Җир улы

15-10-2015, 12:10 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 527 | Комм.: 0
Җир  улы
Тозлыкуш авылы мәктәбенә өлкән пионервожатый булып эшкә килүемә дә илле елга якын вакыт үтеп киткән. Бүген горурлык һәм сөенеч белән шуны әйтәсем килә: авыл халкы, балалар мине бик тиз үз иттеләр, үзем дә алар белән ихластан аралаштым. Мәктәптә дә, авыл Советында эшләгәндә дә алар белән аңлашып, изгелекләрен, ярдәмнәрен тоеп эшләдем.
Эшемдә дә, тормышымда да ярдәм-киңәшләрен тоеп яшәгән үрнәкле, уңган, тату гаилә – Рәдиф абый белән Тәнзилә апа Мифтаховлар турында язарга ниятләдем. Октябрь аенда Рәдиф абыйга 80 яшь тула. Өч ел элек мәдәният йортында алтын туйлары да үткәрелде.
Рәдиф Садретдин улы 1935 елның 14 октябрендә Тозлыкуш авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Алты баладан икесе генә исән кала алар, дүрт туган кан чиреннән вафат була. Әтиләре Бөек Ватан сугышына китә, гаиләгә: “Хәбәрсез югалды”, – дигән кара кәгазь тапшыралар… Флүр абыйсы белән бергә бик яшьли колхозда эш башлый алар. Көтү көтәләр, ат җигеп көлтә ташыйлар, тракторда сабанчы булып эшлиләр. 1954 елда армия сафларына чакырыла, чик сакчысы булып хезмәт итә. Ил алдындагы бурычын намуслы үтәп, 1957 елда туган авылына кайтканнан соң Бакалыдагы тракторчылар әзерләү курсларында һөнәр үзләштерә. Көче ташып торган, уңган, чибәр егет җиң сызганып колхоз эшенә тотына. 1959 елда партия сафына кабул ителә. Җитәкчеләр кайда кушса, шунда эшли. Яшьләр белән аралаша белүен, эшкә сәләтле икәнлеген исәпкә алып, аны колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлап куялар. Егет монда да сынатмый, һәр эшне җигелеп тарта, алдынгылыкны бирми. Бригадир, склад һәм ферма мөдире булып та эшләде Рәдиф абый. Әмма күңеле җир эшен сагына һәм ул яңадан тракторда эшли башлый. Кукуруз да үстерде, аннан 22 ел гомерен чөгендер үстерүгә багышлады һәм районда һәрчак беренче урыннарны яулады. Хезмәте дәверендә гектарыннан 280-300әр центнер уңыш алуга иреште. Ул елларда бу иң зур күрсәткеч иде. Рәсеме Мактау тактасыннан төшмәде, хәтта аның исемендәге кубок та булдырылды. Колхоз идарәсенең, район һә республика җитәкчелегенең бик күп бүләкләренә лаек булды ул. 1982 елда зур казанышлары өчен районның “Почет китабы”на кертелде. Күчмә вымпел, “Урак батыры” дипломына да лаек булды. 1980 елда өстәмә эш итеп киномеханик вазифасын да йөкләттеләр аңа. Көндез – тракторда эшләде, ә кичен кино куеп авылдашларга мәдәни ял сәгатьләре бүләк итте. Бу эшендә дә алдынгылар сафында була, Бик күп Мактау грамоталары, социалистик ярышта җиңгән өчен Русия Федерациясе Дәүләт кино челтәренең җитәкчелегенең Дипломы белән бүләкләнде. 1993 елда “Елның иң шәп кешесе” булып таныла. Шул ук елны “Атказанган колхозчы” исеменә лаек була. Чөгендер үстерү остасы буларак дан ала, медаль белән бүләкләнә. Хаклы ялга чыккач та ике ел эшен дәвам итте, колхозга кулыннан килгәнчә башка эшләрдә дә ярдәм итте.
Рәдиф абыйның хезмәтендә шушы кадәр зур уңышлар яулавына, гаиләдә үрнәкле ир, хәстәрчел әти, нәнәсенә, әнисенә, Тәнзилә апаның да әнисенә итәгатьле, ярдәмчел ул-кияү булуында тормыш иптәше, “Рәдифем” дип өзелеп торучы Тәнзилә апаның тырышлыгы, сабырлыгы бәһалап бетергесез. Алар икесе дә – сугыш чоры балалары. Барлык авырлыкны, ачлыкны, ялангачлыкны, ятимлекне үз җилкәләрендә татыганнар. Күрше булып яшәгәнлектән, бер-берсен бәләкәйдән үк беләләр. Тәнзилә апа мәктәпкә Рәдиф абыйга ияреп йөри. Ул беренче сыйныфка төшкәндә Рәдиф абый җиденче класска бара. Җиденчене тәмамлагач Тәнзилә апа да фермада сыер савучы булып эшли башлый. Көндез эштә булсалар, кичен клубта очраша яшьләр. Яшьлек бит, барлык ару-талулар онытыла. Ул чорда китапханәдә Тәвилә апа Гайсина эшли. Ул яшьләрне оештыручы остаз, төрле мәдәни чараларны еш әзерли иде. Пьесалар куйганда Рәдиф абый белән Тәнзилә апа төп рольләрне башкаралар. Бер генә концерт-тамаша да алар катнашлыгыннан башка үтми. 1959 елда язмышларын бер итәргә ниятләп, өйләнешә алар. Төп йортта тормыш башлыйлар. Нәнәләре балаларны карарга, ә әниләре Әсма апа дөнья көтәргә булыша. Бергә бик матур, тату яши алар. 1972 елда картәниләрен тәрбияләп соңгы юлга озаттылар. 1984 елда Тәнзилә апаның әнисе Нәгыймә апаны да алып килеп, тәрбияләделәр, аның урыны һәрчак түр башында булды. эштән кайту белән Рәдиф абый аларның хәлләрен белеп, җылы сүзләре, ягымлы карашы белән күңелләрен күтәрә иде. Әбисен, соңыннан үз әнисен кадерләп соңгы юлга озаттылар.
Гаиләдә үзләре кебек уңган, акыллы, берсеннән-берсе матур биш бала тәрбияләп үстерделәр. Җәй көннәрендә биш гектар чөгендерне бергәләп утыйлар, 6 центнердан артык шикәр комы, иллешәр центнер икмәк алып эшләделәр алар. Җитәкчеләр дә аларның тырышлыгын күреп, лаеклы бәһаладылар: Рәдиф абый берничә тапкыр туристик сәяхәтләргә барса, Тәнзилә апа ял йортларында сәламәтлеген ныгытып кайтты. Колхоз, район, республика җитәкчеләренә рәхмәтләре зур аларның.
Гаиләдә дә, колхоз эшендә дә үрнәкле, уңган-булганнар булып танылалар. Тәнзилә апа 17 ел сыер сава, 11 ел колхоз ашханәсендә эшли. 5 ел мәдәният йорты директоры булып та эшләде. Үзешчән сәнгать осталары буларак та таныйдыр, мөгаен, аларны райондашлар. “Ахирәтләр” төркемен оештыручылар, олыгайганчы аның актив әгъзалары булдылар. Шундый бар яклап та килгән әти-әни тәрбиясендә үскән балалар тормышта үз урынын табып, белем алып, матур итеп яшиләр. Гөлфия күп еллар Тозлыкуш мәдәният йорты директоры вазыйфасында бик уңышлы эшли. Финал шофер да, тракторист та. Айдар хәрби хезмәт юлын сайлый. Гөлүсә, техникум тәмамлап, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Гөлнара сатучы һөнәрен үз итте. Һәркайсы матур гаилә кордылар, балалар үстерәләр. Әти-әниләренең таянычлары, ярдәмчеләре алар.
Әмма тормыш юлы гел шома гына булмый шул – язмыш бәхет-шатлыкларын да күп бирә, сынауларга да дучар итә. Һич көтмәгәндә-уйламаганда инсульт дигән явыз чир Рәдиф абыйны да бер мизгелдә телсез-хәрәкәтсез калдыра. Авыр чирле булса да, зиһене әйбәт, рухи төшкенкелеккә бирешмәскә тырыша, бар булмышын биреп чир белән көрәшә. Якыннарының хәстәрлеген, игътибарын, яратуларын тоеп, ничек тә савыктырырга тырышуларын күреп-сизүе аңа яшәү көче бирә. Табибларның да ярдәме зур. Гөлфиянең әтисен төн йокыларын йокламыйча каравы, Тәнзилә апаның азга гына да яныннан китмичә хәстәрләве, барлык балаларының рухи да, матди дә ярдәме Рәдиф абыйның “яңадан тууы”на сәбәпче булгандыр да, мөгаен. Газизләренең мондый хәлгә таруы аларның барысы өчен дә зур кичереш булды, әмма алар бергә-бергә, сынауларга бирешмичә яшиләр. Кече яшьтән үк кыенлыкларны җиңәргә өйрәнеп буын ныгыткан Рәдиф абый белән Тәнзилә апа гомер буена бер-берсен аңлап, мәхәббәтләрен саклап, хөрмәт-ихтирамда яшәделәр. Шуңа да гаиләләре сандугач оясына тиң. Аннан җылылык, яктылык, өмет, хис-моң агыла. Киләчәгегез матур булсын, сынауларга бирешмичә, балалар-оныклар игелеген күреп бәхетле яшәгез, кадерле Рәдиф абый, Тәнзилә апа! Ихтирамым зур сезгә.

Әфидә Латыйпова,
Тозлыкуш авылы



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: