» » Хыяллар — ак җилкән

Хыяллар — ак җилкән

28-05-2016, 10:10 | Район яңалыклары | Просмотров: 452 | Комм.: 0
Хыяллар — ак җилкән
Чакмагыш беренче урта мәктәбен тәмамлаучы 22 укучы өчен яңгыраган “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә ата-аналар, ветеран укытучылар, мәртәбәле кунаклар, райондашларыбыз җыелды. Гүя табигать тә тантана итә иде бүген. Май аеның якты кояшы бәйрәмгә тагын да күтәренке кәеф, җылы атмосфера өстәде. Мәктәп алдында саф һавада үткән чараның алып баручылары бәйрәмне ачык дип игълан иткәч, тантаналы шартларда тип-тигез рәт булып тезелеп, барабанчы кызлар үтте. Алар артыннан барлык кунакларның игътибар үзәгендә булган егетләр һәм кызлар – чыгарылыш укучылары түрдән урын алды.
Аларны сыйныф җитәкчеләре Венера Мулланур кызы Флүрова һәм Илира Шәехҗан кызы Кашапова озата барды. Дулкынландыргыч шартларда балачак белән хушлашу биюен – чәчәкләр вальсын башкарды алар.Нәкъ 11 ел элек, 2005 елда, бәхетле һәм бераз борчулы, шук, шаян кечкенә малайлар һәм кызлар беренче тапкыр мәктәп ихатасына аяк атлап керделәр, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап үттеләр. Бу – беренче көн, беренче сыйныф, беренче кыңгырау – кыскасы, бөтенесе дә беренче булды. Шул көннән башлап 11 ел буе яраткан мәктәптә белем алып, бүген олы тормыш юлына басарга вакыт җитте.
9нчы сыйныфны тәмамлаучы 62 укучының кайберләре өчен дә, бәлки, бу кыңгырау соңгысы булып яңгырар. Чөнки бүген ул күпләр өчен сорау куя: тагын ике ел туган мәктәптә укуны дәвам итәргәме, әллә 9нчы сыйныфтан соң училище, техникум, колледжларга укырга керергәме? Әмма ничек кенә булмасын, укытучылар, ата-аналар аларга дөрес юл сайларга ярдәм итәчәк. Ә бүген – бәйрәм! Никадәр изге теләкләр, кайнар котлаулар барысы да чыгарылыш укучыларына юллана. Һәм беренче булып акыллы киңәшче, чын дуска әверелгән мәктәп гаиләсе башлыгы – уку йорты директоры, Башкортстанның атказанган укытучысы, 1986 елгы чыгарылыш укучысы Радик Габделфәрит улы Әмирханов сүз ала. “11 ел сизелми дә үтеп китте. Сез яңа тормыш бусагасына аяк басасыз. Кайчандыр ак тасмалар тагып, кулларыгызга чәчәк бәйләмнәре тотып беренче тапкыр мәктәпкә килгән малайлар һәм кызлар бүген җитди тормышка үз карашы булган кызлар һәм егетләр туган мәктәбе белән хушлаша. Сез монда дуслыкның кадерен белергә, башкаларны аңларга, җаваплы булырга өйрәндегез, көн саен акыллырак, тәртиплерәк була бардыгыз.
Сезнең белән аерылышу моңсу булса да, без сезнең белән горурланабыз да. Без, укытучылар һәм ата-аналар, сезгә үз юлыгызны табу өчен ярдәм кулы суздык. Мәктәбебездә алган белем һәм тәрбия сезне алдагы гомер юлыгызда ярдәм итәчәгенә ныклы ышанабыз. Еллар үткән саен мәктәп турында бары тик якты, матур истәлекләр генә калсын. Сез безнең иң якын кешеләребезгә әверелдегез. Алда торган сынаулар – имтиханнрны уңышлы тапшырырга язсын, сезгә!”, – диде.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: