» » “Язгы бал” чакырды

“Язгы бал” чакырды

26-05-2016, 10:55 | Район яңалыклары | Просмотров: 371 | Комм.: 0
“Язгы бал” чакырды
Районыбызның барлык мәктәпләрендә дә иртәнге сәгатьләрдә чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Тантана соңында район үзәгендә, мәдәният йорты каршында дәвам итте.
Районыбызның 130 чыгарылыш сыйныфлар укучысы бию бәйрәменә җыелды. Чараны алып баручылары – Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры Р.Г. Әмирханов белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ю.Р.Сәетова тантананы ачык дип игълан иткәч, укучылар парлар булып тезелеп, полонез хәрәкәтләре белән мәйдан уртасына үттеләр. Аларга юл күрсәтеп, бәйрәмчә матур костюмнар кигән барабанчы кызлар көчле ритмнар белән чыгыш ясады.
Менә алар – районыбызның киләчәге – булачак укытучылар, табиблар, программистлар, инженерлар, нефтьчеләр, икъти-садчылар, юристлар, галимнәр, дизайнерлар, режиссерлар, олимпиадаларда җиңүчеләр, спортчылар, һәр җирдә актив булучылар, кыскасы – иң булдыклылар!
Уфа шәһәрендә “Уфанет” компаниясе оештырган бу күңелле традицияне быел, 2016 елда, Башкортстанның күп кенә шәһәрләре, Ырынбур өлкәсе хуплады. Быел муниципаль район хакимияте һәм мәгариф бүлеге ярдәме белән бу бәйрәм беренче тапкыр безнең районыбызда да үткәрелә. Әлеге зур бию бәйрәмендә парлашып биергә 9,10 сыйныф укучылары да ярдәмгә килде. Шулай итеп, барлыгы 182 укучы – 91 пар хасил булды.
Чыгарылыш укучыларын тәбрикләргә муниципаль район хакимияте башлыгы Р.С. Йосыпов, муниципаль район хакимиятенең кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ф. Крюков, мәгариф бүлеге начальнигы М.Җ. Нәбиева, чараның багучысы, җаваплылыгы чикләнгән “Сихәт” җәмгыяте директоры И.М.Усманов, кунаклар, ата-аналар, райондашлар да килгән иде.
Иң башта бәйрәм белән тәбрикләп Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов сүз алды. “Узган уку елында Чакмагыш беренче урта мәктәбе чыгарылыш укучылары беренчеләрдән булып Уфада үткән “Язгы бал”да катнашты. Быел без үзебезнең районда да шундый ук матур чараны үткәрергә булдык. Районның 130 чыгарылыш укучысы өчен бүгенге бәйрәм – ул балачак белән хушлашу да. 11 ел буена төрле хәлләр: биеклекләр яулау да, уңышсыз очраклар да булгандыр. Әмма сез дөньяны танып белергә, катлаулы мәсьәләләр чишәргә, төрле хәлләрне хәл итәрдәй карарлар кабул итәргә дә өйрәндегез. Сез – барыгыз да сәләтле, энергияле, белемле, ныклы адымнар белән алга атлаучы яшьләребез – районыбызның киләчәге. Төрле уку йортларында белем алып, һөнәр ияләре булып, туган районыбызның куәтен күтәрүгә үз өлешегезне дә кертәчәгегезгә шигем юк. Аерым рәхмәт сүзләрен хөрмәтле укытучыларга, ата-аналарга җиткерәм. Иң мөһиме – үз көчегезгә, үз-үзегезгә ныклы ышаныч белән карап яшәгез, һәрвакытта да чын кешеләр булып калыгыз, илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз!” – диде хакимият башлыгы.

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: