Велоспорт атналыгы үтәчәк
20-08-2015, 10:01 | Спорт | Просмотров: 371 | Комм.: 0
Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, Башкортстанның велосипед спорты федерациясе, муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт комитеты, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе берлектә агымдагы елның 21-23 августында 2000 елда туган үсмер егет һәм кызлар һәм алардан кечерәк яшьтәге яшь спортчылар арасында “Велоспорт атналыгы” дип исемләнгән күп көнлек ярыш оештырып үткәрә.
Ярышлар Халыкара велосипедчылар союзы регламентына ярашлы Русиянең велоспорт федерациясенең кагыйдәләре нигезендә оештырыла. Бәйгегә 2000-2002 елларда туган үсмер егетләр һәм кызлар кертелә, командалар җидешәр кешедән билгеләнгән: 4 үсмер егет, 2 кыз һәм 1 тренер-укытучы. Спортчыларның ярышта катнашырга табибтан рөхсәт кәгазе, страховка һәм медицина страховкалавы полислары (төп нөсхәләре) булу – мотлак шарт.
Ярышлар программасы түбәндәгечә:
21 августта – килеп урнашу, судьялар киңәшмәсе, төшке аш һәм 18 сәгатьтә Чакмагыш авылы тирәли урау юл буйлап 4 чакрымга узышу.
22 августта – сәгать 11дә Чакмагыш-Яңа Коты юлында төркемләп кызлар – 30 километрга, егетләр 50 километрга узышачак.
23 августта – сәгать 11дә Яңа Балтач-Юмаш юлы буйлап 15 километр арага шәхси беренчелек өчен узышу, 14 сәгатьтә – төшке аш, 16 сәгатьтә – җиңүчеләрне бүләкләү һәм командаларны озату.
Әлеге бәйгедә 15 районнан 100-110 яшь спортчы катнашуы көтелә. Велосипед спортына битараф булмаган хөрмәтле райондашларыбызны яшь спортчыларны дәртләндереп торырга һәм табигать кочагында күңелле ял үткәрергә чакырабыз.

Фәдис Бикмөхәммәтов,
балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры.

Похожие новости:
-
04.08.2015: Спорт
Физкультурачылар көненә рәхим итегез!
-
16.07.2015: Спорт
Мәләвездән–җиңү белән!
-
02.07.2015: Спорт
Артем – республика чемпионы!
-
23.06.2015: Район яңалыклары
Спорт бәйрәме булды
-
22.01.2015: Спорт
Мәктәп укучылары ярыша