Геройлар истәлегенә
12-02-2015, 14:50 | Спорт | Просмотров: 464 | Комм.: 0
Безнең Тайняш урта мәктәбендә укучыларыбызда ватанпәрвәрлек тәрбияләү максаты белән оештырылган төрле тәрбияви кичәләр, бәйгеләр даими үтеп тора. Быел исә барлык оештырылган чараларның күпчелеге май аенда билгеләнәчәк Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. 6 февраль көнне якташыбыз, Советлар Союзы Герое Вахит Газим улы Галимов һәм Ватан каршындагы хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашыбыз Фларит Фәнәвир улы Фәтхетдиновның якты истәлегенә багышлап, пионерлар арасында чаңгы ярышлары узды. Бәйгене физкультура укытучысы Әлфия Хәниф кызы Батыева һәм мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәлия Әзһәр кызы Бәдретдинова оештырды.
“Батырларга тиңләшү – зур горурлык” девизын үзмаксат итеп куеп, җитезлектә-өлгерлектә көч сынашты мәктәбебез пионерлары. Беренчелекне Вазих Исхаков исемендәге отряд укучылары яулады. Кызлар арасында Алсу Бәдретдинова – беренче, Гүзәл Батыева – икенче, Элиза Сәхибгәрәева өченче урынга чыкты. Малайлардан финиш сызыгын Рөстәм Камалов — беренче, Илназ Шәрифуллин – икенче, Денислам Сәлихов өченче булып кичте. Якташ каһарманнарыбызга лаеклы алмаш үсеп килүенә без, өлкәннәр, бигрәк тә шат.
Гүзәлия Бәдретдинова,
мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.
мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.
Похожие новости:
-
24.01.2015: Район яңалыклары
Район яңалыклары
-
22.01.2015: Спорт
Мәктәп укучылары ярыша
-
25.12.2014: Спорт
Лига тарихында беренче тапкыр зур җиңүгә ирештек
-
20.12.2014: Спорт
Хакимият башлыгы призына
-
06.12.2014: Спорт
Өметле спортчылар булуны дәлилләп