» » Китмик әле яшьлек иленнән

Китмик әле яшьлек иленнән

9-07-2016, 09:19 | Төрлесеннән | Просмотров: 424 | Комм.: 0
“Ак алъяпкычларда
ак канат”, – дип,
Җырлап чыгып киткән
безнең юл.
Ак канатлар иңдә,
гиздек дөнья,
Үтеп киткән инде 50 ел!

Без 1966 елда районыбызның иң алдынгы мәктәбе булган Иске Калмаш урта мәктәбен тәмамладык. Хәзер барыбыз да өлкән яшькә җиттек. Әмма укыган мәктәбебезне, яраткан укытучыларыбызны, соңгы кыңгырау чыңын, сыйныфташларыбызны һәрчак сагынып, очрашулар булыр әле дип яшәдек.
Менә без очраштык. Бу минутлар-да без кичергән хис-тойгыларны бернинди сүз белән дә аңлатып булмыйдыр ул. Бу мизгелнең һәр минуты безне еракта калган, әти-әни кочагында, укытучыларыбызның хәстәрлегендә үткән балачагыбызга алып кайта. Уйландыра, искә тө-
шерә, күзләрне яшьләндерә, безнең 50 елдан соң очрашу тәэссо-ратларыбызны арттыра.
Очрашуга күп сабакташларыбыз килгән. Һәрберсе шундый якын, ягымлы. Чәчләргә чал төшкән, олыгайганбыз, ә күңел яшь әле, күзләрдә ялкын икән, бу — үзе зур бәхет. Билгеле, гомер сукмакларыбызны маңгай сырларыбыз күрсәтеп тора. Без дә балачак, үсмер елларына кайтып, күңелдәге хатирәләрне уртаклашырга җыелдык.
Соңгы кыңгырау бәйрәмендә безне “Китмә, сандугач” җыры белән Саҗидәбез озатты. Ә бүген ул шул җыры белән каршы да алды. Ул җыр районыбызда гына түгел, республикабызда зур абруй казанган мәктәп директорыбыз Заһит Ризван улы Янбухтин, сый-ныф җитәкчеләребез Раяна апа Дәүләтшина, Хәя апа Латыйпова һәм башка укытучыларыбызның әйткән сүзләрен, киңәшләрен ис-кә төшерде. Аларның без кеше булсыннар дип тырышулары, дәрес бирүләрен күз алдына китерде. Без аларга чал чәчле башларыбызны иеп, рәхмәт хисләребезне җитке-
рәбез. Бу рәхмәтләребез укытучы-ларыбызның картлык көннәрендә сәламәтлекләрен, шатлыкларын арттырсын, ә бакыйлыкка күчкән-нәренә дога булып барсын. Күп кенә укытучыларыбыз һәм унбер сыйныфташыбыз вафат булганнар. Аларны без бер минут тын торып, искә алдык.
Очрашуның икенче өлешен мин “Гомер бит ул – бер тәгәрмәч, әйләнә дә әйләнә…” дип атадым һәм журналдагы исемлек буенча очрашуга килгәннәрнең һәрберсенә сүз бирдем. Узган гомер юлларында күп күрелгән, әмма яхшылыгы, уңышлары күбрәк. Сабакташлар очрашуын оештыруда башлап йөрүче Тимербай Батыршин мәктәптә үк табигый сәләтләрен арттырып, юга-ры белем алып, төрле җитәкче ва-зыйфаларда эшләде. Хаклы ялга чыктым дип, тик ятмый, җәмәгатьчелек эшләренең үзәгендә кайный. Әле дә “Идел” музыкаль ансамблендә баянчы. Чакмагышта Рәмилә белән үрнәкле гаилә булып яшиләр. Гүзәл белән Равил Мортазиннар да бу очрашуны оештыру өчен күп көч салдылар. Алар туган авылларында гомер итәләр. Равил – колхозыбызның иң алдынгы хезмәткәре, гәзит бит-ләреннән, мактау такталарыннан төшмәгән, күп бүләкләргә лаек. Ул – колхозыбыз уңганы булса, Гүзәле – Иске Калмаш урта мәк-тәбенең алдынгы математика укытучысы булды. Суфиян Тимашев та башта колхозда, аннан нефть кудыру станциясендә эшләде. Фәридәсе Иске Калмаш участок больницасында хезмәт салды. Марс Мөхәммәтдинов та туган авылында, төп нигездә яши. Ул да нефть кудыру станциясендә эшләде. Флүр Тимашев та авылыбызда яши. Нефть кудыру станциясендә эшләде. Динә белән матур гомер кичерәләр. Мансур Сакаев та авылыбыздан китмәде. “Башнефть”тә эшләде. Шәрифулла Дәүләтгәрәев туган колхозда, аннан нефть кудыру станциясендә хезмәт салды. Фина Җәлилова, Гыйффәт Тимаше-ва район үзәгендә яшиләр. Фина механика заводының балалар бакчасында эшләде, Гыйффәт тә Чакмагыш механика заводында алдынгы эшче булды.
Мин, Әфидә Еникеева, Тозлыкуш авылына тормышка чыктым. Укытучы булып эшләдем. Шулай ук берничә ел авыл Советында да эшләргә туры килде. Тормыш иптәшем Фәрит –агроном. Әле дә җәмәгатьчелек эшләрендә катнашабыз.
Киткәннәргә үпкә белдермәгез,
Мин үзем дә шул ук нәселдән.
И туган як! Татлы төш кебек син,
Мәңге чыкмас уем-исемнән, – дип язды Рим абый Идиятуллин. Безнең сыйныфташларыбызны да язмыш төрле тарафларга алып киткән. Алар да талпынып очрашуга килгәннәр. Читтә яшәсәләр дә, туган мәктәпләрендә алган белем, тәрбия аларга юлдаш булды.
Ранис Кашаев Уфада нефть эш-кәртү заводында җитәкче булып эшләде. Зөлфирәсе – табибә. Пенсиягә чыккач эшкуарлык белән шөгыльләнделәр. Әле авылда әти-әни нигезенә зур йорт салалар. Фларид Кудрячев – Нефтекама шәһәрендә зур төзелеш оешмасы җитәкчесе. Очрашу табынының башыннан азагына кадәр кулыннан баяны төшмәде, өздереп җырлый. Очрашу үз биеклегендә үтсен дип күп тырышлык та салган. Саҗидә Гафарова Дүртөйле шәһәрендә яши. Күп еллар укытучы булды, аннан соң кадрлар бүлегендә эшләде. Саҗидә – гомер буе сәхнә сандугачы ул. Бер генә концерт та, бәйрәм дә аңардан башка үтми диярлек. Тозлыкуш-ның да, Дүртөйленең дә йөзек кашы ул. Лена Бәһаветдинова Уфа шәһәрендә яши. Авиация институтында эшләп хаклы ялга чыкты. Улы-килене журналистлар. Ринат Абдуллин Бирск шәһәрендә Урман хуҗалыгы идарәлегендә баш белгеч булып эшләгән. Мәхтүмә Галләмова Кушнаренкода яши. Район Советында баш бухгалтер булып эшләгән. Рина Тимашева гаиләсе белән озак еллар Себер якларында яшәгән. Хәзер Нөрлегә кайтып яшиләр. Ул да бухгалтер булып эшләгән. Раил Макулов “Газпром” идарәлегендә баш белгеч булып эшләгән. Рәис Мохтаров та Себер якларында яшәгән һәм эшләгән. Әлеге көндә гаиләсе белән Алексеевкага кайтып төпләнәләр. Сабит Нурисламов та Уфа шәһә-рендә җаваплы вазыйфалар баш-карган. Сыйныфташларым тормышта үз юлларын табып, намус белән үткәннәр. Күбесе югары, махсус урта белемле, һәрберсе үзләре сайлаган һөнәрләре буенча хезмәт иткәннәр. Матур гаилә корып, балалар үстереп, хәзер нәнәй-картәтәй, ә кайберләре карт картәни, карт картәти булып та өлгергәннәр. Бу – бик зур сөенеч. Барыбыз да сау-сәламәт булып, картлык шатлыкларына төренеп, балаларыбызның сөенечләрен күреп, Ходай биргән гомеребезне әрнү-сызлануларсыз үтсәк иде әле, дусларым!
Үкенерлек түгел үткәнебез,
Ныклы үттек хезмәт юлын без.
Хезмәтебез игелеген күреп,
Үтсәк иде картлык чорын без.
Әфидә Еникеева-Латыйпова, Тозлыкуш авылы.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: