Әйдәүчеләр булдылар, яхшыга рухландырдылар
12-09-2015, 09:32 | Район яңалыклары | Просмотров: 397 | Комм.: 0
Районыбызга 85 ел: «Игенче» архивыннан
Район икътисадын ныгытуда, якты бүгенгесенә җитүдә пропагандистлар, лекторлар һәм агитаторларның роле зур булды. Алар халыкның аң-белемен үстерү максатыннан даими эшләде. Аларны “Белем” җәмгыятенең район оешмасы туплап тотты, әзерләде, юнәлеш бирде.
Агитация-масса эшләре өчен авылларда унйортлар билгеләнде, терлекчелек фермаларында, машина-трактор мастерскойларында укулар оештырылды, хезмәт ияләренә ил һәм район яңалыклары, яңа казанышлар, алдынгы эш алымнары турында мәгълүмат даими бирелде. Кызу эш чорларында: язгы чәчү вакытында, урып-җыйганда агитаторлар хезмәтчәннәр янында булды. Ә бит агитация -масса эшләре җәмәгать башлангычында башкарылды. Партия, комсомол вожаклары, эш башында торучылар җитәкчеләр, мәктәпнең укыту-тәрбия бирү коллективлары, китапханә, мәдәният хезмәткәрләре — һәркайсы лектор, пропагандист, агитатор иде. Гомумән, коммунистик тәрбия бирүдә, социалистик ярыш ялкынын җәелдерүдә, җиңүгә дәртләндерүдә, алга өмет һәм ышаныч белән карарга өйрәтүдә җәмәгатьчеләр тынгы белми эшләде, фидакарьлек күрсәтте.
Әлеге фоторәсемдә сез актив җәмәгатьче, тынгысыз коммунистларның берсе Рәдиф Зариповны занятие үткәргәндә күрәсез. Әтисе – Социалистик Хезмәт Герое, “Победа” колхозы рәисе Хәмитҗан Камал улының данлы юлын дәвам итә ул. Мәктәпне тәмамлагач “Победа” колхозында төрле эшләрдә катнаша башлый, аннан Бакалы механизация училищесында укып һөнәр ала, туган колхозында, Имәнлекул МТСында эшли.
Берничә елдан Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә. Шуннан солдат хезмәтенә алына, бурычын үтәп кайткач укуын дәвам итә. Дипломга ия булгач “Авангард” колхозына җибәрелә, баш агроном була. Тырышлыгын күреп, Ильич исемендәге колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Дистә елдан артык шул вазифада эшләп колхозны үстерүдә лаеклы өлеш кертә. Колхозы гөрләп тора, Бөтенсоюз, Бөтенрусия, Башкортстан буенча ит, сөт җитештерүдә, иген үстерүдә алда бара. Күчмә Кызыл Байрак ильичлылар кулында була.
Рәдиф Хәмитҗан улы хезмәтенең соңгы елларында Чакмагыш районының салым инспекциясе начальнигы вазыйфасын башкарды.
Фидакарьлек күрсәтеп эшләгән өчен Социалистик ярыш җиңүчесе, бишьеллыклар алдынгысы билгеләренә, Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш, бронза медальләренә лаек була, Мактау грамоталары, Дипломнар белән бүләкләнә.

Әзерләде: Зифа Галиева.
Похожие новости:
-
01.09.2015: Авыл хуҗалыгы
Булдыклылар дәвам итә
-
08.08.2015: Район яңалыклары
Уңыш — 37 центнердан югары
-
14.04.2015: Район яңалыклары
Вакыт белән исәпләшмиләр
-
04.04.2015: Район яңалыклары
Исемнәрен искә алабыз
-
28.03.2015: Район яңалыклары
Районыбызның хөрмәтле кешесе