган шәхесләр булып буйга җитсен өчен биредә барлык шартлар да тудырылган”, – диде ул.
Чит балалар булмый, диләр. Алар барысы да безнеке. Сабыйларның язмышы өчен дәүләт кенә түгел, гомумән, барлык җәмгыять һәм һәрберебез җаваплы. Балалар һәм үсмерләр өчен тәгаенләнгән социаль приютта эшләгән хезмәткәрләрнең һәрберсе моны аңлап хезмәт сала. Язмыш тарафыннан кыерсытылган, бер гөнаһсыз сабыйлар янына ешрак кунакка йөрик. Алар һәркайсыбызны зарыгып һәм сагынып көтеп ала...
Әзерләде: Лиана Ханмурзина.
Похожие новости:
-
04.06.2015: Район яңалыклары
Тормышыбыз яме, яшәвебез тәме...
-
04.06.2015: Район яңалыклары
Тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез
-
30.04.2015: Район яңалыклары
“Библиотөн –2015” бездә ничек үтте?
-
05.03.2015: Район яңалыклары
Олы йөрәкле ата-аналар җыелышы
-
15.01.2015: Район яңалыклары
Могҗизалар бар икән