» » Әтием истәлеген хөрмәтләп

Әтием истәлеген хөрмәтләп

4-07-2015, 16:27 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 724 | Комм.: 0
Әтием истәлеген хөрмәтләп
17 яшеннән сугышка китеп, Сталинград янында каты яраланган Бөек Ватан сугышы ветераны Фатих Хәбибрахман улы Идрисов-ның якты истәлегенә багышлыйм.
Бөек Җиңүгә 70 ел тулган көннәрдә мин дә кулыма каләм алдым. Җаннарны тетрәндергән сугыш афәте – җимерек шәһәрләр, яндырылган авыллар, вакытсыз гомере өзелгән күпме газиз җаннар, исән калган гарипләр, хәбәрсез югалганнар, балаларын югалткан әниләр, тол хатыннар, ятим балалар… Бу коточкыч вакый-галар кемнең генә өенә керми калды икән…
Әтием, Аблай авылында туып үскән егет, 17 яшендә сугышка китә
. Полководец Константин Рокоссовский командалыгындагы армия сос-тавында Сталинград сугышына эләгә. Сугыш турында сөйлә әле, дип ялынсак та, ул эндәшми кала иде. “Сугыш турында тетрәнүләрсез сөйләп булмый, аны беркемгә дә кабат күрергә язмасын”, – ди иде. Дон елгасын йөзеп чыгуларын: “Разведкага йөрдем шунда әзрәк”, – дип кенә куя иде. Бер тапкыр да мәктәпкә очрашуларга йөрмәде, мин – яугир, ихтирамга лаеклымын, дип күкрәк кагып яшәмәде. Нинди генә җаваплы, җитди задание булмасын, аны үтәргә алынучы һәр 3 разведчикның берсе безнең әтиебез була. Чираттагы һәр заданиегә киткәндә командиры: “Грудь в крестах или голова в кустах”, – дип кисәтеп кала.
Бирелгән бурычны уңышлы үтәп кайтканда ул чактагы Сталинград өлкәсе Чкалов районындагы бер авылда канга баткан, кулын снаряд өзгән кыз баланы таба. 3 яшьләр тирәсендәге баланы әти күкрәгенә кыса һәм үзе белән ала. Бала елаган тавышка немецлар ут ача. Куллары-аяклары бик нык яралаган әтиебез иптәшләре белән алга баралмый. Поляк дусты пан Лакута, баланы алып, әтиебезне солдат мәетләре белән күмеп: “Идрисов, я вернусь, жди”, – дип үзебезнең якка кайтып китә дә, 2 тәүлек узгач, әтиемне эзләп табып, үзебезнең якка алып чыга. Ташкент госпитальләрендә яраларын ямап, яугир әтиебез Аблайга кайта. Сугыштан кайтучы авылдашын күреп, Закир абый сөенчегә йөгерә: “Фатих абый сугыштан кайтып килә!”, – дип сөенчели өй түрендә ярма аралап утырган апага. Апа кузгалмый да. Закир абый тагы кабатлый: “Фатих абый сугыштан кайтып килә!” – ди. “Кайткан икән – кире китмәс”, – дип салкын гына өй түрендә каршы ала әтиебезне үги әнисе.
Түбән җаннарга исе китмәде, авыр чакта юлдашын ташламады. Сабыр холыклы, түземле, ярдәмчел әтиебез инәебез Хәмдия белән бик матур яшәделәр, 5 бала үстерделәр. Күршеләр кадер-хөрмәт белән аларга Ак бабай, Акъәби дип дәшәләр иде. Хәзер инде алар арабызда юк. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын иде, дип телибез. Җиңү бәйрәме алдыннан әтием истәлегенә багышлап шигырь яздым, рухлары шат булса иде:
Туган йортка кайттым әле менә,
Назга тулы җылы өебез.
Нурлар сибеп торган тәрәзләрдән
Моң агыла – милли көебез.

Бөтен җирдә әти салган эзләр
Истәлекләр булып калдылар.
Өй түренә элгән пинжәгендә
Медальләре уйга салдылар.

Кулларында – тирән җәрәхәтләр,
Сугыш салган авыр яралар.
Ул көннәрне онытмагыз, диеп,
Гомер буе озата баралар.

Комган тотып кулын юган чакта
Сулар сала идем яраңа.
Су тамчысы – гүя күз яшьләре –
Хатирәләр булып яңара.

Кич утыра идек эшләр беткәч,
Сөйләшеп лә дөнья хәлләрен.
Искә алып ерак үткәннәрне,
Тормышларның авыр мәлләрен.

Сөйләшәсем килде тагын бер кат
Ниләр күрдең, диеп, сугышта.
Эндәшмәде әти, уйга калды,
Ә күзләре – тулы сагышта.

Күз алдына китердеме икән
Дон сулары ничек акканын.
Кичкән чакта яугир дусларының
Яраланып суда батканын.

Искә алды микән бу вакытта
Разведкадан исән кайтканын.
Ничек итеп сугыш яланында
Бер бәләкәй бала тапканын.

Каян килгән бала бу яланга –
Кемне эзләп кемнең эзеннән?!
Аямаган сугыш сабыйны да –
Снарядтан кулы өзелгән.

Кулларына алып, әтекәем
Күкрәгенә кыскан, юаткан.
Елый бала өзеп үзәкләрне,
Ә немецлар аңа ут ачкан.

Яраланган кулы, аяклары –
Каны агып, тулган итеге.
Күз алдыннан узган туган ягы,
Туган йорты, туган бишеге.

Поляк дусты горур пан Лакута,
Нарасыйны кулга алдырып,
Солдат мәетләре белән күмеп,
Әтиемне киткән калдырып.

Иң тәүлек үткәч, эзләп тапкан –
Шундый булган милләт дуслыгы.
Бернәрсәдән алар курыкмаган,
Булмаган шул күңел бушлыгы.

Яраларын ямап госпитальдә,
Юлы төшкән туган якларга.
Насыйп булган туган авылының
Урамыннан сөенеп атларга.

Закир абый киткән сөенчегә –
Йөгергән ул, хәле калмаган.
”Кайткан икән – кире китмәс”, — диеп
Үги әни каршы алмаган.

Авырлыклар күпме кичерсә дә,
Бирешмәгән әти, сынмаган.
Баш имәгән беркем каршында да,
Язмыш аны каты сынаган.

Рухы көчле, күңеле чиста иде,
Безне дә бит шулай өйрәтте.
“Хәлең ничек, балам?” – дия кебек
Туган йортта элгән сурәте.

Юк инде ул безнең арабызда,
Бик сагынам, ни хәлләр итим?!
Урының булсын оҗмах түрләрендә,
Изге җанлы газиз әтием.

Әзерләде: Заһира Нурмөхәммәтова

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: