Китапханә — рухи дөнья көзгесе
26-07-2016, 09:14 | Төрлесеннән | Просмотров: 428 | Комм.: 0
Гомер-гомергә иң зур рухи байлыклар арасыннан китапханә үзенең лаеклы урынын саклап килә,чөнки ул – халыкның мәдәни үсеш күрсәткече, рухи дөньясы, көзгесе.
Соңгы вакытта кечкенә авылларда китапханәләр эшчәнлеге кимеде. Ә яшеллек эченә төренеп утырган Яңа Балак авылында бердәнбер мәдәният учагы – китапханәнең сакланып калуы үзе бер күркәм күренеш.
Яңа Балак авылы кызы, журна-лист, “Өмет” гәзитенең “Чаткылар” кушымтасы мөхәррире, милли җанлы Алсу Хәләф кызы Төхвәтуллина ямьле җәй аенда үзенең туган авы-лында Балалар сабан туе һәм Самавыр бәйрәме оештыру теләге булуын белдерде. Бу фи-керне муниципаль район хакимияте башлыгы Р.С.Йосыпов зур кызыксыну белән кабул итте һәм Чакмагыш районы “Ак калфак” оешмасы, Чакмагыш районы хатын-кызлар советы һәм татар халкын хезмәтләндерү буенча Чакмагыш база китапханәсе бәйрәмне оешты-руга зур көч салдылар. Бәйрәмдә Уфа кунаклары: “Сәхибҗамал” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Ләйсән Наил кызы Сираева, «Берлек» татар иҗтимагый милли-мәдәни оешмасы башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Рәфис кызы Ахунова, рәссам-модельер Гульнарита Флүр кызы Камалова һәм бәйрәмне төп оештыручыларның берсе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Чакмагыш районы бүлекчәсе җитәкчесе, районның хатын-кызлар советы рәисе һәм Чакмагыш биләмәара үзәк китапханәләр рәисе Эльвира Әхәт кызы Газизова катнашты.
Танышу китапханәдә, Чакмагыш балалар модельле китапханәсе хезмәткәрләре (И.Х. Шафиков, З.Р. Арсланова) оештырган, Габдул-ла Тукайның тууына130 ел тулуга багышланган “Шүрәле китап илендә” дигән театрлаштырылган тамашадан башланды. Монда балалар Су анасы белән дә таныштылар, шагыйрьнең “Эш беткәч, уйнарга ярый” дигән шигырен аеруча зур осталык белән укып ишеттерделәр. Шәһәрдән ку-накка кайткан балалар да шигырьне матур итеп, саф татар телендә яратып укыдылар. Булат Шәрәфетдинов исемле егетебез “Туган тел” шигырен яттан укыды. Күңелле чарадан соң балалар белән аралашу сабыйлар күңелендә белемгә омтылыш, китапка сөю барлыгын күрсәтте. Кунаклар да авылда милли рух яшә-
венә сөенүләрен, бу эшләрнең килә-чәктә дә матур дәвамлы булуына өметле теләкләрен җиткерделәр. Китапханәгә килгән авыл халкы да бу мәгърифәт йортының әле дә сүнмичә эшләп килү шатлыклары белән уртаклаштылар. Бу, әлбәттә, китапханәче Гөлшат Хәбибуллинаның китапханә эшенә аеруча мәхәббәте чагылышы.
Әзерләде: Алсу Гәрәева, китапханәче.
Похожие новости:
-
10.03.2016: Район яңалыклары
Заман афәтенә киртә кую өчен
-
20.10.2015: Район яңалыклары
“Ак инәйләр” белән берлектә, Әтиләр советын да җәлеп итеп
-
30.04.2015: Район яңалыклары
“Библиотөн –2015” бездә ничек үтте?
-
21.03.2015: Район яңалыклары
Чәчкәйләрең толым-толым
-
23.12.2014: Район яңалыклары
Сыйрышбашта – модельле китапханә