» » Бүгенге тормышыбыз – оҗмах

Бүгенге тормышыбыз – оҗмах

30-05-2015, 10:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 496 | Комм.: 0
Бүгенге тормышыбыз – оҗмах
Районыбызда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар үткәрелү дәвам итә. “Мин синең белән, ветеран” акциясе дә бездә киң җәелдерелде. 21 май көнне аның кысаларында муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты, яшьләр үзәге, “Җиңү” хәрби-патриотик клубы, “Яшьләр гвардиясе” республика берләшмәсенең райондагы бүлеге, Иске Калмаш урта мәктәбе укучылары һәм без – “Игенче” редакциясе вәкилләре Иске Калмаш авылында гомер кичергән ветеран Нәҗип Хәмәдияр улы Хисмәтуллин янына бардык.
Хөрмәтле Нәҗип абый һәм аның тормыш иптәше безне якты йөз белән каршы алдылар. Мәктәп укучылары Нәҗип абыйны уратып алып, янәшәсенә утырды. Орден-медальләрдән сыгылып торган костюмын кигәч, ул тагын да күркәмләнде. Безгә ул үзенең ач-ялангач балачак еллары, михнәтле сугыш чорына туры килгән яшьлеге турында сөйләде. Нәҗип абый 17 яшеннән үк Ерак Көнчыгышка хәрби хезмәткә чакырыла, аннары Себер якларына җибәрелә. Каһәрле сугышның бар авырлыкларын кыю җиңеп чыгып, фашистларга каршы батырлыклары өчен санап бетергесез орден-медальләр белән бүләкләнеп, 1950 елда туган якларына кайта.
“Бүген без үзебезне бөтенләй икенче дөньяда яшәгән кебек хис итәбез. Чөнки безнең балачагыбыз вакыты белән әлеге рәхәт тормышны чагыштырырлык та түгел. Бүген без оҗмахта яшибез!” Шушы сүзләре белән Нәҗип абый укучыларга ныклы саулык, тырышып укырга, физик яктан нык булырга, начар гадәтләргә тартылмаска дигән теләкләрен җиткерде.
Инде 90 яшькә җитеп килүенә карамастан, Нәҗип абый шигырьләр яза, үзе компьютерда җыя да. Аларның берничәсен ул безгә дә укып ишеттерде. “Икмәк”, “Карчыгыма” шигырьләрен яттан укып башкарганда аның яхшы хәтеренә һәм осталыгына хәйран калдык. Әйе, шигырьләренең һәр сүзе йөрәге түреннән уелып чыга, шуңа күрә дә аның юллары онытылмый, чөнки сугыш елларында булган михнәтләрне онытырга мөмкин түгел. Күңеленнән якты моң кебек агылган шигырьләрен тыңлап үткәч, Нәҗип абыйның күзләре сагыш белән тулды. Ул безгә искә алып килүебез өчен рәхмәтләрен җиткерде. Соңыннан аның белән бергәләп истәлеккә фотога төштек.

Әзерләде: Лиана Ханмурзина.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: