» » Спорт бәйрәме булды

Спорт бәйрәме булды

23-06-2015, 08:46 | Район яңалыклары | Просмотров: 439 | Комм.: 0
Спорт бәйрәме булды
10 июнь көнне Юмаш авылында БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты В.В.Соколов призына 2000 елда туган һәм аннан яшьрәк велосипедчылар арасында Республика беренчелегенә ярышлар үтте. Биредә Башкортстанның төрле төбәкләреннән (12 район) барлыгы 124 яшь спортчы катнашты. Бу көнне Юмаш авылында чын мәгънәсендә спорт бәйрәме булды. Катнашучылар да, ярышларны карарга килүчеләр дә ял итеп, матур күренешне кү-зәттеләр. Иң башта шоссе буйлап 2003 елда туган һәм аннан да кечерәк спортчылар узышты. 6 әйләнешкә старт алынгач, егетләр алга омтылды. Алар арасында Чакмагыш велосипедчылары да бар иде. Бу дистанциядә беренче булып Александр Ябенков килде, ә Артемий Хомяков икенче булды. Егетләр икесе дә ерак Белорет шәһәреннән килгәннәр. Чакмагыш егете Артем Гомәров призлы өченче урынны яулады.
2000-2002 елларда туган егетләр арасында (8 әйләнеш) Владимир Андреев (Стәрлетамак) – беренче, Гаяз Дәүләтов (Ок-тябрьский) – икенче, Динар Байгужин (Ишембай) өченче булып финиш сызыгын үттеләр.
2003 елда туган кызлар арасында да ярыш киеренке барды.
Беренче урынга Юлия Галимуллина (Октябрьский шәһәре), икенче урынга – Таисия Алексеева (Агыйдел) һәм өченче урынга Эльвина Десяткина (Кушнаренко) чыкты. 2000-2002 елда туган кызлар арасында да җиңүчеләр билгеләнде. Финишка беренче булып Кристина Гыйльванова (Белорет) килсә, Карина Гайфул-лина (Белорет), Дания Фәтхуллина (Югары Яркәй) икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.
Чакмагыш спортчылары югары урыннарны били алмасалар да, мондый зур чарада катнаша алулары белән мактауга лаек. Җәй дәвам итә, велосипедчылар өчен ярыш мәйданы һәрвакыт ачык.

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: