» » Буа буенда өмә үтте

Буа буенда өмә үтте

30-08-2016, 09:47 | Төрлесеннән | Просмотров: 376 | Комм.: 0
Буа буенда өмә үтте
Буа буенда өмә үтте
Русия буенча игълан ителгән “Хыялдагы илем” акциясе кысаларында район үзәгендә экологик өмә оештырылды. Чакмагыш буасы буйлары тазартылды. Өмәдә үз җирен сөйгән, аны һәрвакыт матур итеп күрергә теләгән ватанпәрвәрләр катнашты дисәк, урынлы булыр. Ә менә чүпләүчеләр юк иде.
Җаваплылылыгы чикләнгән “Землемер” җәмгыяте, район элемтә узелы, Русия почтасы, үзәк китапханә, физкультура-савыктыру комплексы, мәшгульлек үзәге коллективлары активлык күрсәтте. Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хезмәткәрләре эшне башлап, оештырып йөрде, хәтта икенче көнне үзләре генә дә өмә ясап, калган чүп-чарны җыйды. Районның экологы Денис Дамир улы Мусин өмәнең уртасында кайнады. Ул Башкортстан дәүләт университетын тәмамлап, әлеге һөнәре буенча дипломга ия булган. Әйдәүче белгеч-эксперт моңа кадәр биш ел Яңа Коты урта мәктәбендә директор булып эшләгән иде.
Өмәчеләр белән әңгәмәләшеп алырга форсат табылды. Нурия һәм Әхәт Шәйхетдиновларның яшәгән төбәкне матурлау өчен тырышып йөрүләре аеруча сокландырды. Алар ерак җирләрдә — Воркута шәһәрендә шахтада 26 ел хезмәт салганнар. Туган якларына кайтып төпләнүләренә 14 ел булган, йорт хуҗасы 9 ел Дүртөйле «Газсервис» предприятиесендә эшләп, хаклы ялга чыкты.
Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Гөлнара Әхәт кызы – муниципаль район хакимиятендә бухгалтер, Дилара Әхәт кызы “Шатлык” балалар бакчасында музыкаль хезмәткәр булып эшли. Шәйхетдиновларның Нәйфәл һәм Илнар исемле уңган кияүләре, дүрт оныклары бар. Әле өмәгә өчесен алып килгәннәр. Өчесе дә гимназиядә белем ала. Динар – алтынчы, Алина – дүртенче, Ильвир өченче сыйныфка бара, картәни-картәтиләре янында тырышып эшләп йөриләр.
– Өмә буласын “Игенче” гәзитеннән — авыл биләмәсе хакимияте биргән белдерү аша укып белдек тә ашкынып килдек. Чистартып, артыбыздан тәртип калдыру күңелдә канәгатьләнү тойгысы тудыра, – диләр Шәйхетдиновлар.
Рита һәм Валерий Әмирхановлар да (йорт хуҗасы пенсиядә) өмәгә зур теләк белән килгән.
Авыл Советы депутатлары Фәния Сәлимова (тормыш иптәше Әбүзәр дә шунда), Урал Ирназаров, Эльвира Газизова шулай ук активлык күрсәтте.
Бу чара чын мәгънәсендә зур эш булды. Мондагы чүп-чарны җыеп бетерү өчен өмәчеләр бик тырышып эшләде. Чакмагыш авыл Советы тракторчысы Тәлгать Яхин «Беларусь» арбасына төяп ташып торды. Өмәдән соң буа буе балкып киткәндәй булды. Инде шуннан соң да аны чүпләмәсеннәр, гүзәллекнең кадерен җибәрмәсеннәр иде.

Әзерләде: Зифа Галиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: