Уңыш — 37 центнердан югары
8-08-2015, 10:00 | Район яңалыклары | Просмотров: 411 | Комм.: 0
Валерий Соколов җитәкчелек иткән җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте эшчәннәре авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә районда алдынгы урынны тота, һәр ике тармакта да икътисадый күрсәткечләр яхшыра бара. Әле басуларда хезмәтнең кайнаган чагы. Мал азыгы хәзерләү дәвам итә: яхшы сыйфатлы печән тупланды, сенаж салына. Бүгенге көнгә һәр шартлы малга 19 центнерга якын азык берәмлеге тупланды.
Урып-җыюга җитди әзерләнгәннәр. Биредә авыл хуҗалыгы техникасы югары җитештерүчәнле, сакчыл файдаланыла. Һәр елны машина-трактор паркы яңалары исәбенә тулылана бара. Кадрларга кытлык юк, күпчелеге — тәҗрибәле, тырыш кешеләр. Барчасы да көйле булгач, бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю да дәррәү башланды. Гектар куәте 37 центнердан арта.
Без килгәндә дистәләгән комбайн Рәҗәп яны басуында уҗым арышын сугуны тәмамлап киләләр иде. Агроном Илнур Шәйхелисламов белән әңгәмәләшеп алдык. Ул – Чакмагыш егете, Тимирязев исемендәге академияне тәмамлаганнан соң, 2013 елда эшли башлаган.
–“Базы” кооперативының алда баруын белә, эшләре белән кызыксына идем. Үзем сайлап, теләп килдем, районның зур тәҗрибәле белгече, Башкортстан Республикасының атказанган агрономы Борис Данилов кебек остазлардан эшкә өйрәнеп, бер ел шунда хезмәт салдым. Хәзер менә “Байбулат” җәмгыятендә сайлаган һөнәрем буенча эшемне дәвам итәм. Эшчәнлегемдә һәрчак җитәкчелекнең ярдәмен тоям, механизатор кадрлар белән дә килешеп эшлибез. Һәркайсы күбрәк эшләп калырга тырыша, кайсы алда дип тә булмый хәтта — тигез, ырамлы эшлиләр, – ди ул.
Уракта катнашучыларның да кәефләре яхшы. “Акрос” комбайнына идарә итүче Анатолий Алешинның фикере уңай.
–11 ел комбайнда эшлим, Гусеводан килеп йөрим. Тырышлыгыбызны бәһалыйлар, тиешлесен вакытында ала баргач – күңел үсә, эшлисе килеп тора, – ди ул.
Сүз уңаеннан шуны да әйтик, биредә хезмәткә түләү югары: узган ел аена уртача 18868 сум тәшкил итте.
Басу эшләрендә катнашучылар өчен ярыш шартлары эшләнгән. Аңа даими йомгак ясала. Мәсәлән, 27 июльдән 4 августка кадәр башкарылган эшләр нәтиҗәсе буенча берничә дистә кешегә премия итеп ашлык фуражы бүленгән дә инде. Иген уңган, комбайн бункерлары тиз тула. Шоферлар Илнур Әхтәмов, Айрат Хәйретдинов, Радик Бохарбаев, Фидан Исхаков кемузардан алтын бөртекләрне ташый. Басу эшчәннәрен тукландыру әйбәт оештырылган. Ашлыгы сугып алынган салам төргәккә төрелә һәм басулардан чыгарыла, өелә бара, бушаган җирләргә кара буразналар сузыла.
Әзерләде: Зифа Галиева.
Похожие новости:
-
21.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Җаваплы чорда җаваплылык тоеп
-
07.05.2015: Район яңалыклары
Барың бердәй тырышкач
-
25.04.2015: Район яңалыклары
Җиң сызганып эшләр чак
-
14.04.2015: Район яңалыклары
Вакыт белән исәпләшмиләр
-
04.12.2014: Авыл хуҗалыгы
Бердәмлек уңыш китерә