Батыр якташыбызны искә алып
28-03-2015, 09:13 | Спорт | Просмотров: 557 | Комм.: 0
Калмашбаш авылында Ватанга тугрылыклы хезмәт иткән һәм үзе артыннан якты эз калдырган батыр якташыбыз – ачери-биатлон буенча Русиянең спорт мастеры Алик Рамазановның якты истәлегенә багышлап төбәкара чаңгы бәйгеләрен үткәрү традициягә әверелеп бара.
Быелгы ярышлар 14 мартта уздырылды. Анда безнең районнан тыш Дүртөйле, Шаран, Аскын, Мишкә, Бөре районнары, Белорецк, Бөре, Дүртөйле, Татарстанның Алабуга шәһәрләреннән барлыгы 130 спортчы катнашты. Алар 7 яшь төркеменә бүленеп стартка бастылар һәм төрле дистанцияләрдә узыштылар.
Төбәкара чаңгы ярышларын ачу тантанасыннан соң чаңгы трассасында узышлар башланды. Язның матур, кояшлы көне дә чаңгы спортын яратучылар күңеленә хуш килгәндер. Һәркем – олысы-кечесе – җиңү өчен тырышты, барлык осталыгын эшкә җикте. Җиңүне иң җитезләр, көчлеләр яулады. Ярышлар тәмамлангач, судьялар аңа нәтиҗә ясый, призлы урыннарны алучыларны билгели.
1-4 сыйныфта укучы малайлар һәм кызлар берәр километр дистанциядә узыштылар. Малай-лар арасында Даниел Соколов – беренче, Арсений Ведерников – икенче, Константин Атнагузин — (өчесе дә Юмаш урта мәктәбе укучылары) өченче урынны алды. Кызлар арасында Гөлшат Бик-мурзина (Сыйрышбаш) – беренче, Гүзәл Бәдретдинова (Юмаш) – икенче, Милана Бадамшина (Митрә-Әюп) өченче урынга лаек булды.
5-7 сыйныфта укучы малайлар (2 км. арада узыштылар) арасында Илсур Бикмурзин (Сыйрышбаш) – беренче, Вилдан Баһманов (Бөре шәһәре) – икенче, Инсаф Зәкәриев (Сыйрышбаш) өченче урынны яулады. Кызлар (1 км.) арасында Ирина Давыдова (Семилетка) – беренче, Виктория Пиндюрина (Белорет шәһәре) – икенче, Вероника Захарова (Семилетка) өченче урынга чыкты.
8-11 сыйныфта укучы малайлар (5 км) арасында Артем Сәхибгәрәев – беренче, Ранис Рәкыйпов – икенче (икесе дә — Семилетка касабасыннан), Равил Нәбиев (Белорет) өченче урыннарга күтә-релде. Кызлардан (3 км.) Ольга Санникова (Белорет) – беренче, Альбина Гәрәева (Чакмагыштагы гимназия) – икенче, Диана Габдуллина (Семилетка) өченче урыннарны алды.
18-35 яшьтәге ир-егетләр арасында Бөре шәһәреннән кил-гән танылган спортчы Кирилл Михайловка тиңләшүче булмады — ул 5 километр араны 10 минут 45 секундта үтте. Шараннан Дмитрий Дмитриев бу дистанцияне 11 минут 10 секундта үтеп, финиш сызыгына икенче булып килде. Аскын районы егете Мөнир Саттаров өченче күрсәткечкә иреште. Хатын-кыз-лар арасында Белорет шәһәре спортчысы Алия Сафуанова 3 километр арада җиңде.
36-50 яшьлек ир-егетләр (3 км) арасында Бөре шәһәре чаңгычылары Эдуард Иванчин – беренче, Илнур Байбурин – икенче, безнең районнан Данил Зәкәриев (Сыйрышбаш) белән Данил Кинҗәкәев (Чакмагыш) өченче урыннарны алдылар. Хатын-кызлар (2 км) арасында Бөре шәһәре вәкиле Люция Баһмановага – беренче, безнең районның Калмашбаш авылының һәвәскәр спортчысы Рәйлә Рамазановага икенче урын бирелде.
50 һәм аннан югарырак яшьтәге ир-атлар (3 км) арасында Мишкә районыннан килгән Юрий Айгузин – беренче, безнең районның спортчылары Альберт Каникеев – икенче, Фәрит Големов өченче урынга лаек булды. Хатын-кызлар (2 км) арасында Бөредән Альбина Нәфыйкова – беренче, Калмашбаш авылыннан Зөлфия Латыйпова – икенче, Белореттан Галина Рыжкова өченче урынны алды.
Профессиональ спортчылар 10 һәм 5 километр арада ярыштылар. Ир-егетләр арасында Белореттан килгән чаңгычылар Михаил Юрочкин – беренче, Владимир Павлов – икенче, Бөре шәһәре егете Николай Баутдинов өченче урынны алды. Хатын-кызлардан иң җитезе Бөредән Мария Бәйрәмова булды. Калмашбаштан Гөлшат Рамазановага – икенче, Үрнәктән Ләйсән Хәйруллинага өченче урын бирелде.
Призлы урыннарны алучылар Мактау грамоталары, вымпеллар, Алик Рамазановның фоторәсеме төшерелгән майкалар белән бүләкләнделәр. Бу ярышлардан тирә-яктан бик күп чаңгы спортын сөючеләрнең, преподаватель-тренерларның катнашуы — шат-лыклы хәл, Татарстанның Алабуга шәһәреннән күренекле спортчы-тренер Данил Хаҗиев, Бөредә яшәүче чаңгы спорты буенча биш тапкыр Паралимпия чемпионы, Русиянең атказанган спорты мастеры Кирилл Михайловның килүе бу бәйгеләрнең абруен тагын да югары күтәреп җибәрде. Бәйгеләрдә катнашучыларның һәммәсе Алик Рамазановны шулай зурлап искә алдылар, аның якты истәлегенә багышлап үткәрелгән турнирда актив катнаштылар.
Ярышларны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткән өчен Кал-машбаш авыл Советы биләмәсе хакимиятенә, Калмашбаш урта мәктәбе коллективына, район үзәк дәваханәсе, полиция хез-мәткәрләренә, судьяларга зур рәхмәт белдерәбез.

Рим Хуҗин,
яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитетының баш белгече.

Похожие новости:
-
24.03.2015: Спорт
Иң көчлеләр җиңү яулады
-
12.02.2015: Спорт
Геройлар истәлегенә
-
22.01.2015: Спорт
Мәктәп укучылары ярыша
-
20.12.2014: Спорт
Хакимият башлыгы призына
-
06.12.2014: Спорт
Өметле спортчылар булуны дәлилләп