» » Җиңүчеләр билгеле

Җиңүчеләр билгеле

14-04-2015, 10:31 | Спорт | Просмотров: 522 | Комм.: 0
Хәбәр ителүенчә, авыл яшьләре арасында спартакиада һәр атнаның шимбәсендә дәвам иттерелә. 4 апрельдә аның өченче этабы үтеп, 11 авыл биләмәсе вәкилләре арасында иң-иңнәре ачыкланды. Ярышлар “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексы, 85 санлы һөнәрчелек лицее һәм гимназиянең спорт залларында күп санлы көярмәннәрнең дәртләндерү авазлары астында киеренке төстә барды. Иң көчле команда исемен Юмаш авыл биләмәсе яшьләре алды, икенче урынны Чакмагыш егетләре, өченчене – тозлыкушлылар яулады. Иске Калмаш, Яңа Балтач, Имәнлекул авыл биләмәләре вәкилләре дүртенче урын, Яңа Коты, Рәҗәп, Рапат волейболчыларына бишенче, тайняшлылар белән искебәширлеләр – алтынчы, Үрнәк һәм Калмашбаш авыл биләмәләре яшьләре җиденче-сигезенче урыннарны бүлеште.Муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге әлеге бәйгеләрне оештырып үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән муниципаль район хакимиятенә, “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексы, 85 санлы һөнәрчелек лицее, гимназия, кулланучылар җәмгыяте, үзәк дәваханә һәм полиция бүлеге җитәкчеләренә ихлас рәхмәт белдерә.
***
Шимбә, 11 апрельдә, “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексында БР Авыл яшьләре спартакиадасының IV этабы үтте. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән чәмле ярышларда Чакмагыш, Яңа Коты, Үрнәк, Тозлыкуш, Иске Бәшир, Рапат, Яңа Балтач, Имән-лекул, Юмаш, Иске Калмаш, Рәҗәп, Калмашбаш авыл биләмәләреннән һәм “Чәрмәсән” токымлы кошчылык фабрикасыннан барлыгы 13 команда үзара көч сынашты. Төз ату ярышларында ир-егетләр арасында беренче өч урынны Рапаттан Илнур Бикмөхәммәтов, Үрнәктән Денис Усманов, Тозлыкуштан Рөстәм Баһманов, хатын-кызлар арасында Яңа Балтачтан Гөлнара Усманова белән Светлана Асанбаева, Рәҗәптән Миләүшә Ситдикова яулады. Өстәл теннисында иң осталары булып ир-егетләрдән Чакмагыштан Руслан Әхмәтов, Яңа Балтачтан Айнур Әһәдуллин, Иске Бәширдән Диста Вәлиева, Юмаштан Эмма Соколова, Яңа Котыдан Лида Гобәева танылды. Гомумкомандалар буенча алганда, ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә: төз атуда беренче урынны Яңа Балтач, икенче – Тозлыкуш, өченче – Үрнәк авыл биләмәләре вәкилләреннән торган командалар яулады, өстәл теннисында Яңа Коты авыл биләмәсе вәкилләре беренче, яңабалтачлылар – икенче, чакмагышлылар – өченче урыннарда. Ярышлар дәвам итә.

Рим Хуҗин.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: