» » Туган табигать яме хыялда гына калмасын

Туган табигать яме хыялда гына калмасын

8-09-2016, 10:01 | Район яңалыклары | Просмотров: 317 | Комм.: 0
Туган табигать яме хыялда гына калмасын
Русия буенча игълан ителгән “Хыялдагы илем” акциясе кысаларында Юмаш авыл Советы биләмәсендә экологик өмә оештырылды. Митрә-Әюп буасы ярлары чүп-чардан тазартылды. Өмәдә үз җирен сөйгән, аны матур, чиста итеп күрергә теләгән волонтерлар катнашты.
Юмаш авыл Советы хакимиятенең акциягә кушылу турындагы тәкъдимен хуплап, Митрә-Әюп клубы хезмәткәрләре Резеда Нигъманова, Гөлнара Зарипова, авыл Советы депутатлары Гүзәл Мостафина һәм Рәзимә Мостафина, фельдшер Луиза Ногманова эшне оештырдылар. Юмаш урта мәктәбе укучылары Элина Мостафина, Элина Нигъманова, Артур Гайнанов, Илнар Нигъманов та өлкәннәрдән һич калышмады, уртак эшкә үз өлешләрен кертте. Авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Ольга Михайлова, водитель Радамир Хәбибуллин да активлык күрсәтте. “Базы” хуҗалыгы тракторчысы Нур Галин җыелган чүп-чарны “Беларусь” арбасына төяп торды. Ике сәгать дигәндә буа буе монда аунап яткан пластик, пыяла, полиэтиленнан тазартылып, чиста булып кына түгел, хәтта зарарсыз булып калды. Өмәдә чын мәгънәсендә зур эш башкарылды, ул күңелдә канәгатьләнү тойгысы тудырды. Акциядә катнашкан якташларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, барлык авылдашларны табигатькә игътибарлырак, сакчылрак булырга, ял иткән җирләрдә чүп-чар калдырмаска өндибез.

Эльфира Әхмәтшина,
яшьләр эшләре буенча белгеч.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: