» » Ветеран һаман сафта

Ветеран һаман сафта

1-10-2015, 11:30 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 428 | Комм.: 0
Бу язмада сүз барачак гаилә әгъзалары – гади авыл кешеләре. Рәҗәп авылында туып үсеп, шунда ныгынып, яшәп-эшләп гомер итүче Радик Әюп улы һәм аның гомер гомер юлдашы Земфира Гаяз кызы Хаҗиповлар алар. Тәү карашка гади генә булсалар да, башкалардан уңганлыклары-булганлыклары, тырышлыклары, хезмәт сөючәнлекләре, тормышны, дөньяны ярата белүләре белән аерылып торалар.
Аларның шундый булуы һич гаҗәп түгел: Радик та, Земфира да зур-ишле, хезмәт сөючән гаиләдә үсә. Радикның әтисе — фронт юлларын кичкән Бөек Ватан сугышы инвалиды, балаларында кечкенәдән үк хезмәткә хөрмәт, сөю тәрбияләп үстерә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Бакалы һөнәрчелек училищесында машинист-тракторчы таныклыгына ия булган егетне армия сафларына чакыралар. Венгриядә хезмәт итеп, дөнья күреп кайткан егеткә артабан кайда китеп эшләргә теләсә дә, бар юллар да ачык була. Әмма әтисенең картайганын, сугыш яралары саулыгын нык какшатуын күреп, туган авылында гына калырга карар итә. Ул чагындагы “Коммунизм” хуҗалыгында сөтчелек фермасында эш башлый. Шунда ук сыер савучы булып эшләгән Земфира уңганлыгы, чибәрлеге белән егетнең игътибарын җәлеп итә. Озак та үтми, яшьләр язмышларын бергә бәйләп, гаилә коралар, матур итеп яши башлыйлар.
Яшьтән хезмәттә чыныгып үскән Радик эшендә дә сынатмый – авылдашлары һәм хезмәттәшләре белән уртак тел табып, килешеп эшли алуын, оештыру сәләтен күреп, аны ферма мөдире итеп үрләтәләр. Хуҗалык һәм ферма гел алдынгылар сафында гына бармаса да, төрле авырлык-уңышсызлыклар булса да, мондагы коллектив аеруча татулыгы, тырышлыгы, бердәмлеге белән аерылып тора, матур гына күрсәткечләргә ирешкән чаклары була.
Хаҗиповларның күркәм гаиләсендә дүрт егет һәм бер кыз яхшы тәрбия алып, әти-әнисенә бар эштә дә ярдәмләшеп үсте. Уллары-кызлары да бик уңган, кайсы эшкә генә тотынсалар да, җиренә җиткереп башкаралар. Земфира лаеклы ялга чыкканчы фермада сыер сауды. Эше авыр булуга карамастан, йорт-җирләре һәрвакыт пөхтә, өлгеле булды. Ә бит гаиләдә биш ир-егет, аларның өс-башларын гел чиста, бөтен итеп карап торды, барысына да җитеште, өлгәште. Табыннары да һәрчак мул, бәрәкәтле, чөнки алар абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрый, бакчаларында яшелчә-җимешне күп үстерә. Йорт-ихатада да тәртип, һәркайсы үз урынында, яз-көз чәчәкләр ямь биреп, балкып тора. Боларның барысы да – аларның хәләл, тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе.
Гомер итү – басу кичү генә түгел. Ни хәл итәсең, дөнья гел бәхет-шатлыклардан гына тормый. Адәм баласы кояшлы-якты көннәрне генә түгел, кайгы-хәсрәтен дә күрә. Ни кызганыч, алар йортының капкасын да кайгы җилләре урап узмады. Өлкән улларының фаҗигале үлеменнән соң озак та үтмәде, яман чир кече уллары белән дә мәңгелеккә аерды. Бу сынауларны җиңәргә, кайгыга бирешмәскә, югалып калмаска дигән максат белән яши алар. Йөрәк януын басарга бары тик хезмәт кенә ярдәм итә, ул коткара, җиңеллек бирә дип, өлкән яшьтә булуларына карамастан, тагын да ныграк эшкә чумалар. Радик хезмәт ветераны исеменә лаек булып хаклы ялга чыкса да, һаман да сафта, хезмәттәшләре арасында әле. “Эштә, коллективта гына юаныч-тынычлык, ныклык табып була”, – дип, “Байбулат” җәмгыятендә эшләп йөри. Гомумән, ару-талуны белмәс кеше. Без, туганнары өчен дә алыштыргысыз, киң күңелле якыныбыз ул. Хәзер инде 45 ел дәвамында туып-үскән авылыбызда барыбыз өчен дә ныклы терәк, сагынганда күз төбәп, туган йортыбызга кайткандагыдай каршы алыр кешеләребез булып торалар. Безнең өчен һәрвакыт капка-ишекләре ачык, йөзләре якты-нурлы, хөрмәтләре зур аларның. Туганнарыбызның шулай матур, җитеш тормышта яшәүләренә сөенеп туя алмыйбыз, артабан да тән сәламәтлегендә, иман байлыгында, җан тынычлыгында озын-озак еллар яшәсеннәр, кайгы-хәсрәтләр аларны урап узсын иде, дип телибез.

Туганнары Венера, Тәскирә.
Караидел, Бакалы.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: