Башымдагы ак чәчләрем – минем гомер чәчәгем!
22-10-2015, 10:35 | Төрлесеннән | Просмотров: 451 | Комм.: 0
Табигатең ала һәркем
һушын:
Матур язын, көзен,
җәен, кышын.
Синдә генә сайрый
бәхет кошым,
Туган авылым минем,
Тозлыкушым!
һушын:
Матур язын, көзен,
җәен, кышын.
Синдә генә сайрый
бәхет кошым,
Туган авылым минем,
Тозлыкушым!
Фәнис Әмирханов.
Бу шигырь юлларын туган ягында үз бәхетен табып, аңа тугрылыклы хезмәт итүче укучым Фәнис язган. Горурлык хисләре белән аның шигырьләрен укып утырдым да, бу гаилә тормышын, анда үскән балаларны күзаллап, шулай ук зур гаилә бәйрәмнәре якынлашуын исемә төшереп, мәкалә язарга уйладым.
…Каразирек авылында 7нче классны тәмамлаган бер кыз бала ферма мөдиренә эш сорап килә. Ферма мөдире, аның җил иссә дә очып китәргә генә торган арык гәүдәсен, юка беләкләрен күз алдыннан кичергәч:
–Ай-һай, сеңелкәш, булдыра алырсыңмы икән, эш бик авыр бит? Абзарлар да иске, маллар йончу. Ачтан егылып, үлә-нитә калсалар, бөтенесе үз өстеңә. Курыкмасаң, кил, бозаулар карарсың, – дигән.
Авылдашым, сәхнәдәш – ахирәтем Фәния Фазылбәк кызы Әмирханованың хезмәт биографиясе нәкъ шулай башланып китә. “Безгә, сугыш чоры балаларына, рәхәтлектә җәйрәп үсәргә насыйп булмады. 1955 елларга кадәр юньләп икмәк күрмәдек, ачлы-туклы яшәдек. Әтием сугыштан кайтмады – 27 яшендә батырларча һәлак булды. Орел шәһәрендә җирләнгән ул. Әниебезгә җигелеп дөнья көтәргә калды. Аның ничек интеккәннәрен сөйләргә сүз дә таба алмыйм”, – ди Фәния апа, күз яшьләренә төелеп.
Буынында көч тә утыртмаган кыз баланың фермага эш сорап килүе – үзе бер батырлык. Гаиләгә терәк булу, үз-үзен карарлык дәрәҗәдә хезмәт итү бу чор балаларының күбесенә хас. Ул елларда малчылык тармагында эш авыр, фермаларда хәлләр шәптән булмаган. Эш тә каты, кырыс: таңнан-таңгача, айлар дәвамында ялсыз эшләгәннәр. Каразиректә ул бозавын да, дуңгызлар да караган, берничә ел Ленинград өлкәсенә торф чыгарырга да йөргән әле.
1960 елда Тозлыкушның уңган, чибәр егете Фидан Әмирханов белән чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Фидан абый да ишле гаиләдә тәрбиялә-
неп үскән. Аның әтисе Мөхәммәтҗан абый, әнисе Миңсылу апа Фәния апаны үз кызларыдай күреп яшиләр. Тормыш юлын үткәндә дә өлкән-
нәрнең ярдәмнәрен күреп, яратуларын тоеп торалар. Үзләре дә аларга бик ихтирамлы, игътибарлы булалар. Аларны, барлык туганнары бе-
лән бердәм булып, тәрбиялиләр – картлык көннәрен шатлыкта үткәрүдә өлешләре зур.Фидан абый да бик уңган, булдыклы ир-егет булды. Әле дә авылдашлары аңа рәхмәтле, чөнки авылыбызга “зәңгәр ягулык” керткән вакытта көн-төн димәде, колхоз эчендәге генә түгел, хәтта тирә-күрше авылларны газ белән тәэмин итү өчен бөтен көчен салды. Шулай булмый ни, ул бит колхозда иң кирәкле һөнәр иясе – токарь иде. Аның кулыннан килмәгән эш булмагандыр, мөгаен: тракторчы да, тимерче дә булды, аккумуляторларны да көйләде, тәгәрмәчләр дә ямады, МТМ мөдире булып та озак еллар эшләде ул. Атказанган колхозчы, булдыклы рационализатор исемнәренә дә лаек булды хезмәт ветераны. Хаклы ялга чыккач та авылдашлары ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Өч дистә елдан артык авылдашларын кадерләп кәфенләп соңгы юлга озатуда катнашты, чире ныклап көчәйгәнче мәчеткә йөрде. Октябрь аенда аңа да 80 яшь тулган булыр иде, әмма абыебызга бу яшькә җитәргә насыйп булмады. Урыны җәннәттә булсын.
Аның тормышын дәвам итүче балалары бар. Фәния апа белән Фидан абый көн-төн колхоз эшендә булдылар. Балалары өйдә дә эшләделәр, фермага барып әниләренә дә булыштылар. Фәнис мал асларын тазартса, кызлары сыер савыштылар. Шуның өчен дә авырлыкларга чы-
дам, тырыш, уңган булып үстеләр. Укуга бик сәләтле, тырыш булдылар, тиешле белем алдылар. Аларны университет, техникумнарга беркем дә җитәкләп илтмәде, үз көчләре белән укыдылар һәм тормышта үз урыннарын таптылар, әле тырышып илебезгә хезмәт салалар. Туган илебез-
гә лаеклы ул һәм кызлар тәрбияләп үстергән ата-ана – гади колхозчылар бит алар! Менә кемнәргә дан җырларга кирәк бүгенге көндә.
Олы кызлары Рәфидә Уфада һөнәрчелек училищесын тәмамлады. Кемдер эш таба алмый интеккән елларда үз эшен ачып җибәрде. Бер генә минут та туктап тормаган терекөмеш кебек ул. Иптәше вафат булгач та, төшенкелеккә бирелмичә, балаларын үстерде, укытты. Хәзер оныкларын тәрбияләшә. Бер үк вакытта “Заря” хуҗалыгында районда алдынгы лаборантлардан исәпләнә.
Фәнис кечкенәдән үк үткер, уңган булып үсте. Әле укырга кермәс борын ук ул чактагы колхоз идарәсе рәисе Мөхәммәт агай Мостафин кабине-
тына иртән иртүк килеп кереп: –Мостафин абый, әткәй-әнкәйнең вакыты юк, эшкә киттеләр, ә сыер белән сарыкларга хәзер үк салам кирәк, – дигән. Билгеле, салам китергәннәр – китермичә мөмкинме соң “дөнья тоткасы” үзе килеп сорагач?! Бәләкәйдән тырыш, зиһенле, үткен малай бүген чын ир-егет – “дөнья тоткасы”. Чакмагыш мәгълүмат үзәге директоры, район гәзитләре мөхәррире. Үз эшенә мөкиббән киткән, райондашларыбыз алдында абруй казанган җитәкче ул. Укытучысы буларак, аның белән бик горурланам. Тормыш аның алдына да зур сынаулар куйды, әмма ул сынмады, сыгылмады. Ике баласын тәрбияли, аларны укытырга тырыша. Кызы үз юлыннан китте – университетта алдынгы студент булып исәпләнде, әле матбугат тармагында эшли башлады. Улы да, колледж тәмамлап, Чакмагыш сөт заводында тырышып эшләп йөри, читтән торып югары белем ала. Кече кызлары Зинира да тәүдә Бәләбәй педагогия училищесын, артабан Бөре дәүләт социаль-педагогия академиясен тәмамлады. Яңа Балтач авылының үтчәчәр егете Вазих Фаил улына тормышка чыгып, төп йортта нәнәй һәм биатай-бианай белән бергә соклангыч гомер кичерделәр. Нәнәсе белән биатасын кадер-хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар. Әлеге көндә кияү авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы булса, Зинира – мәктәп директоры.
Менә нинди алтын мирас кала Фидан абый белән Фәния ападан! Тормыш тормыш инде ул. Аның шатлыклы мәлләре бик күп, әмма сынаулары, авырлыклары да бар бит. Апага бала хәсрәте дә күрергә туры килде: уртанчы кызлары Гөлчирә 49 яшендә генә вафат булды. Тормышта булган авырлыкларны, сынауларны бер генә зарлану, канәгатьсезлек билгеләрен дә чыгармыйча җиңгән сөекле әниләрен, газиз кешеләрен яклап-саклап яшиләр бүген балалары-оныклары.
Фәния апа, Тозлыкуш фермасының алдынгы савучысы буларак, “Хезмәт ветераны” исеменә һәм күп Мактау кәгазьләренә, бүләкләргә лаек булды. Ә ул елларда сыерларны кул көче белән савалар иде бит. 25-30 сыерны көн дә кулдан саву бик күп көч һәм уңганлык таләп итә. Чыннан да, тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр бит. Бу мәкаль шушы чорда эшләгәннәр өчен бик туры килә. Әмирха-
новлар гаиләсе тормыштан канәгать булып, Ходайга шөкер итеп, бергә салып кергән йортларына шатланып, хәләл көч белән табылган малның кадерен белеп яшәделәр. Фидан абый вафат булгач, Фәния апа парын җуйган ана кош хәлендә калды.
–Бик авыр булды, әмма газиз кешемне – балаларымның сөекле әтиләрен, оныкларымның нечкә күңелле картәтиләрен үзем исән чакта кадер-
ләп җирли алганыма, аның рухына багышлап Коръән табыннары үткәрә алуыма, авылыбыз мәчетенә барып, анда картымның рухы шат бул-
сын дип хәерләр тарата алуыма сөенәм. Балаларым – аның дәвамы. Аларның игелекләрен, таянычларын, тоеп, уңышларына куанып яшим. “Әнкәй!”, “Нәнәй!”дип өзелеп торган балаларыма, оныкларыма, онык балаларыма көн-төн рәхмәтләремне укыйм. Исән, сәламәт кенә булсыннар инде, балакайларым! – ди Фәния апа.
Менә быел 24 октябрьдә Фәния апага 75 яшь тула. Әтиләренең рухларын шатландыручы, төп нигезне дәвам итүче әниләре өчен өзгәләнеп торучы балаларының янәшәдә булуы – аңа олы бәхет. Мондый кадер-хөрмәт һәр гаиләдә дә булсын иде ул. Картлыкта тагын ни кирәк: ягымлы караш, йомшак сүз, игътибар, ихтирам. Боларга кешеләр күркәм яшәү рәвеше белән генә ирешә ала.
Фәния апа! Балаларыңның, оныкларның игелекләрен күреп яшә. Алар синең өметеңне акларлар. “Ахирәтләр” төркеме исемнәре сине олы юби-
леең белән тәбриклибез. Матур очрашулар, күрешүләр булсын әле алда да.
Әфидә Латыйпова,
Тозлыкуш авылы.
Тозлыкуш авылы.
Похожие новости:
-
15.10.2015: Җәмгыять тормышы
Җир улы
-
01.10.2015: Җәмгыять тормышы
Ветеран һаман сафта
-
04.07.2015: Җәмгыять тормышы
Әтием истәлеген хөрмәтләп
-
23.05.2015: Район яңалыклары
Ветераннар хөрмәтенә күркәм тантана үткәрелде
-
16.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Русия Президенты котлавы тапшырылды