Яшьләрне заман афәтләреннән курчалап калыр өчен
8-10-2015, 10:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 401 | Комм.: 0
Яшүсмерләр һәм яшьләр аңында наркотикларга, тәмәкегә һәм алкогольгә карата тискәре караш булдыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән районның яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча комитеты һәм Яшьләр үзәге белгечләре район биләмәсендә 1 октябрьдән 30 октябрьгәчә наркомания, тәмәке тарту һәм алкоголизмны профилактикалау буенча айлык үткәрү өчен чаралар планын кабул итте.
Шушы вакыт дәвамында укучылар һәм яшьләр күпләп җыелган урыннарда рейдлар, сыйныф сәгатьләре, «Мин тормышны сайлыйм» урам акцияләре, 85 лицей студентлары һәм гимназия, беренче урта мәктәп укучылары белән түгәрәк өстәлләр, «Әни, әти һәм мин — спорт гаиләсе» район спорт ярышлары, өлкән сыйныф укучылары өчен «Язмышың үз кулыңда» дип исемләнгән тематик дискотекалар,балигъ булмаган үсмерләр белән көнүзәк мәсьәләләргә кагылышлы анкеталаштыру чарасы үткәреләчәк, наркомания, тәмәке тарту һәм алкоголизмны кисәтүче эчтәлекле буклетлар, искәрмәләр, флаерлар таратылачак. Профилактика айлыгындагы эшчәнлеккә 30 октябрьдә нәтиҗәләр ясалачак.

Руслан Бикмөхәммәтов,
яшьләр эшләре, физикультура һәм спорт буенча комитет рәисе.

Похожие новости:
-
08.10.2015: Район яңалыклары
Наркотикларга каршы җитди көрәш алып барыла
-
20.08.2015: Спорт
Велоспорт атналыгы үтәчәк
-
28.05.2015: Район яңалыклары
Яшьләр фән, иҗат, сәламәтлекне сайлый!
-
07.03.2015: Район яңалыклары
Бала тәрбияләү – ата-ананың иң изге бурычы
-
06.12.2014: Спорт
Өметле спортчылар булуны дәлилләп