Мәктәп еллары җилкендерә күңел кылларын
28-05-2016, 10:13 | Район яңалыклары | Просмотров: 369 | Комм.: 0
Агымдагы елда Башкортстанда 18 мең 847 егет һәм кыз мәктәпне тәмамлый. Районыбыз мәктәпләрендә 130 чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Шатлыклы да, сагышлы да ул. Шатлыклы, чөнки унбер ел буе куелган хезмәткә йомгак ясала, алда мөстәкыйль юллар көтә. Үсмер чакта кем генә хыялланмаган тиз генә үсеп, олы тормышка аяк басу турында. Сагышлы, чөнки ничәмә еллар буена бергә уйнап, белем кыясына бергә менгән сыйныфташлар, адым саен кайгыртып яшәгән, белем-тәрбия биргән укытучылар, мәктәп белән хушлашу да бит әле ул.
Чакмагыш гимназиясендә дә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме бик матур оештырылды. Тантаналы да, хис-тойгыларга, чәчәкләргә дә бай булды ул. Зал шарлар, изге теләкләр язылган плакатлар белән матур итеп бизәл-гән. Мәктәп, саубуллашу, укытучылар турында талгын гына җырлар агыла. Һәркемнең – әти-әниләр, укытучылар, укучылар, килгән кунакларның күңелен бер үк вакытта сагышлы да, күңелле дә хисләр биләп алган.
Залга тантаналы шартларда 11нче сыйныфны тәмамлаучы 36 укучы чакырылды. Сыйныф җитәкчеләре Лилия Мөхәммәт кызы Дәүләтова һәм Илдус Фидус улы Шәйдуллин белән горур атлап, чәчәк гөлләмәләре тоткан егет һәм кызларга карап, күпләр, мөгаен, күңелләре белән ерак балачак елларына әйләнеп кайткандыр. Әнә шулай дулкынландыргыч мизгел белән башланып китте әлеге чара.
– Соңгы мәктәп кыңгыравы – мөстәкыйль тормышка беренче кыңгырау ул. Сезне борчылулар, сынаулар, шатлык һәм казанышлар, яулыйсы биеклекләр тулы яңа тормыш көтә. Уку дәверендә гимназиябезнең данын яклап, фән олимпиадаларында, спорт ярышларында, сәнгать конкурсларында катнашып, җиңүләр яуладыгыз, сезнең белән горурланабыз. Сынатмассыз, күңелегез теләгән һөнәрне сайлап, хезмәт уңышларыгыз белән дә сөендерерсез дип ышанабыз, – диде гимназия директоры Ратмир Камилҗанов чыгарылыш укучыларына мөрәҗәгать итеп һәм дәүләт имтиханнарын бирергә рөхсәт итү турындагы боерыкны укып ишеттерде. Бәйрәмгә мәртәбәле кунак итеп чакырылган муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Крюков шәхсән үзе һәм район хакимияте исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларын, әти-әниләрне әлеге истәлекле көн белән котлады.
– Зур сынаулар көтә сезне алда, алдыгызда җиңел юллар юк. Гимназияне бүген сез – иң тырышлары, белемгә омтылучы, максатка ирешүчеләре уңышлы тәмамлыйсыз. Иң мөһиме – тормышта хаталар ясамагыз. Шуны онытмагыз: сез бай тарихлы, бик күп шәрәфле шәхесләр биргән Чакмагыш районыннан, безнең районыбызның горурлыгы булган гимназия укучылары – диде ул. Район хакимияте мәгариф бүлеге методисты Халидә Вәлиеваның да чыгарылыш сыйныф укучыларына әйтер сүзләре бар иде.
(Тулысынча безнең гәзит битләрендә укый аласыз)
Әзерләде: Гөлүсә Хуҗина
Похожие новости:
-
28.05.2016: Район яңалыклары
Хыяллар — ак җилкән
-
30.06.2015: Район яңалыклары
Күңел күкләргә ашты, җиде катлы күкләрнең ишекләрен ул ачты...
-
02.06.2015: Җәмгыять тормышы
Илебезнең лаеклы уллары һәм кызлары булыгыз
-
26.05.2015: Район яңалыклары
Икеләтә бәйрәм булды
-
23.05.2015: Район яңалыклары
Яңа юл яра гомер агышы – изге юл тели кыңгырау тавышы...