Горурланып сөйләр казанышлары күп
6-09-2016, 10:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 295 | Комм.: 0
Алтын көзнең кояшлы тәүге көнен якты өметләр белән башлап җибәргән Белем бәйрәмендә район мәктәпләрендә үткән тантаналы линейкаларда 3370кә якын яшь райондашыбыз катнашты.
Балачакның якты бәйрәменә багышланган бу чаралар Чакмагыш гимназиясендә дә күңелләрдә калырлык дулкынландыргыч итеп оештырылды. Яңа уку елында монда белем алачак 964 укучыны һәм бәйрәм шатлыгын уртаклашырга кил-гән ата-аналарны җәй айларында төзекләндерелгән-матурланган һәм тантаналы линейкага ямьле итеп бизәлгән уку йорты тулысынча әзерлек белән каршы алды. Шуңа да районның иң алдынгы уку йортларының берсе булган гимназиянең “Иң яхшы матди базага ия мәктәп” номинациясендә җиңеп чыгуы һәм мәгариф хезмәткәрләренең район киңәшмәсендә бүләкләнүе һич очраклы түгел. Гимназия башка уку йортларына һәр яклап та үрнәк булып, бар яңалыклар башлангычында тора. Моннан берничә ел элек укучылар өчен заманча мәктәп формасы гамәлгә кертелгән иде. Быел районда иң беренчеләрдән булып республика август киңәшмәсендә сүз алып ба-рылган укытучыларның һөнәри стандартын гамәлгә ашыруга әзерлек чикләрендә педагоглар өчен махсус форма – бик тә зәвыклы, аларны тәү караштан ук башкалардан аерып күрсәтә торган кием стандарты кабул ителде. Әйе, гимназия бар яклап та алдынгы уку йорты дип әйтергә тулы нигез бар. 2015-2016 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганда уңышлары белән сөендерде. Аларның билгеләре алдагы елларныкына караганда байтакка югары булды. Шуның нәтиҗәсе дә озак көттермәде – биредә 11нче сыйныфны тәмамлаган 36 укучының 33е – сентябрь аеннан югары уку йортлары студентлары. Ә инде былтыргы 11”Б” сыйныфындагы 22 егет һәм кызның 11-е берьюлы медицина университетына укырга керүе – район тарихында беренче тапкыр булган сөенечле хәл һәм зур горурлык. Бу хакта да район педагог-ларының киңәшмәсендә аерым бил-геләп үтелде.
Менә шундый күңелле яңалыклар белән каршы алды быел уку йорты үз укучыларын.
Рәзилә Арсланова.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә).
Әзерләде: Рәзилә Арсланова
Похожие новости:
-
28.05.2016: Район яңалыклары
Мәктәп еллары җилкендерә күңел кылларын
-
28.05.2016: Район яңалыклары
Хыяллар — ак җилкән
-
01.09.2015: Төрлесеннән
Белем учаклары янә ишекләрен ача
-
25.08.2015: Район яңалыклары
Нәтиҗәләрне барлап, максатлар билгеләп
-
25.06.2015: Район яңалыклары
Белем дәрәҗәсе былтыргыдан югарырак