» » Заман афәтенә киртә кую өчен

Заман афәтенә киртә кую өчен

10-03-2016, 15:29 | Район яңалыклары | Просмотров: 406 | Комм.: 0
Заман афәтенә киртә кую өчен
Ноябрьдә, тоташ республикадагы кебек үк, районыбызда да “Китапханәләр һәм җәмәгать оешмалары наркотикларга каршы” акциясе старт алган иде. Ул бу оешмаларның игътибарын наркотиклар белән бәйле проблемаларга юнәлтү, үсеп килүче буын вәкилләрен сәламәт тормыш рәвешен алып баруга омтылдыру һәм саулыкларын сакларга өйрәтү максатлары белән оештырылды.
Әлеге акция кысаларында февраль ахырында район үзәк биләмәара китапханәсендә шул ук исемдәге “түгәрәк өстәл” үтте. Анда районда эшчәнлек алып баручы төрле җәмәгать оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Чара “Чакмагыш районының җәмә-гать оешмалары” презентациясе белән башланды. Аның барышында муниципаль районның Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе секретаре, чараның модераторы Светлана Фларис кызы Шакирова районда эшчәнлек алып баручы җәмәгать оешмалары белән таныштырды, аларның район халкы арасында наркомания, эчкечелек, тәмәке тарту кебек социаль афәтләрне кисәтүдә, сәламәт тормыш рәвешен алып баруны пропагандалауда актив булуларын аерым билгеләде һәм коммерцияле булмаган оешмаларның республика күләмендәге II Гражданнар форумында катнашуы хакында сөй-ләде. Артабан чара “Наркотиклар куллануны кисәтү эшендә китапханәләр һәм җәмәгать оешмаларының роле” промо-хәрәкәте белән дәвам итте. Аның барышында “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар бу җәһәттән район үзәк китапханәсендә башкарылган эшләр белән танышты. Чарага килүчеләр алдында Халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге – “Изгелек территориясе” автоном коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе М.Р.Шәрәфетдинов, Чуваш мәдәнияте җәмгыяте рәисе, Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Е.С.Семенова, Юмаш авылы храмы рухание Антонио атакай, “Бердәм Русиянең Яшь гвардиясе” гомумрусия җәмәгать оешмасының урындагы бүлекчәсе һәм районның яшь депутатлар ассоциациясе җитәкчесе И.Ф.Шәйдуллин чыгыш ясады.
“Түгәрәк өстәл”гә әзерлек барышында китапханә хезмәткәрләре “Бәйләнештә” социаль челтәрендә наркотиклар та-ралуга кагышлы социологик сорашу үткәргән иде. Анда катнашучылар “Русиядә наркомания проблемасы көнүзәкме?” һәм “Сез бу бу тискәре күренешкә каршы нинди көрәш ысуллары тәкъдим итәр идегез?” дигән сорауларга җавап бирде. Сорашу нәтиҗәләреннән күренүенчә, анда катнашучылар барысы да әлеге мәсьәләне көнүзәк һәм җитди дип исәпли. Аңа каршы көрәшнең нәтиҗәле ысуллары дип атна саен район гәзитендә, урындагы телевидениедә сәламәт тормыш рәвешен агитацияләү, бу хакта эшләп йөрүче яшьләр белән 5-10 минутлык лекцияләр, әңгәмәләр үткәрү, укучылар арасында гына түгел, тоташ район халкы катнашлыгында төрле спорт фестивальләре, район акцияләрен ешрак үткәрү, сәламәт тормыш рәвеше турындагы дәресләрне башлангыч сыйныфларда ук үткәрү, танылган спортчы якташларыбызның спорт белән шөгыльләнергә өндәүче фотосурәтләрен реклама щит-такталарына урнаштыру тәкъдим ителде. Моннан тыш китапханәчеләр оештырган “Сез ничек уйлыйсыз, кешеләр ни сәбәпле наркотиклар куллана? Аларны куллану күләмен киметер өчен район яшьләре тормышын ничек үзгәртер идегез?” видеосорашуы вакытында яңгыраган яшь китап укучыларның җаваплары “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар арасында җанлы әңгәмә алып баруга сәбәпче булды.
Шулай ук чара дәвамында район хатын-кызлар советы рәисе, биләмәара район үзәк китапханәсе директоры Э.Ә.Газизова, ветераннар советы рәи-се И.Г.Еникеев, район башкортлары корылтае рәисе, район “Игенче” гәзите мөхәррире Ф.Ф.Әмирханов, муни-ципаль район хакимияте каршындагы Җәмәгать советы рәисе, Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры Р.Ф. Әмирханов, 85 санлы һөнәрчелек лицее директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары С.А.Богданова чыгыш ясады.
“Түгәрәк өстәл” барышында район җәмәгать оешмаларының ролен активлаштыру, гаиләдә тәрбия бирү мөһимлеге мәсьәләләре, “Айнык авыл” республика хәрәкәтендә катнашу, балалар һәм ата-аналар өчен төрле чаралар оештыру турында фикер-теләкләр җиткерелде. Чара ахырында аның резолюциясе игълан ителде. Аңа ярашлы, урыннарда җәмәгать оешмалары эшчәнлеген арттыру; бу оешмалар тарафыннан авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән аларның өйләренә барып эшчәнлекне активлаштыру; белем бирү учреждениеләренә, һөнәрчелек ли-цеена, балалар өчен социаль приютка барып, бергәләп профилактик чаралар үткәрү; үзәк китапханә белән берлектә чаралар үткәрүне дәвам итү; бу җәһәттән башкарылган эшләр турында урындагы матбугат чараларында, муниципаль район хакимияте һәм китапханә сайтларында, социаль челтәрләрдә мәгълүмат урнаштыру каралган.

Светлана Шакирова,
муниципаль районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясе секретаре.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: