“Ак инәйләр” белән берлектә, Әтиләр советын да җәлеп итеп
20-10-2015, 10:51 | Район яңалыклары | Просмотров: 521 | Комм.: 0
Хатын-кызлар советы районның дәүләт идарәсе һәм муниципаль берәмлекләр органнары белән тыгыз бәйләнештә эшли. Советның беренчел оешмалары барлык 13 авыл Советы биләмәсендә дә эшчәнлек алып бара. Совет әгъзалары катнашлыгында бихисап акцияләр, конкурслар һәм мәдәни чаралар үткәрелә.
Шушы көннәрдә мәдәният йортында хатын-кызлар советы конференциясе үтте. Анда муниципаль район хакимияте, советның президиум әгъзалары, авыл биләмәләрендәге беренчел оешмалары рәисләре, авыл биләмәләренең “Ак инәйләр” берләшмәсе лидерлары, җәмәгать-
челек вәкилләре катнашты. Конференция барышында өч төп көнүзәк мәсьәлә тикшерүгә чыгарылды. Тәүдә район хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Әхәт кызы Газизова һәм президиум әгъзасы Эльвира Шәймөхәммәтова чыгыш ясап, совет әгъзалары тарафыннан башкарылган эшләр хакында бәян итте. Артабан Үрнәк һәм Иске Калмаш авыл Советы биләмәләрендәге беренчел оешмалар рәисләре Альмира Вәлиева һәм Лүзә Тимашева урыннарда бу җәһәттән алып барылган эшчәнлек хакын-
да мәгълүмат җиткерделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Иске Калмаш авыл Советында районда гамәлгә ашырыл-
ган “Ак инәйләр” җәмәгатьчелек хәрәкәтенә аеруча актив кушылып, матур гына нәтиҗәләргә ирештеләр.
Моннан берничә ел элек район күләмендә хатын-кызлар советы белән берлектә үсеп килүче яшь буынның әхлаки яктан камил итеп үстерү, районның, республиканың лаеклы гражданнарын тәрбияләү һәм әтиләрнең, ир-егетләрнең җәмгыятьтәге дәрәҗәсен үстерү өчен, димәк, киләчәкне дә хәстәрләп, Әтиләр советы төзелгән иде. Бу җәмәгать оешмасының эшчәнлеге турында хисап тотып, аның рәисе Илшат Әрдәширов чыгыш ясады.
Алда әйтеп үтелгән “Ак инәйләр” хәрәкәтен башлап җибәрү турындагы уй-фикер 2012 елда хатын-кызлар советы әгъзаларының өлкән, хәзер инде хаклы ялда булган һәм яшь, әле бу оешмада җәмәгатьчелек эшчәнлеге алып барган вәкилләренең очрашуын үткәргәннән соң барлыкка килгән иде. Бүгенге көнгә бу юнәлештә эшчәнлек алып бару өчен планнар, тәкъдим-фикерләр байтак, һәм иң мөһиме – бар күңелен һәм көчен яшьләргә матур тәрбия бирү һәм өлкәннәрне актив тормыш рәвешен алып баруга җәлеп итү өчен барлык мөмкинлекләре һәм теләкләре булган кешеләр бар. Хатын-кызлар советы рәисе Э.Ә.Газизованың шушы хактагы чыгышыннан соң “Ак инәйләр” хәрәкәтенең лидеры, җитәкчесе итеп Динә Сираҗетдин кызы Хәсәнова бертавыштан сайланды.
Дүрт еллык эшчәнлеккә йомгак ясалган, байтак санда эшлекле тәкъдимнәр җиткерелгән,киләчәккә яңа план-максатлар билгеләнгән конференция утырышын йомгаклап, муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков чыгыш ясады.
Шунысын әйтеп үтү дә артык булмас: конференция район күләмендә зур вакыйга – Омск шәһәрендәге фаҗигадә сәламәтлегенә зур зыян килгән, әлеге көндә Мәскәү шәһәрендә дәваланган һәм реабилитация үткән көчле рухлы якташыбыз Рөстәм Нәбиевка ярдәм итү өчен оештырылган хәйрия концерты алдыннан үтте. Әлбәттә, хатын-кызлар советы әгъзалары да бу эштән читтә калмыйча, хәйрия концертында Рөстәмгә җиткерер өчен теләктәшлек сүзләрен һәм изге теләкләрен әйтеп, җылы эчтәлекле язмалар әзерләделәр һәм матди ярдәм күрсәттеләр.
Әзерләде: Рәзилә Арсланова.
Похожие новости:
-
17.10.2015: Район яңалыклары
Бердәм эшләсәк кенә
-
21.03.2015: Район яңалыклары
Чәчкәйләрең толым-толым
-
07.03.2015: Район яңалыклары
Бала тәрбияләү – ата-ананың иң изге бурычы
-
24.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Дәүләт әһәмиятендәге эшләр
-
11.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Ачык тыңлаулар үтте